Журнал «Безнең мирас»

Һәр татар шушы әрмәннән үрнәк алсын иде

"Безнең мирас" журналының һәр санында Габдерәшид Ибраһимның "Ислам дөньясы" әсәре басыла.  Алда китерелгән өзектә әрмән кешесенең, туган телендә укый белмәсә дә, вакытлы матбугатка булган мөнәсәбәте соклану хисе уята.
Әрмәннәрнең милләтчелеге
Мин бераздан Гомбо-Жаб җәнапларыннан аерылып, туп-туры кунакханәгә киттем. Бераз ял итәм дә, аннары чәй эчәрмен. Ул арада кунакханә хуҗасы килде. Кулына газета тоткан. Миӊа:
- Сез бу газетаны укый алмассызмы икән?- дип мөрәҗәгать итте.
- Нинди газета бу?
- Әрмән газетасы.
- Сез әрмәнмени?
- Әйе, мин әрмән, тик монда тудым, монда үстем. Әрмән телен белмим.
- Бу газетаны кайдан алдыгыз? Кайда чыга?
- Кулымнан килгән кадәр бер ярдәм булсын дип, акча җибәргән идем, ләкин кызганыч, үзем укый алмыйм. Бу газета Кафказда чыга.
- Укый белмәгәч, нишлисез инде бу газета белән? Ни дип акча җибәрәсез инде?
- Аз булса да, милләткә файдам булсын. Максатым шул иде.
Менә милләтче шундый булырга тиеш! Безнекеләр исә, укый-яза белә торып, газетага акча бирүне гөнаһ дияр дәрәҗәдә юньсез эш дип саныйлар.
Мин әрмән язуыныӊ шәкелен генә беләм, ләкин укый алмыйм. Шулай булса да, газетаны кулыма алдым. Бераз караштырдым. Кайбер игъланнар рус телендә дә бирелгән иде, аларны күздән кичердем. Минем әрмән әӊгәмәдәшемнеӊ шуӊа да күӊеле булды.
Төрекчәдән Асия Рәхимов тәрҗемәсе
PS. Сүз уңаеннан, "Безнең мирас"ка икенче яртыеллыкка язылу бәясе нибары 600 сум.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру