Ниятләр чынга ашсын
– Илдус, әүвәл бер эксклюзив хезмәтегезне искә төшерик әле. «Таҗ-Мәхәл музей-мәчете» – иҗат фантазиягез куәтен тагы бер кат раслаучы искиткеч эшләнмә! Аны ничә килограмм балавыздан сынландырган идегез?
– «Таҗ-Мәхәл музей-мәчете» моннан тугыз ел элек иҗат ителде. 2016 елда Казакъстанда «Апиславия» умартачылар федерациясенең XXI конгрессы үтте. Башкортстан командасы анда зур җиңүләр яулады. Әлеге иҗат эшем шул чакта конгрессның «Балавыз эшләнмәләр» номинациясе буенча алтын медаленә лаек булды. «Таҗ-Мәхәл музей-мәчете»н ясау өчен 27 кг балавыз кирәк булды. «Башкорт балы» директоры Әмир Ишемгулов: «Балавыздан сын яса әле һәм без, әлбәттә, I урынны алырга тиешбез», – дигән иде, шөкер, шулай булып чыкты да. Уйландым-уйландым да, борынгы архитектура мисалына тукталдым, шулай кызыклырак булыр, дигән фикергә килдем. «Таҗ-Мәхәл» инде Казакъстандагы музейда саклана.
– Җитди иҗат юлыгыз ничек башланып китте?
– Әүвәл яхшы танышым Фәрит Баһаветдин улы үз гозерен җиткерде. Ул: «Әтием вафат булды. Зинһар, аның бюс тын яса әле, сиңа гына ышанып тапшыра алам», – дигәч, әлбәттә, риза булдым. Аның әтисе Башкортстан республикасында яшәгән иң соңгы Советлар Союзы Геройларының берсе Таҗетдин Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов иде. Бюст әзер булды һәм Борай районындагы Олы Бадрак авылының Җиңү паркына урнаштырылды. Ул елларда Свято-Герогиевский ир-атлар монастыре төзекләндерелә башланган иде, аның җитәкчелеге биналар экстерьерын ямьләндерүдә булышлык итүемне үтенде, аларның гозерен дә кире какмадым. Аннары Уфа Республика клиник перинаталь үзәге мәйданы өчен «Гаилә» композициясен ясарга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, тәҗрибәле белгеч булуым күпләргә мәгълүм булды.
– Илдус, соңгы еллардагы эшчәнлегегез уңышлы проектларга бай. Аларның барысы да диярлек тарихи вакыйгалар, каһарман шәхесләр, халык хатирәләре белән бәйле...
– Әйе. Хөрмәтле Даян Мурзинны искә алсак, аның тормыш юлы хакында хәтта Бөекбританиядә дә китап чыккан, ул инде чех һәм словак телләренә тәрҗемә ителгән, ләкин рус телендәге тәрҗемәсе бармы-юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм. Бюстына килгәндә, аның беренчесе 2019 елда Д.Мурзин исемендәге Кушнаренко күп профильле көллият мәйданына куелды. Аны бер ай эчендә иҗат иттем. Барлык матди чыгымны бюстны куярга теләүче инициатива төркеме күтәрде. Каһарман шәхес кайчандыр шушы көллиятнең директоры булып эшләгән икән. Аның икенче төрле бюсты узган ел Стәрлетамакның Г.К.Жуков исемендәге паркына урнаштырылды. Даян Баян улы Стәрлетамак
прокуратурасында хезмәт куйган булган. Бу бюстны урнаштыру өчен дә бер инициатива төркеме тырышты, бу юлы ул Бөек Ватан сугышы батырлары җәсәдләрен эзләп табып, аларны хөрмәтләп күмү белән шөгыльләнүче Д.Мурзин исемендәге эзтабарлар төркеме иде. 2021 елда Мишкә район үзәгендә Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын беркеткән Гази Заһитов истәлегенә багышланган сын ачылды. Ул – 3,5 метр биеклектә. Өлкән сержант Гази Заһитов 1945 елның 30 апрелендә Рейстагка бәреп керүчеләр арасында булган, ул сержант Минин белән берлектә 22 сәгать 40 минутта Җиңү байрагын беркетеп куя алган һәм күкрәге яраланса да, байракны төне буе саклаган, аны 1 май иртәсендә генә госпитальгә озатканнар. Бу нисбәттән тагы бер каһарман искә төшә, бу – фотосурәте маршал К.Жуков истәлекләре китабына да кертелгән, кызыл әләмне шулай ук Рейхстаг түбәсенә 1945 елның 30 апрелендә 14 сәгать 25 минутта беркетеп куйган Григорий Булатов. Мондый тарихларыбыз алдында баш иясе генә кала.
2022 елда Агыйдел каласында «Тыл хезмәткәрләре һәм сугыш еллары балалары» һәйкәлем дә ачылды, бу тема моңа кадәр дә тормышка ашырылган иде инде. 2016 елда Аскында шулай ук тыл хезмәткәрләренә һәм сугыш еллары ачысын татыган, шул чорда авыр хезмәттә булган балаларга багышланган һәйкәл куелды. Композициядә Ана һәм ике бала образын гәүдәләндердем.
– Илдус, сезнең бай иҗатыгыздагы ат сыннарына да күчик әле...
– 2023 елның 11 июнендә, ниһаять, Миякә районы Илчегул авылында татар генерал-майоры Миңлегали Шәйморатов җитәкчелегендәге легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең яугир аты Керчька һәйкәл куелды. (Шул хакта да искәртик: легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 3860 сугышчысы орден, медальләр белән бүләкләнгән, шуларның 78е тиңдәшсез батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган һәм 5е Дан орденының тулы кавалерлары да. – Автор). Әлеге ат тарихын Ростов өлкәсендә гомер
итүче язучы М.Сәлимов та үз китабында барлаган, 1986 елда бу тарих хакында документаль фильм да күрсәтелгән, фильмда сугыш кичкән ветераннар, авыл халкы Керчьны бик мактап искә алган. Илчегуллылар Керчька инде бик күптәннән үк сын куярга хыялланып яшәделәр бит. Анда 1985 елдан алып «Атлар яратучылар» клубы да эшли. Керчь белән төшкән фотолар сакланганга күрә, җиде ай дәвам иткән эшем бераз җиңелерәк барды. Токымлы, кыю һәм мәһабәт гәүдәле әлеге матур атны Уфа ат заводыннан алып кайткан булганнар. Ул каты орышларда катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән, ике тапкыр каты яраланса да, тернәкләнә алган. Сугыштан соң аны туган
якка алып кайтырга С.Будённыйдан шәхси рөхсәт сораганнар, маршал каршы килмәгән. Ул – шушы Ватанга әйләнеп кайткан бердәнбер яугир ат. Тимер юл станциясеннән алып кайтучылар Димгә килеп җиткәч, ял итәргә туктаганнар, шулчак Керчь арткы аякларына күтәрелеп кешнәп җибәргән дә, бар көченә Илчегулга таба чапкан, ди. Кайтып җиткәч тә авылны берничә тапкыр урап чыккан. Мин аның нәкъ менә авылга кайту мәлен сурәтләдем.
2023 елда республикабыз Роспатенттан «Башкорт аты» атамасын файдалануга шаһитнамә алды һәм токымлы атларның генофондын саклау чараларына кереште. 2024 ел җәендә Баймак районында «Башкорт аты» Халыкара фестивале узды, анда унбер меңнән артык кеше катнашты, атлар парады оештырылды. Бу фестиваль – безнең популяр фестивальләребезнең берсе инде, ул 2023 елдан башлап үткәрелә. Сүз уңаеннан, Татарстанда да татар токымлы атлар зурланадыр дип уйлыйм.
– Әйе, бу темага игътибар бар. Сезгә моннан кала «Колынлы бия» композициясен дә ясарга туры килгән. Анималистика жанры студент чактан ук күңелегезгә якынмы?
– Ул – 2019 елгы хезмәтем. Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының 90 еллык юбилее уңаеннан Уфа үзәгенә урнаштырылды. Гомумән, һәр һөнәри скульптор атлар ясап карарга телидер ул. Без аларны студент чакта да ясадык, әлбәттә.
– Студент дигәннән, сез борынгы архитектура үрнәкләре, сыннар тулы калада да туып үсмәгәнсез, скульптор һөнәрен сайлап алуыгызга нәрсә этәргеч булды?
– Мин 1983 елның 13 августында Башкортстанның Кыйгы районы Кандаковка авылында туганмын. Кайчандыр биредә Кандаков фамилияле бай яшәгән, авылыбыз тирә-юньдәге кечкенәрәк авылларны берләштерү сәбәпле барлыкка килгән. Дәү әтием Габделхак һәм дәү әнием Мөслимә шушы авыл фермасында хезмәт иткән кешеләр. Ә менә әтиебез Наил тракторчы булып эшләгән иде, ул инде вафат. Әнибез Фәридә аш-су остасы булып хезмәт куйды. Әниебез исән-сау. Гаиләбездә бер мин генә иҗат кешесе. Апам Гөлназ – шәфкать туташы, Гөлнур сеңлем заводта эшли, сеңлем Дияна – сатучы һөнәрендә. VII сыйныфны шушы авыл мәктәбендә тәмамладым. Укыганда
рәсемнәр, плакатлар ясый, агач такталарны яндырып сурәтләр төшерә идем, үз күргәзмәләремне ачканым да булды. Аннары туганыбыз Әминә апа: «Энем, сиңа гимназия-интернатта укырга кирәктер», – диде. VIII-IX сыйныфларны К.А.Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында тәмамладым һәм 1998-2002 елларда Уфа сәнгать училищесының дизайн бүлегендә белем алдым. Ул чак дизайнер һөнәре популярлашып кына килә иде, макетлар ясарга, 3D макетлар төзергә өйрәндем, пластилиннан сынчыклар
әвәләдем һәм шушы төр мавыгу күңелемне җәлеп итте. Аннары белемнәремне тагы да арттырасым килеп, З.Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең скульптура факультетына укырга кердем. Шул чорда ук миңа, һичшиксез, С.Г.Строганов исемендәге югары уку йортына укырга керергә кирәк дип хыяллана идем. Һәм шулай булып килеп чыкты да. 2006-2012 елларда С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сынлы сәнгать-сәнәгать университетының скульптура факультетында белем алдым. Укып бетерүгә үк, университетка укытучы итеп кабул иттеләр, әмма, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, ул эштән киттем. Мәскәүдә бер ел буе каминнар ясау белән
шөгыльләндем. Аннары төпле фикергә килеп, башкаладан туган якларга әйләнеп кайттым. 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр К.А.Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында рәсем дәресләрен алып барам. Скульптура буенча республика, төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара симпозиумнарда катнашам...
– Илдус, сезнең Дәрдемәнд бюсты искиткеч тәэссоратлы! Аны ничек башкарып чыктыгыз? Эскизлары күп булдымы?
– Яхшы бәяләмәгез өчен рәхмәт. Бу – Дәрдемәнднең иң тәүге бюсты. Ул аның тууына 165 ел тулган көннәрдә, 2024 елның 27 августында туган ягы, Мәләвез районының Җиргән авылында ачылды. Мәгълүм ки, Мөхәммәтзакир Рәмиев татар әдәбияты классигы, җәмәгать, сәясәт эшлеклесе, I нче гильдия сәүдәгәр, миллионер булган, әмма кабере сакланмаган... Бюст иҗат итү гозерен миңа Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин җиткерде. Гомумән, ул Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге гозере буенча, иганәче Рамил Кыямовның матди булышлыгы белән тормышка ашты. Дәрдемәнд сыны ике вариантта
ясалды, берсе үтә дә яхшы килеп чыкты һәм шул эскиз кабул ителде. Мин аны нибары бер ай эчендә иҗат иттем.
– Хезмәтләрегез аша тагы кайсы шәхесләр зурланды?
– Андый эшләрем бик күп инде. Мәсәлән, 2020 елда Башкортстан Республикасы хөкүмәте вице-премьеры булып эшләгән, әмма кинәт кенә вафат булган Артур Әхмәтхановка багышланган бюст иҗат иттем. 2022 елда Кушнаренко өчен шул районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Риф Әхмәдинуров бюстын ясадым. Бу Россиядә балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторга багышлап куелган беренче бюст. 23 яшьлек Риф Мансур улы – машина йөртүче исереккә комачаулап, йөк машинасы кечкенә балаларны таптамасын өчен барын да эшләгән һәм вакытсыз һәлак булган шәхес. Истә: әлеге тантанада шул чакта, 1972 елда исән калган балаларның берсе – Риф
Хаҗипов та катнашты. Талантлы шагыйребез Рәшит Назаров бюстын иҗат иткән идем, ул да узган ел Толбазыдагы Р.Назаров исемендәге мәктәп территориясенә урнаштырылды.
– Сез Татарстан өчен дә бер бюст иҗат иттегез бит инде?
– Әйе. Узган ел язында Буа районының Адав-Толымбай авылында татар язучысы, редактор, репрессияләнгән әдәбият галиме Гомәр Толымбай (1900-1938) истәлегенә бюст ачылды. Иҗатымны Татарстан җитәкчелеге дә үз күрә булып чыкты, узган ел ТР Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев Уфага килде, тантаналы чара барышында иҗат эшчәнлегем югары бәяләнде, «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләндем.
– Менә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә Г.Кормаш һәм М.Җәлил җитәкчелегендәге яшерен төркемнең чиксез батырлыклары да искә алына. Илдус, минемчә, сез шушы каһарманнарның һәрберсенең тулы сыннарын ясап, зур һәйкәл-монумент ясый алырлык иҗат потенциалына ия. Минемчә, Җирдә аларны гаять дәрәҗәдә ихтирам итеп искә алырдай тагы бер өр-яңа һәйкәлле мәйдан булдырылырга тиеш!
– Аңладым. Әгәр дә татар халкы, Татарстан хөкүмәте мондый зур, яңа һәйкәл булдырырга теләсә, мин бу һәйкәл проектына алыныр идем. Иҗат потенциалына килгәндә, әлбәттә, һәр скульпторның да якты уй-планнары була. Дистә елдан артык иҗатымның уңышлы дәвам итүе талантка гына бәйле түгел. Бу гаять нык тырышлык, теманы колачлап өйрәнүне таләп итә торган өлкә һәм шул ягы белән дә үзенә җәлеп итә. Күңел һәрчак тагы да камилрәк сыннар ясарга омтыла. Бүгенге көндә берничә бюст һәм берничә сын иҗат итәм. Аларның берсе – Каһарман солдат сыны.
– Илдус, ихлас әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт! Алда да зурдан-зур уңышлар насыйп булсын сезгә!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА