Журнал «Безнең мирас»

Чыңгыз ханның «Олуг Яса»сы

«Олуг Яса» – Чыңгыз ханның безнең чорга ни оригиналда, ни тулы тәрҗемәдә килеп җитә алмаган кануннар җыелмасы. Аның турында фарсы һәм гарәп чыганаклары аша гына билгеле. Алардагы мәгълүмат Австрия тарихчысы, сәяхәтче, шәрык белгече Йозеф фон ХаммерПургшталь тарафыннан җентекләп өйрәнелгән. Шундый ук эшне соңрак И.Березин, Г.Хуорт һ.б. да башкара.

 

«Яса»ның эчтәлеге турындагы иң тулы язманы XV гасыр Мисыр әдибе Әл-Макризи калдырган дип санала. Барча интерпретация ясаучылар да, Пьер де Ла Круадан башлап В.Я.Рязановскийга һәм Г.В.Вернадскийга кадәр, мәгълүматны шушы чыганактан алалар. Шул ук вакытта, Д.Айалон фикеренчә, «Яса» хакындагы Мисыр хәбәрләре – фәкать автор уйдырмасы гына. Аныңча, Әл-Макризи мәмлүкләр хакимиятен хурлап күрсәтергә теләгән, шуңа күрә үз кануннарына татар-монгол юридик нормалары кертелүен расларга омтылган. Д.Морган һәм Д.Эгль кебек галимнәр дә шушы фикерне хуплый.

 

«Яса» – фәкать телдән әйтелгән тыюлар җыелмасы гына, әлеге «кануннар» юридик кодекс рәвешен алмаган, Чыңгыз хан тарафыннан билгеләнеп, соңрак Үгәдәй идарәсе елларында беркадәр тулыландырылган кагыйдәләр һәм табулар кампиляциясе генә дип исәпли Игорь де Рахевильц.

 

«Яса»ны П.Рачевский да өйрәнгән. Хан озак вакыт дәвамында әйтеп барган гыйбарәләрне һәм боерыкларны җыеп бару нәтиҗәсе дип атый ул аны һәм системага салынган юридик документ итеп санарга ярамый, дип искәртә. Синолог В.Васильев, фарсы тарихчысы Рәшидеддин хезмәтләре аша «Яса» белән танышканнан соң, аны шулай ук кануннар җыелмасы дип танудан баш тарта: болар – һәрбер Кытай богдыханы артыннан язылып барылган (яисә аныкы дип күрсәтелгән) һәм ул бакыйлыкка кичкәннән соң җыйнап чыгарылган язмаларның сыңары гына, ди. Әйтик, «Кансиның хикмәтле сүзләре» кебегрәк. («Википедия»дән.)

 

Күренгәнчә, Бөек Татария тарихын да, аның атрибутларын да бозып, кимсетеп күрсәтергә омтылучылар юк түгел. Әмма шундый зур мәмләкәтнең төгәл, бөтен җәмгыять өчен уртак булган хокуклар, гражданнар һәм дәүләт структуралары өчен бердәм кагыйдәләр системасыннан башка яшәвен күз алдына китерү гаять  читен. «Яса»ның бихисап чыганакларда телгә алынуы гына да аның чынлыгын раслап тора, шулкадәр җитди документны юк урында уйлап чыгару мөмкин түгел!

 

Тарих сәхифәләрендә «Белек» дигән кагыйдәләр җыелмасы да очрый. Кайбер чыганакларда «түрә» төшенчәсе дә күзгә чалына. «Яса» белән «Белек»не өйрәнүгә кагылышлы берничә җөмләне игътибардан кичерик: «XVI гасырда Шәркый Дәшт-и-Кыпчакта идәрә иткән Җүчи нәселе, үзбәкләр һәм үзбәкказакълар хакимнәре...» – дип языла чыгынакларда, мөһим эшләрне хәл иткәндә «Чыңгыз хан кануны...» яисә «Чыңгыз хан «Яса»сы кушканча» гамәл кылганнар. Бу документның кайбер маддәләре соңгырак заманнарда хокук кодексы рәвешен алган. Арада иң танылганнары – ойратларның 1640 елгы «Дала кануннары җыелмасы» һәм Тәүкә ханның «Җиде Җаргы» исеменә берләшкән кагыйдәләре (казакъларның XVII гасыр ахырына караган тарихи ядкяре).

 

Рәшидеддиннең «Елъязмалар җыентыгы»нда Чыңгыз хан чорындагы шундый гадәт яшәве турында искәртелә: олуг хаким әйткән сүзләрне көн саен язып барырга тиеш булганнар. Моның өчен ул еш кына рифмалашкан проза белән, «төзек һәм яшерен мәгънә салып» сөйләгән. Ары таба һәр күренекле чыңгызыйның үз битекчесе (сәркатибе) барлыкка килгән: Үгәдәй ханда (1241 елда вафат) бу вазыйфаны уйгыр Чыңкай, Чагатай хакимдә (1242 елда вафат) – «вәзир» кушаматлы кытай кешесе башкарган. Шуңа да карамастан, алардан соң «белек»ләр калмаган. Һәрхәлдә, бүгенге тарих фәне бу турыда белми. Җүчи ханзадәнең сәркатибе Коркүз яисә Бату хан чорындагы мөселман динле «олуг битекче» Хуҗа Надм әд-Дин хакында Җувайни хезмәтләрендә телгә алына...

 

Чыңгызыйлар һәм хәрби аристократия ел башында һәм ел азагында хан хозурына килеп, аның «белек»ләрен тыңларга тиеш булган. Чыганакта бу турыда менә ни диелә: «Тагын ул (Чыңгыз хан) әйтте: «Безнең фикерләрне тыңларга килеп, кире кайтып китүче төмәнбәкләр, мең вә йөзбашлар гаскәр белән җитәкчелек итәргә мөмкиннәр, ә инде үзенең тирмәсендә генә утырып, безнең фикерне ишетмәгәннәр, ташкынга эләккән таш хәлендә яисә камышлыкка атылган ук хәлендә: андыйлар югала, андый адәмнәр җитәкче була алмый». (Рәшидеддин, 1 нче том, 2 нче китап, 260 б.) «Белек»ләрне белү югары дәрәҗә саналган: әйтик, Кубылай хан вафатыннан соң тәхетне биләргә тиешле затны әлеге кагыйдәләрдән хәбәрдар булу дәрәҗәсенә карап сайлаганнар».

 

«Тимур кануннары»нда да (XV гасыр) гадел хөкемнең «Яса» нигезендә башкарылуы турында искәртелә.

 

«Яса» («җасак») – монгол теленнән «канун», «закон» дип тәрҗемә ителә. Бүгенге татар теленә аударганда аның мәгънәсе «Олуг канун», «Төп канун» булыр иде. Әйтелгәнчә, «Яса»ның оригиналь тексты сакланмаган, ул безнең чорга XIIIXV гасырларга караган нөсхәләр аркылы гына килеп җиткән. Әмма И.Н.Березин, В.В.Бартольд, В.Ф.Минорский, Г.В.Вернадский, Б.Я.Владимирцев, Ә.Карадауан хезмәтләре безгә әлеге документны күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

 

Әйтик, Әренҗән Карадауан кануннардагы хокук институтын һәм нормаларын реконструкцияли, шуның өчен ул чыганак текстларны шартлы рәвештә маддәләргә бүлеп, номерлар куеп чыга. Аныңча, «Олуг Яса» ике бүлектән һәм җәмгысе 87 маддәдән тора:

 

1. «Белек» (белем, зирәклек) – Чыңгыз ханның һәр очракка теоретик аңлатма рәвешендә әйтелгән хикмәтле гыйбарәләре, үз эченә 30 маддәне берләштерә;

 

2. «Яса» (җасак, канун) – административ, җинаять, гражданлык һәм гаилә хокукына караган, әмма төгәл тәртипкә салынмаган прецедентлар һәм аларны үтәмәгән өчен җәзалар җыелмасы, үз эченә 57 маддәне берләштерә.

 

«Чыңгыз хан төп кагыйдәләрне, аларны бозучыларга җәза ысулларын китапка яздырта, «Яса» дигән исем бирә. Китап тәмам эшкәртелеп беткәннән соң, ул (Чыңгыз хан) кануннар тупланмасын корыч такталарга чокып язарга һәм аны үз милләтенең кодексы итәргә боера», – дип яза Әл-Макризи.

 

Бөек Татариянең юридик институтлары исәбенә галимнәр «Түрә»не дә аерып кертә. Төрки-монгол дәүләтләрендә кулланылган хокук чыганаклары арасында бу, һичшиксез, иң серлесе һәм аңлашылмаганы, хәтта белгечләр өчен дә иң буталчыгы. Аның турында мәгълүмат теркәп калдырган чыганаклар гаять аз, алары да, бер-берсен тулыландырасы урынга, еш кына бер-берсенә капма-каршы килә. Әмма «Түрә»нең, ким дигәндә, бер (һәм, ихтимал, төп) кагыйдәсе безгә яхшы таныш: «Чыңгыз хан тарафыннан расланган тәхет биләү тәртибе буенча, бары тик аның торыннары гына бөек хан булу хокукын дәгъвалый ала. Әлеге васыять, «Түрә» дип аталган юридик институтка әйләнеп, берсүзсез, үтәлеп килә һәм Алтын Урданың хокук системасы өчен фундаменталь әһәмияткә ия була».

 

Җөмләдән, «түрә» сүзе хәзерге татар телендә дә еш кулланыла. Академик басмалар, тәгаен алганда, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», аның мәгънәләре арасында мондыйларын да күрсәтә:

 

1) җитәкче, эш башында торган кеше, башлык, чиновник, мәэмүр;

 

2) хуҗа, хаким; <…>

 

3) бор. гореф-гадәт, йола, тормыш кагыйдәләре, закон;

 

4) бор. суд, хөкем;

 

5) бор. судья. <…>

 

Без игътибардан кичергән материалларның барысы да татарларда юридик институтлар һәм нормалар системасының тирән тамырлы булуын раслый.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б. 4-6.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру