"Тукай юлы"нда 100дән артык кеше катнашкан (ФОТОЛАР)
29 июнь көнне җәяүле, велосипедчы һәм җигүле ат арбаларына утырган сәяхәтчеләр Арча вокзалы, Арча шәһәре, Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Әзәк, Иске Иябаш, Яңа Иябаш – Ия елгасы үзәнлегендә урнашкан авыллар буенча 30 чакрым юл узды. Бу сәяхәт элеккеләреннән (Фотолар - 2018 һәм 2019 -май) катнашучыларның күплеге , төрлелеге (студентлардан алып дәүләт җитәкчеләренә кадәр) һәм мәдәния чараларга бай булуы белән тарихта калачак. Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда һәр катнашучыга "Тукай юлы"н узу турында сертификат та тапшырылды.
Рамил Мөхетдинов фотолары
Рамил Мөхетдинов фотолары
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА