Журнал «Безнең мирас»

Портрет ясау остасы

🏷 Admin

Профессор, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Россия Сынлы сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре кандидаты Ләйлә ХӘСЬЯНОВА 1963 елда Мәскәүдә туган. Аның тормышы һәм иҗат өлкәсендә киң танылуга ирешүе башкала белән бәйле. Рәссамның иҗат арсеналында: портретлар, тарихи композицияләр, натюрмортлар, пейзажлар.


– Ләйлә ханым, әти-әниегез сезнең нәкъ менә рәссам һөнәрен сайлавыгызга каршы килмәдеме?
– Минем рәссам булып китүем – тулысынча әнием белән бәйле. Әни бик кызыклы һәм үзенчәлекле шәхес иде: ул Мәскәү авиация институтын тәмамлаган, альпинизм, парашют спорты белән мавыккан, институттан соң А.И.Микоян исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшләде, МиГ истребительләребезнең чыдамлыгын, хәрби ныклыгын арттыру белән шөгыльләнде. Минем әти-әнием беренче буын мәскәүлеләр: әни ягыннан әбием Мөнирә һәм бабам Мигдәт – чыгышлары буенча Түбән Новгород өлкәсеннән, әтием ягыннан әбием Сәрбиҗамал һәм бабам Исхак башкалага Петропавловск каласыннан күченгәннәр, әтием Сәмиулла геодезист иде. Әти-әнием аерылды, әниебезгә 36 яшь тулгач, әбиебез вафат булды, безне, мине һәм энем Маратны, әни бернинди терәксез берүзе үстерде. Әнигә никадәр авыр икәнен аңладым, шуңа күрә укырга һәм аны үз уңышларым белән шатландырырга тырыштым.


1981 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү урта сынлы сәнгать мәктәбен бик уңышлы тәмамлап, Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтына укырга керергә карар кылдым. Институтның «Ачык ишекләр көне»ндә булып, СССРның халык рәссамы Илья Глазунов җитәкләгән портрет остаханәсендә иң көчле һәм талантлы студентлар җыйналганына төшендем, һәм остаханә җитәкчесе дә шәхес буларак шул чордагы социалистик реализм вәкилләренә бер дә охшамаган иде. 1978 елда портрет остаханәсен оештырып, Илья Сергеевич үз мәктәбен булдырырга тели иде. Ленинград камалышында әти-әнисез калган, сынлы сәнгатьтә
авырлыклар белән бәйле үз юлын узган шәхес бернинди яклашуны да сөйми иде, һәм укырга керүчеләр, әгәр дә талантлы икәнсең, портрет остаханәсе ишекләре синең өчен ачык булачагы турында беләләр иде, шуңа күрә Советлар Союзының бар талантлы яшьләре аңа гына эләгергә теләде. Әлеге дәвердә институтта уку мөмкинлеге союздаш һәм автономияле социалистик республикалар арасында бүленгәнгә күрә, күп миллионлы халыклы РСФСР абитуриентлары арасындагы конкурс та бик югары иде. Рәссамнарның һөнәри юлы катлаулы һәм четерекле, Яңарыш титаннары Леонардо да Винчи һәм Микеланджело үз автопортретларын юкка гына хачка баштүбән кадакланган һәм аннан кире алынып, исән чагында ук тән тиресе салдырылган апостол Варфоломей образында ясамаганнардыр инде, шуңа күрә И.С.Глазунов үз остаханәсенә бары тик ир-егетләрне генә кабул итә иде. Мин исә башка беркем җитәкчелегендә булмыйча, бары тик аның кул астында гына укырга карар кылдым, шуңа күрә әгәр дә керә алмасам запас вариантым – физтех та бар иде (физика белән бик җитди шөгыльләндем), ләкин бу очракта сынлы сәнгать буенча белемнәрне җан кушуым буенча туплаячак идем, әлбәттә. Уңыш
елмайды, чөнки керү имтиханнарын тапшырганда эшләребез фамилияләр белән түгел, ә саннар белән генә билгеләнде. 1 октябрь көнне портрет остаханәсендә минем натурщица түгел, ә студентка булуыма авырлык белән генә ышандылар. Шулай итеп, мин әлеге остаханәгә, төгәлрәге – «ир-атлар берлеге»нә килеп эләктем, әлеге ир-егетләр шушы «берлек»не «җимерүемне» һич кенә дә ошатмады. Чын дөресен әйтәм, – бу көрәш һәм сынаулар тулы яхшы бер тормыш мәктәбе булды. Укыган чорда укытучымнан сынлы сәнгатькә генә өйрәнеп калмадым, аның, кеше буларак, рухи сыйфатларын да барладым: укытучым тома ятимлек аша узган, ләкин югалып калмаган һәм бу тормышта үз хыял-өметләрен җуймаган, бихисап уңышларга ирешкән һәм илебез өчен күп яхшы гамәлләр кылган. Үз бәяләмәләрендә ул һәрчак принципиаль, рәхимсез туры сүзле иде, башкаларны үтәли күрерлек сәләткә ия булып, еш кына аларга үзләре хакында ишетәсе килмәгән фикерләрен дә әйтә иде. Күбесе, мәсәлән, аның «Хатын-кызның урыны – аш бүлмәсе» дигән сүзләренә үпкәли иделәр, ә мин аның бу фикере белән 100 процентка килештем. Соңрак әлеге сүзләрнең асылын үз укучыларыма да җиткерә килеп: «Белемле рәссамнар булу гына җитми, бер дигән хуҗабикә дә булырга, аш-су әзерли, тегә, бәйли, төрле эшләр башкара белергә кирәк һәм тапканны да, зиһенне эшкә җигеп, чын хуҗабикәләрчә сарыф итә белү зарур», – ди идем.


1987 елда диплом яклагач, мине Сынлы сәнгать комбинатына юлладылар, анда ул ябылганчы, 1994 елга кадәр эшләдем, шул ук вакытта В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтында ассистентура-стажировка уздым (1989-1991). 1990 елда С.Г.Строганов исемендәге сынлы сәнгать-сәнәгать институтының академик сынлы сәнгать кафедрасында укыта башладым. 1990 еллар башында, рәссам-реалистлар өчен эш булмаганда һәм коллегаларымның күбесе авангардистларга әйләнгәндә миңа алты тел белүем ярдәм итте, коммерция банкында эшләдем, бу минем өчен гаять кызыклы тәҗрибә булды. 1992 елда – Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге, 1996 елда Россия рәссамнарының һөнәри-иҗади берлеге сафларына кердем.

– Сез нинди чит телләрне беләсез?
– Институтка кергәндә инглиз, француз һәм немец телләре буенча имтиханнар тапшырдым, итальян телен өйрәндем, аннары – япон телен, хәзер инде, нигездә, поляк телендәге фәнни әдәбиятны кулланып эшлим. Фәнни диссертациям дә поляк милләтле рәссам Г.И.Семирадскийга багышланды. Бүгенге көннәрдә Ковалевский иҗатын өйрәнәм, бу нәселдәге профессор Осип Ковалевский Казан университеты ректоры вазифасын  башкарган. Г.И.Семирадский Осип Михайловичның улы Павел белән дә дус булган, ә ул исә – Казанда
туган мәшһүр баталист.
– Ләйлә ханым, сез, педагог буларак, тормышыгызның күп өлешен Россия Сынлы сәнгать, сынчылык һәм архитектура академиясенә
багышлагансыз...

– Әйе. 1987 елда И.С.Глазунов, РСФСРда яшәүчеләргә сынлы сәнгать белемен бирү белән бәйле үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырып, Бөтенсоюз Сынлы сәнгать, сынчылык һәм архитектура академиясенә нигез салды. Ассистентура-стажировканы тәмамлагач, шунда укыта башладым, ләкин I курсны алудан баш тарттым, мине СССРның халык рәссамы А.М.Шилов җитәкчелегендәге портрет остаханәсенә юллауларын үтендем. Илья Сергеевич син анда «мәңге» ассистент булачаксың дип кисәтте, әмма минем өчен һәрчак карьера түгел, эш мөһимрәк иде. 1992 елда Александр Максовичның ассистенты булдым, ә ул тиздән һич көтмәгәндә эштән китте, һәм мин 2003 елга кадәр портрет остаханәсен җитәкләдем, аннары академик һәм анатомик рәсем кафедрасы мөдире, сынлы сәнгать факультеты деканы (2000-2012) һәм фәнни эш буенча проректор вазифаларын
башкардым (2009-2013). Миңа ышанып тапшырылган әлеге дәрәҗәле эш урыннарына лаек булу өчен фәнни хезмәт яклап – тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә (2001), 2002 елда инде профессор дәрәҗәсенә ирештем. Җыеп әйткәндә, югары сынлы сәнгать мәгарифе өлкәсенә чирек гасыр диярлек гомеремне багышладым.
– Портретлар иҗат иткәндә нинди хисләр кичерәсез?
– Мин һәрчак үзем өчен кызыклы булган кешеләрнең портретларын язарга тырышам һәм профессиям миңа шушындый уникаль мөмкинлек бирә. Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итте. А.А.Фадеевның «Молодая гвардия» романын укыгач, шушы яшь гвардиячеләр арасыннан исән кала алганнарның берсе – Валерия Давыдовна Борцның сурәтен ясыйсым килде. Легендар В.И.Чапаевның улын, Бөек Ватан сугышы батыры, генерал-майор Александр Васильевич Чапаевның портретын миңа әниемнең икетуган сеңлесе, Хава апабызның ире ясарга киңәш итте. Һәм мин шушы хезмәтемне тәмамларга җитешкәнемә бик шатмын, чөнки А.В.Чапаев ярты елдан соң
вафат булды. Мольберт каршында утырганда ул миңа Мәскәүне яклап сугышуы, яралануы, ничек Прохоровка янәшәсендәге танк орышында катнашуы, шунда икенче кат яралануы хакында сөйләде. Ул барыннан да бигрәк үз әтисе белән бәйле якты хатирәләргә күләгә төшерүдән курка һәм лаеклы ялда буларак, үз солдатларын бик сагына иде, еш кына «Не хочется командовать луком на даче», – ди иде.Бу каһарман хәтеремә үз иленә һәм армиягә чиксез тугры кеше буларак кереп калды.


Әнием А.И.Микоян исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшләгәнгә күрә, мин безнең күп кенә очучы-сынаучыларның, шул исәптән С.А.Микоянның да портретын яздым. Анастас Иванович Микоян балаларының язмышы – хакимлекнең өстенлек түгел, ә бурыч икәнлегенә якты бер мисал. Унтугыз яшьлек Степан Анастасович 1941 елның декабрендә Мәскәү оборонасында катнашкан, яраланган,аннары Сталинград фронтында булган, тыныч елларда исә Микоян Сухой һәм Яковлев тәҗрибә-конструкторлык бюроларының очучы-сынаучысы булып хезмәт куйган. Шушы тыйнак, акыллы һәм искиткеч кызыклы шәхесне әле дә зур җылылык белән искә алам. Авиация генерал-майоры, очучы-сынаучы, Белоруссия өчен барган бәрелешләрдә катнашкан А.А.Манучаров белән исә күптәннән таныш идем. Әниемнең сәнгатькә карата мәхәббәте оныгының һөнәр сайлавына да йогынты ясады,
ул сынлы сәнгать белгече булды һәм Третьяков галереясында эшли, диссертация яза.


Сугышта вакытсыз һәлак булган солдатлар хакында җанга үтеп керерлек шигырь юлларын бары Р.Гамзатов кына язган кебек тоела миңа. Шушы зирәк, даһи шагыйрь һәм аның гаҗәеп җәмәгате Патимат Саидовна белән очрашу да йөрәгемдә мәңгегә сакланачак.
– 2024 елда илебез гасыр төзелеше – БАМның 50 еллыгын билгеләп үтте, һәм музейларда әлеге вакыйгага багышланган күргәзмәләр дә ачылды. Ә сезнең БАМга барып кайтуыгыз нәрсә белән бәйле?
– Бу минем студент чакта иң беренче язган портретлар сериясе инде. 1982 елның маенда ВЛКСМның XIX съезды узды. Аның ачылышы уңаеннан оештырылачак концерт өчен Зур театр сәхнәсенә кирәкле 17х24 метр күләмле фонлы пәрдәне иҗат итәргә кирәк булды. Заказны үтәгәч, портрет остаханәсе студентларын ВЛКСМ ҮК грамоталары һәм БАМга иҗат командировкасы юлламалары белән бүләкләделәр. БАМ турында җете хатирәләр генә калды: матур, саф табигать, комсомол оешмасы сафындагы төзүчеләр, Ватанның бар почмакларыннан һәм соцлагерь илләреннән дә килгән яшьләр... Командировка нәтиҗәләре буенча 1983 елда Сәнгать эшлеклеләре үзәк
йортында отчет күргәзмәсе дә үтте.
– Милли темага әйләнеп кайтсак, тарихи портретлар язу – иҗатта иң авырымы?
– Тарихи жанр – иң авыры, ул бар сәнгати жанрларның таҗы булып тора. Портрет иҗат иткәндә миңа Казан галимнәренең, археологларының тарихи эзләнүләре, Казан, Зөя, Биләр, Болгар музейлары экспозицияләре нык ярдәм итте. Татарстан тарихчыларына, археологларына аларның фәнни хезмәтләре өчен, булышлыклары өчен тагы бер кат үз рәхмәтләремне җиткерәм! Алдагы көннәрдә дә үз милләтебез тарихын данларга тырышырмын.
– Сезнең укучыларыгыз арасында татар милләте вәкилләре дә булдымы?
– Укыткан чакта һәрчак үз милләтем вәкилләре арасыннан күбесенең сынлы сәнгатькә өйрәнүләрен, укып чыгуларын тели идем. Кызганыч, Илья Глазунов академиясендә белем биргән елларда минем татар милләтле нибары өч укучым гына булды. Берсе Сызраньнан килгән бик тә сәләтле кыз иде, ләкин чукынып, Серафимага әйләнде. Соңрак Әнвәр укый башлады, әмма ул инде балалы, гаиләле кеше иде, шуңа күрә үз теләге буенча укудан китте. Рөстәм Хуҗин безнең академиябезгә кергәндә, имтихан алу комиссиясендәгеләрнең барысы
да аның рәсемнәрен яшь И.Репин рәсемнәре белән чагыштырды. Алар шулкадәр яхшы сыйфатлы иделәр. Рөстәм мине үз иҗат уңышлары белән һәрвакыт куандырды һәм бу хәл хәзер дә шулай дәвам итә. Педагог буларак, шушындый укучы тәрбияләвем белән горурланам! Ул безнең академиянең ассистентура-стажировкасында калмыйча, Казанга китәргә ният кылгач, бер яктан, кәефем кырылды, чөнки Мәскәүдә аның алдында зур мөмкинлекләр ачылачак иде, әмма икенче яктан, аның үз иҗаты белән Татарстанга күпме әсәрләр
бүләк итә аласын аңлап, бары шатландым, өстәвенә, аның барлык картиналары да диярлек студент елларында ук татар темасында иде.


Ләкин 1,5 елымны Казанда үткәрүем рус халкының миңа никадәр булышлык итүен һәм хезмәтләремне ничек бәяләвен аңларга ярдәм итте: 29 яшемдә миңа портрет остаханәсен һәм профессор дәрәҗәсен ышанып тапшырдылар, 37 яшемдә мин профессор фәнни дәрәҗәсенә лаек булдым, 39 яшемдә мин – тарих фәннәре кандидаты, 46 яшемдә – Россия Сынлы сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, 48 яшемдә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы булдым. Быел көз укучым Рөстәм Хуҗинга 50 яшь тулачак, 2002
елдан алып, ул Казанда яшәп иҗат итә: күп әсәрләр яза, күргәзмәләрен ача, лекцияләр әзерләп, чыгышлар ясый,
республика һәм илебез буенча осталык дәресләрен үткәрә. Казанда үткән 23 елы эчендә ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының нибары бер грамотасына гына лаек булды, аның мактаулы исемнәре дә юк. Бу гаять талантлы рәссамга карата шушындый карашны күзәтү – бик сәер. Рөстәм Хуҗин Казанга киткәндә, мин кайда-кайда, ә менә татар республикасында аның таланты тиешенчә бәяләнер һәм кирәк булыр дигән ышанычта, өметләрдә калган идем. Иҗатыннан кала, Эльвира белән сигез бала үстерә һәм ул, ислам динен тирәнтен хөрмәт итүче буларак, чын мөселман үрнәге дә әле. Укучым белән бәйле бу хәл күңелемне кыра.
– Ләйлә Сәмиулловна, «Мәдинә» нәшрият йорты тупланмасында сакланучы үз эшләрегез хакында да сөйләп үтегез әле...
– 2016 елда мөхтәрәм Дамир хәзрәт Мөхетдинов миңа мәшһүр философ, дин әһеле Ш.Мәрҗани портретын язарга тәкъдим иткәч, шатланып риза булдым һәм бу хезмәттәшлек елларыбыз дәвамында егерме алтылап портрет иҗат иттем. Дамир хәзрәт, дин эшлеклеләре, Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр, татар җәмгыяте горурлыгын тәшкил итүче шәхесләрнең портретлар галереясын булдырып, безнең халкыбыз алдында бик әһәмиятле миссия үти. Миңа исә, рәссам һәм тарихчы буларак, илебез өчен мөһим, бары мактауга лаек шәхесләрдән соң еш кына исән чактагы портретлары түгел, хәтта фотосурәтләре һәм каберләре дә калмавы аяныч. Әйтик, Тихвинское зиратында Казан һәм Санкт-Петербург уку округлары попечителе М.Н.Мусин-Пушкинның да кабере сакланмаган, аның уку
процессына һәм кадрлар сайлауга карата булган мөнәсәбәте, югары уку йорты хезмәткәре буларак минем өчен чын үрнәк булып торды. Хөсәен Фәезхановның да тулы гәүдәсе белән төшкән бары тик бер фотосурәте генә сакланып кала алса да, аның буенча могтәбәр затның йөз-кыяфәтен яхшылап барлау авыр. Эш буенча ТР Милли музеенда булганда аның тормышта ниндирәк булуын яхшырак күзаллар өчен шушы фотосурәтен табарга өметләнгән идем, чөнки портрет «рәссам үз моделен аңлагач» кына килеп чыга бит, әмма табып кына булмады. Шулай да Х.Фәезхановның фотосурәте табылачагына өметемне өзмим.
– Күп рәссамнар бу көннәрдә сугыш, Җиңү триумфы турындагы әсәрләр ясый. Ә сез быел нинди каһарманнарыбыз портретларын иҗат иттегез?
– 2025 елда Кырым татарлары вәкиле, каһарман Алимә Абденанова, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм совет чоры, Россия хәрби башлыгы, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев портретларын ясадым.
– Безнең республика замандашлары арасыннан тагын кем сурәтен бик теләп иҗат итәр идегез?
– Эш буенча Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсендә булганда, шушы искиткеч матур архитектура комплексының ничек яхшы итеп төзекләндерелүенә, фасад буяулары төсмеренең дә никадәр зәвык белән сайлап алынуына һәрчак соклана идем, өстәвенә, аның ишегалдында да никадәр гүзәл һәм камил парк бар бит әле! Мин боларның барысының да Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәлахов ректор булган чакта башкарылуы хакында белештем. Менә шушы хөрмәт иясенең, академик Мәгъзүм Хәлимулла улының портретын ясап, аны Казан университеты музеена тапшырыр идем, иншәАллаһ! Мин берничә ел элек әлеге музейга М.Н.Мусин-Пушкин портретын да бүләк
иткән идем инде. Гомумән, Казанны бары тик бик яхшы яктан гына искә алам. Казан – ул хезмәт сөючәннәр, галимнәр, каһарманнар һәм үтә дә зиһенле затлар тупланган гүзәл кала, аларның һәрберсе турында Ш.Мәрҗанинең шушы сүзләрен кулланып аңлатып була: «Ул бертуктаусыз эшләде һәм ахыр чиктә бик күп файда китерде». Минем дә, кеше һәм рәссам буларак, халкыбызга шулай ук файда, куанычлар китерәсем килә.

Фотода Ләйлә Хәсьянова (уңда) һәм Наталья Фәйзрахманова.

 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА

«Мәдәни җомга» газетасы

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру