Арча шәһәрендәге "Казан арты" тарих-этнография музеенда татар календарьлары коллекциясе саклануы турында язган идек. Алар арасында "1976 нче миляди, 1392 нче һиҗри ел өчен дини ай башлары җәдвале" дип...
Арча шәһәрендәге "Казан арты" тарих-этнография музеенда татар календарьлары коллекциясе саклануы турында язган идек. Алар арасында "1976 нче миляди, 1392 нче һиҗри ел өчен дини ай башлары җәдвале" дип язылган дини бәйрәмнәр календары дә бар. Аның авторы - "Шуралар җөмһүриятенең Яуропа бүлеге һәм Сибирия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Габделбари Исаев". Журналыбызның алдагы саннарының берсендә галим Әлфрид Бостановның Габделбари Исаев турында мәкаләсе дә басылып чыкты.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала