23 декабрь 2024 яңалыклары
-
Багъбостан ханым мәктәбе
1905 елгы инкыйлабтан соң Оренбургта (мәрхүм Гани байның тәшәббесе (тырышлыгы) белән ачылган Адамова мәктәбеннән башка) 1908 елда ачылган беренче кызлар мәктәбе Багъбостан ханымныкы булса кирәк. Бу ел ошбу беренче тәрбияле кызлар мәктәбе, үзенең мөстәкыйль хәятендә (тормышында) ун еллык гыйльми хезмәт дәверен калдырып, шәһәр химаясенә (карамагына) кертелде.