100 ел элек татар дөньясы
Татар җырларын музыкага салуда яңа адым
5 елдан бирле татар авылларына йөреп, татар көйләрен җыю белән шөгыльләнгән һәм төрле халыкларның җырларын туплап, музыкага салган композитор-этнограф А.А.Эйхенвальд бу көннәрдә Казанга килгән иде. Ул, үзенең Казанда булуыннан файдаланып, җыеп эшләгән татар көйләреннән концерт ясарга исәпли. Концерт җомга көн Кызыл Яу сараенда булачак.
Эйхенвальдка кадәр дә берникадәр кешеләр татар җырларын музыкага салу һәм аларны музыка кагыйдәләре буенча эшләү белән шөгыльләнсәләр дә, муаффәкыятьле (уңышлы) нәтиҗәләр күрелгән юк иде. Эйхенвальд татар көйләрен нәкъ татар авызыннан чыккан рәвештә язып, оркестрга салганга күрә, аның бу концерты зур муаффәкыять белән үтәр дип уйлана.
«Татарстан». – 1923. – 1 август. – Б.4.
Беренче татар симфония кичәсе
3 августта «Кызыл гаскәр» сараенда композитор Эйхенвальд идарәсендә шәрык музыкасының симфония концерты булды. Кичә чын мәгънәсе белән халык моңнарының онытылып бирган җирләреннән терелү, татар музыкасының оста композитор каләме белән мәңгелек тактага язылуның тантаналы бәйрәме иде. Инде моннан соң, композитор Эйхенвальдның әйтүенчә, аның башлаган эшен дәвам иттерү өчен яшь татар композиторларының килүенә ышанасы килеп китте.
Программаның башында татар көйләре белән чагыштыру нияте белән алынган Кырым һәм Кавказ көйләре, Виноградов тарафыннан язылган халык каһарманы Буранбай кабере өстендәге шихан (курган) турындагы легенда, музыкага алынган фантазиясе уйналганнан соң, оркестр, татар көйләренә күчеп, «Каз канаты», «Окоп көе», «Салкын чишмә», «Мөслимә», «Туган ил», «Газизә балдыз»ларны уйнады.
Халык авызында төрле рәвештә җырланып, бездә бик гади саналган бу көйләр талантлы композитор идарәсендә барысы флейталарның моңлы тавышлары, уннарча скрипканың нечкә кыллары астыннан, чын-чыннан халык моңын ачып бирә. Аларның һәрбер аһәңе изелгән халыкның тирән тойгыларын, кайгы-шатлыкларын ачып бирә иде.
Үз моңнарын беренче мәртәбә симфонический оркестр кыллары астыннан ишеткән халык һәрбер көен зал яңгыратып алкышлап, «Каз канаты» көен тәкърарларга (кабатларга) мәҗбүр иттеләр.
Икенче бүлем алдында җырлаган Хәкимә Чамаева, Сара Садыйкова, Чамаевлар муаффәкыятьле чыгулары белән кичәнең тәэсирен тагын да тулырак ясап, рухны күтәрделәр. Зал, кичтән һава яңгырлы булуга карамастан, халык белән шыгрым тулы иде.
Ш.Г.
«Татарстан». – 1923. – 5 август. – Б.4.
Сәхибгәрәй хан ярлыгы турысында
Татарстан Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан хәзерге вакытта Сәед Вахидов кулында сакланмакта булган Сәхибгәрәй хан ярлыгын тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән иде. Шул комиссия үзенең шушы елның 5 августтагы утырышында бу хакта түбәндәге карарны чыгарды.
1. Хәзерге көндә Казан гражданы Сәед Вахидов кулында сакланып, Сәед Вахидов белән Мамадыш өязе Мамалай авылының гражданы Закир Яхин арасында низаглы булган, Сәхибгәрәй хан ярлыгын ике якның да рәсми тәкъдимнәре буенча, шул көннән Татарстан Советлар Җөмһүриятенең дәүләт милке итеп игълан итәргә.
2. Сәед Вахидовка, 1923 елның 8 августыннан да кичектермичә, югарыда күрсәтелгән ярлыкны һәм аның янында булган шәмаилне Мәгариф комиссариаты карамагындагы Гыйльми мәркәзгә китереп тапшыруны тәкъдим итәргә.
3. Хәзердән Гыйльми мәркәз хозурында өчле комиссия төзеп, Сәед Вахидовның ярлык хакындагы куйган хезмәтләрен карап чыгуны һәм шул юлдагы хезмәтне дәвам иттерү кирәк табылса, ярлыкны билгеле вакытка Сәед Вахидовка биреп тору мәсьәләсен хәл итүне шушы комиссиягә тапшырырга.
Махсус комиссиянең рәисе: Әхмәт Гомәров.
Сәркатибе: Заһит Нуркин.
Җыелышта булучылар: Фәтхи Бурнаш, Җамал Вәлидов.
Комиссиянең югары карарына риза булдык: Сәед Вахидов, Закир Яхин.
«Татарстан». – 1923. – 8 август. – Б.4.
Эшчеләргә бушлай спектакль
Бүген (10 августта) 40 нчы завод каршындагы Петров мәйданында төбәктәге бөтен эшчеләргә татар эшчеләре труппасы тарафыннан бушлай спектакль бирелә. Тамашада «Балалар һәм аналар» исемле инкыйлаби драма уйнала. Татар эшчеләре бу әсәрне килеп караулары тиешле. Труппа мөдире: Зәйни.
«Татарстан». – 1923. – 10 август. – Б.3.
Мулланур Вахитов хатирәсенә
22 августта бөек революционер М.Вахитовның үлүенә 5 ел тулу хатирәсе итеп, Мулланур Вахитов клубында Исхак иптәш Казаков тарафыннан аның тәрҗемәи хәле сөйләнеп, клуб каршында эшләүче татар драмтүгәрәге тарафыннан бушлай спектакль һәм концерт бирелде.
«Татарстан». – 1923. – 27 август. – Б.4.
Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.
"Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б. 20-21.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА