Кырыс холыклы, йомшак күңелле...
Татар театр сәнгатен сәхнә бизәүче рәссам Әнәс Ибраһим улы Тумашевтан башка күз алдына китерүе кыен. Ул утыз ел гомерен театр сәнгатенә багышлый, Г.Камал исемендәге театрда башта куючы рәссам, аннары баш рәссам була. Әмма ни кызганыч, Ә.Тумашевның сәхнә сәнгатен бүген күрә алмыйбыз, чөнки спектакльләр сәхнәдән төшә тора, видеога яздырылганнары бармак белән генә санарлык, мәйданга яңа рәссамнар килә. Ә иң аянычы – республикабызда театр музееның булмавы. Махсус музей ачылса, Әнәс аганың декорация эскизлары анда, һичшиксез, лаеклы урын алачак һәм никадәр сәхнә рәссамының мирасын киләчәк буыннар өчен саклап калырга
мөмкинлек туачак. Әлегә исә бөтен өмет сәнгать белгечләрендә. Алар театр өлкәсендә иҗтиһад иткән кылкаләм осталарының мирасын җентекләп җыймаса, өйрәнмәсә, бик зур байлыктан колак кагачакбыз.
Шөкер, белгечләребез бик тынгысыз. Әле яңа гына сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнованың республикада күренекле график Байназар Әлминев иҗатына багышланган альбом-монографиясе басылып чыгу турында шатланып хәбәр иткән идек. Тукаебызның «Шүрәле», «Су анасы» әсәрләрен рәсемләгән сурәт остасы буларак танылган Байназар аганы бөтенләй яңа яктан ачып хәйран калдык. Инде тагын бер шатлык белән уртаклашмакчы булабыз. Сәнгать фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге җитәкчесе Рауза Солтанова, сәхнә рәссамы Әнәс Тумашевның иҗатын җентекләп өйрәнеп, Татарстан китап
нәшриятында альбом-монография чыгарган, һәм Камал театрыннан юл аркылы гына урнашкан Шәрык клубында аны тәкъдим итү чарасы узды. Анда театр артистлары да, рәссамның туганнары да катнашты.
Әнәс аганың татарча камил сөйләшүенә исебез китә иде. Ул бит шәһәр баласы – Чистайда туган, Казанда рус мәктәбендә укыган. Әтисе Ибраһим ага, Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, А.Пушкин, А.Толстой иҗатларын әйбәт белгән бик белемле, мәгърифәтле кеше буларак, барыннан да бигрәк ана телен саклау кирәклеген аңлаган һәм балаларына да шул фикерне сеңдерергә тырышкан, күрәсең. Гаиләдә гел татарча гына сөйләшкәч, рус мөгаллимнәрендә укыса да, Әнәс ата-баба телен онытмаган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Ә.Тумашев Казан сәнгать училищесына укырга керә. Барыннан да бигрәк укытучысы Нәбиулла Вәлиуллинны ярата торган була ул. Француз импрессионистлары һәм XIX гасыр ахыры рус тарихи картина осталарының иҗатларына гашыйк бу кылкаләм остасы Әнәс күңеленә дә аларга булган мәхәббәтен иңдерергә өлгергән. Бу мәхәббәт Ә.Тумашевны гомере буе озата килә.
Бөек Ватан сугышы башлана. Кызганыч ки, Н.Вәлиуллин сугыш кырында ятып кала. Аның тырыш шәкерте Ә.Тумашев исә бу елларда көнне төнгә ялгап хәрби заводта эшли. Хезмәте өчен 800 грамм икмәк һәм ярты литр сөт бирәләр. Шулар белән тамак ялгап куя да эскиз эшләргә утыра...
Ниһаять, сугыш сөреме тарала һәм Ә.Тумашев туп-туры Ленинградка – И.Репин исемендәге рәсем, скульптура, архитектура институтына юл ала. Әмма сынауны үтми, ике ел сәнгать белгеченә укый. Тынгысыз җаны һаман тынычланмый, кылкаләм белән кытыклангандай бимазалана, һәм Ә.Тумашев театр-декорация бүлегенә укырга керүгә ирешә.
1953 елда Әнәс Тумашев Ленинградта алган кызыл дипломы белән Казанга кайта һәм академия театрында эшли башлый. Ул вакытта баш рәссам М.Сутюшев була. Ул исә – Бакый Урманче, Петр Сперанскийның шәкерте. Белгечләр Ә.Тумашев һәм М.Сутюшевның иҗат стилендә уртаклыклар таба. Иҗат охшашлыгы аларга бер спектакльне икәүләп бизәргә юл ача. Театр сәнгатендә сирәк күренеш бу. Озак та үтми, 1958 елда режиссер Ш.Сарымсаков К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ен куя. Бу спектакль өчен режиссер һәм аны бизәгән Ә.Тумашев республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була. Ул вакытта Әнәс Ибраһим улына 34 яшь кенә әле. Ул Тукай бүләген алган беренче рәссам буларак тарихка кереп кала.
Утыз ел дәвамында никадәр спектакльгә сәхнә бизәлешләре һәм костюмнар иҗат итә ул! Белгечләр әйтүенчә, «Йосыф-Зөләйха», «Таһир-Зөһрә» кебек романтик рухлы тамашалар аеруча уңышлы килеп чыга. Т.Гыйззәтнең «Чаткылар», Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләрдә Ә.Тумашевның татар мәдәниятен, авыл тормышын бик әйбәт белгәне күренә. Ибраһим улы Әнәснең иҗатына хас төп сыйфат – театр декорациясе һәм рәсем сәнгате арасында тыгыз бәйләнеш. Бу үзенчәлекне белгечләр беренче күргәзмәләрдә үк күреп ала. Мәсәлән, 1960 елда Идел буе милли республикалары һәм өлкәләре театр рәссамнарының күргәзмәсендә Ә.Тумашевны Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» һәм К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрләре буенча куелган спектакльләргә ясалган декорация, костюм эскзлары өчен беренче премия белән бүләклиләр һәм, картиналарында кебек үк, декорацияләрендә дә яктылыкның, кояшның муллыгын, төснең эмоциональ чишелешне билгеләвен ассызыклыйлар. Чыннан да, рәссам табигатьтә еш була, бертуктамый этюдлар ясый һәм аларны декорация эскизларына күчерә бара. Аның пейзажлары сәхнә бизәлешләрендә төп мәгънәне, геройларның хәл-халәтен чагылдырырга ярдәм итә. Мисал итеп «Татар хатыны ниләр күрми»,
«Акчарлаклар» спектакльләрен китерергә мөмкин.
Тагын алты елдан Рәссамнар йортында узган беренче шәхси күргәзмәсендә дә белгечләр бертавыштан бер үк сүзне кабатлый: Әнәс Тумашев театрда – сурәт остасы, рәсем сәнгатендә – театр рәссамы, диләр. Китап авторы Р.Солтанова бу җәһәттән тагын бер мисал итеп Т.Гыйззәтнең «Башмагым» әсәре буенча куелган спектакльне китереп үткән. Андагы Сабан туе күренешен этнографик охшашлык белән түгел, картина кебек бик тере иҗат иткән, ди. Бу мисал кызык тоелды. Ник дигәндә, «Башмагым»ны әле яңа гына Г.Камал театрында сәхнәләштергәндә, театр әһелләре, әсәр академия театрында беренче тапкыр куела, дип белдерде. Баксаң, спектакль моңа кадәр
сәхнәләштерелгән булган, Ә.Тумашев аңа декорацияләр иҗат иткән. Галимә премьераның ТАССРның 10 еллыгы исемендәге мәдәният йортында булуын да ачыклаган. Тик кайсы коллектив куйган «Башмагым»ны? Менә шундый четерекле мәсьәләләргә килгәндә, фәннең әһәмиятен тирәнрәк аңлыйсың, театр музееның булмавы җәһәтеннән тагын бер тапкыр көрсенеп куясың.
Спектакльләр дә бизәп, пейзажлар да иҗат итеп, ничек барысына да өлгергән икән рәссам? Моннан тыш, унбиш ел дәвамында Рәссамнар берлеге идарә әгъзасы буларак, республикабызда сәнгатьне үстерү эшендә катнашкан, унбер ел рәис вазифасын башкарган. Бу уңайдан тагын бер кызыклы мисал китереп үтү урынлы булып. Әнәс аганың рәислек вакыты – 1976 дан алып 1986 елга кадәр. Ул елларда партиягә кермәгән кеше ничек Рәссамнар берлеген җитәкли алды икән? Хәер, җай чыккан саен Ә.Тумашевка партиягә керү
кирәклеге турында искәртәләр. «Мин әле әзер түгел», – дип хәйләкәр җавап кайтара торган була рәссам. «Партия кушканны гына үтәп, ләббәйкәгә бии торган кеше түгел мин», – ди эченнән генә. Ул гына да түгел, Ә.Тумашев Югары Совет депутаты итеп сайлана, Казан шәһәр советы халык депутаты була. Унбиш еллап Казан сәнгать училищесында укыта. Аның шәкертләре үзләре бүген республикабызда күренекле рәссамнар буларак билгеле. Шуларның берсе, Әлфия Җәмилова, мәсәлән, Камал, Тинчурин, Казан яшь тамашачы театрында
спектакльләргә сәхнә бизәлешләре, костюмнар иҗат итте, каюлы күн сәнгатен өйрәнеп, В.Суриков институтының берара эшләп алган Казан филиалында бу һөнәрне яшьләргә өйрәтте. Сәхнә бизәүче рәссам Рәшит Газиев
соңгы көннәренә кадәр Камал театрында иҗат итте. Наилә Кумысникова каюлы күн остасы буларак танылды. Фәридә Хәсьянова – танылган график, китаплар бизәүче рәссам. Фәридә ханым китапны тәкъдим итү чарасына килеп, остазы турында бик җылы сүзләр әйтте. «Тыштан кырыс күренсә дә, күңеле йомшак иде», – диде. Күңеле йомшак булмаса, шулкадәр нечкә, хисле пейзажлар иҗат итәр идемени?! Республикабызда әйдәп баручы рәссамнарыбызның берсе Мәхмүт Ваһапов та Әнәс Ибраһим улын сагынып искә алды. Талантлы артистларыбыз Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Дания Нурлы рәссам портретына штрихлар өстәде. Милли музей хезмәткәре Светлана Шамгуллина тагын бер кат Ә.Тумашевның республика сәнгатенә керткән зур өлешен шәрехләп үтте. Әнәс ага Рәссамнар берлегендә яшьләр секциясенә нигез салган, ул берлекне җитәкләгән елларда театр секциясе гөрләп эшләгән. Республикабызда гамәли-бизәү һәм монументаль-бизәү сәнгатьләрнең үсеше дә нәкъ менә Ә.Тумашев җитәкче булган елларга туры килгән. Әнәс Ибраһим улы Рәссамнар корылтаеның берсендә ачык һавада агач архитектурасы музей комплексы булдыру кирәклеген әйткән була. Шул вакытта аның сүзен
тыңлаган булсалар, бүген Казаныбызның йөз-сурәте бәлки бөтенләй бүтән булыр иде ..
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА