Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы

🏷 Admin

Татарча өйрәнәләр

 

Соңгы көннәрдә төрле совет мөәссәсәләрендә (оешмаларында) һәм халык комиссариатларында, урыс эшчеләрен татарчага өйрәтү эше яхшы юлга куела башлады. Саулыкны саклау халык комиссариаты белән Гадлия (юстиция) халык комиссариатлары бу эштә беренче урын тоталар. Саулыкны саклау халык комиссариатында татарча укучы урыс хезмәткәрләр татарча өйрәнүгә бик нык әһәмият бирә. Шушы көннәрдә генә андагы хезмәткәрләрне татарча укытыр өчен яхшы мөгаллим чакырылды.

 

Ләкин урысларны татарча укытуда гомуми бер җитешсезлек булса, ул да – бу бабта яхшы дәреслек һәм кулланмаларның булмавыдыр.

 

Татар телен гамәлгә куючы оешмалар моңар дикъкать итеп, тиешле кулланмаларны хәзерләү эшенә керешергә тиешләр иде.

 

«Татарстан». – 1923. – 12 декабрь. – Б.6.

 

Буш хат йөртү

 

Ачлык елларда ата-аналарын җуйган балаларга үзенең ата-анасын йә туганнарын табу җиңелрәк булсын өчен, балалар адресы өстәлләре арасында яки  балаларның ата-ана яки туганнары исеменә язылган хатлары буш йөртелергә карар кылынды. Бу хатлар почтага балалар адресы өстәленең разносный кенәгәләре һәм печате белән илтелергә тиеш.

 

«Татарстан». – 1923. – 18 декабрь. – Б.4.

 

Чыдар хәл юк, суык

 

Якшәмбе көн эштән бушагач, Тукай урамындагы Мәркәз шәрекъ көтебханәсенә кергән идем. Керсәм, ни күзем белән күрим: көтебханәдә хезмәт итүчеләр калын киемнәрдән, ике кулларын җиңнәре эченә тыгып, тешләрен шакылдатып, суыкка чыдый алмый калтырап утыралар.

Минем:

– Нигә болай туңып утырасыз, әллә якмыйлармы? – дигән сөалемә каршы алардан:

– Быел якканнары юк шул әле, утын китермәгәннәр, – дигән җавапны алдым.

Үзендә хезмәт итүчеләр чыдый алмаслык суык көтебханәгә читтән кем кереп укысын инде анда. Моңар сәяси аң-белем тарату баш идарәсе дикъкать итсен иде.

 

«Татарстан». – 1923. – 19 декабрь. – Б.4.

 

Мулланур Вахидов театрында

 

Көн 14 нче декабрьдә Мулланур Вахидов театрында яңа төзелгән татар артистлары коллективы тарафыннан «Бөрадәран Галимовлар» пьесасы сәхнәгә куелды. Коллективта сәхнә эшендә яхшы гына тәҗрибә күргән иптәшләрнең барлыгы күзгә бәрелеп тора.

Казанның бу эшчеләр түгәрәге күптәннән бирле сәхнә эшләренең яхшы куелуына мохтаҗ иде. Аитов, Уральский, Галиәсгар Камал һәм Ишми иптәшләр үз рольләрен яхшы үтәделәр. Ханымнардан канәгатьләнерлек уйнаучылары булмады.

Соңгы пәрдәдә кабакчы карт белән хезмәтченең үзара мөнәсәбәтләре сәхнәне балаганга әйләндерерлек дәрәҗәдә тупас чыкты. Бу исә коллектив режиссерының эшкә салкын карап, алдан хәзерлек күрмәвен белдерә.

 

Хәбәрче.

 

«Татарстан». – 1923. – 20 декабрь. – Б.4.

 

Татар теле гамәлгә куела

 

Татарстан Малия (финанс эшләре) халык комиссариатында һәм һәрбер бүлекләрендә гаризалар, урыс телендә кабул ителгән шикелле, татар телендә дә кабул ителә башладылар. Гаризаларга җаваплар да татар телендә биреләләр.

 

«Татарстан». – 1923. – 26 декабрь. – Б.4.

 

Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде. 

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б. 48-49.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру