Фотографлар музее кирәк!
Бүген бу турыда фотограф Рамил Гали үзенең “Тимер кешеләр” дип исемләнгән күргәзмәсен ачу тантанасында әйтте. Фотолар – республикабызның җанлы тарихы. Алар башка чыганак әйтмәгәнне дә төгәл һәм мавыктыргыч итеп күрсәтә. Кызганыч, данлыклы фотографларыбызның күбесе инде вафат яки пенсия яшендә, әмма аларның бай фото мирасы саклана.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин республикабызда иҗат итүче бер фотографка һәр ай саен аерым күргәзмә оештырылачагын белдерде. Музей өчен махсус бүлмә дә булдыру ихтималлыгын әйтте.
Күргәзмә “Татмедиа” бинасында (Декабристлар ур., 2) ай дәвамында эшләячәк.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА