100 ел элек татар дөньясы
Мәркәз музейга әйберләр килү
Татар мәркәз башкарма комитетыннан һәм Халык мәгариф комиссариатыннан Мәркәз музейга Болгар һәм борынгы заманнардан калган әйберләр һәм Шәрык этнографиясе һәм сәнаигы нәфисәсенә (нәфис сәнгатенә) гаид материаллар килде.
«Татарстан». – 1923. – 2 июль. – Б.4.
Шәрык акчалары табылу
Тәтеш кантоны Краснополян волосте Монастырь авылында бер крестьян, үзенең бакчасын сукалаганда, бер савыт белән бакыр акчалар тапкан. Бу акчаларда шәрык язулары бар икән. Бу акчаларның үрнәкләре эшчеләр факультеты канцеляриясендә иптәш Векслиннан карарга мөмкин.
«Татарстан». – 1923. – 5 июль. – Б.4.
Яңа бистәдә клуб ачылды
Яңа бистәдә Татарстан сәяси аң-белем тарату баш идарәсе тарафыннан клуб оештырылып ачылды. Яңа бистәдәгеләрнең 70 проценты эшчеләрдән гыйбарәт булып, бу яңа ачылган клуб 11 мең кешегә хезмәт тидерәчәк. Яңа бистәдәге бу клубның бердәнбер сәяси аң-белем тарату урыны икәнен күздә тотып, баш идарә монда тырышып эш күрергә тиеш.
«Татарстан». – 1923. – 6 июль. – Б.4.
Татар театрын төзәтү
Узган кыш мичләре рәтләп эшләнмәү сәбәпле, «Октябрь революциясе» исеменә ачылган татар театры һәрвакыт суык булып, тамашачылар һәм артистлар өчен бик зур уңайсызлыклар тудырган иде. Театр идарәсе бу хәлне игътибарга алып, пар миче куйдыру чараларына кереште. Бу эшне башкару турында Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәйәте әгъзаларыннан иптәш Балтанов зур тәшәббес күрсәтә. Аның тырышуы буенча, театрны төзәттерү һәм мич куйдыру өчен Халык комиссарлары советы тарафыннан алтынлата 24 мең сумлык смета тасдыйк улынды. Хәзерге көндә хуҗалык оешмаларыннан аңар кирәк кадәр сумма турында чаралар күрелә. Театрны төзәттерү өчен, кирәкле материалларның кайсылары хәзерләнә башлады. Сезон ачылганга кадәр татар театрының җылынырлык бер хәлгә китерелүе көтелә.
«Татарстан». – 1923. – 10 июль. – Б.4.
Параховойда татар көтебханәсе
Бу көннәрдә генә Параховойда татарлар өчен көтебханә ачылды. Бик күп яңа китаплар китерелде. Ленин исемендәге заводтагы татар эшчеләренә китаплар укырга бушлай бирелә. Көтебханәдә уку бүлмәсе бар.
«Татарстан». – 1923. – 13 июль. – Б.4.
Мәкәрҗә ярминкәсенә баручылар дикъкатенә
Казандагы Сәүдә биржасы комитетына соңгы көннәрдә Мәкәрҗә ярминкә комитетыннан түбәндәге мәфһүмдә (эчтәлектә) телеграм килгән: «Ярминкә комитеты үткән елда ремонт ясалган, эчке яклары да яхшы төзәттерелгән йортларның барысы да бирелеп беткән, бирелмичә бу ел ремонт ясалган, эчке яклары да яхшы каралмаган йортларның гына калганын белдерә. Менә шуның өчен нык чаралар күрелеп, үз шәһәребездәге сәүдә берекләренә кичектермичә килеп, йортлар алып куярга, аларның эчке төзелешен яхшырту өчен вәкилләр җибәрергә ашыктырыгыз, шуның белән бергә, кайсы фирмаларның ярминкәгә килүе хакында ачык рәвештә телеграм сугыгыз!» – димәк. С.Рәмиев.
«Татарстан». – 1923. – 29 июль. – Б.4.
Татар гәзите алынмый
Бишбалтада Гаспринский исеменә ачылган төбәк татар көтебханәсе бар. Бу көтебханә татарларга хезмәт итү өчен ачылган булса да, ике атнадан бирле бу көтебханәгә бер нөсхә дә татарча телдә гәзитә алынмый. Моны кем кайгырта?
«Татарстан». – 1923. – 29 июль. – Б.4.
Текстны Энҗе Сабирова әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА