Журнал «Безнең мирас»

Кояшлы рәссам

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыс­ка вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга,үзен мәңгеләштерергә тели, һәрдаим шуңа омтыла.Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев та шундый илаһи затларның берсе.Аның иҗаты безне галәм киңлекләренә сәяхәткә дәшә сыман. Ходай аңа сәләтне мулдан биргән. Рәсемнәренә карап сокланмаска мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, матурлык нурлары чәчеп тора, табигатьнең үзе кебек үк чын, тыйнак. Мул, җылы буяулар белән сурәтләнгән картиналарына дөньяның әллә нинди гамь-гыйбрәтләре, сабыйларча самимилек,үзәк өзгеч моң-сагыш сыйган.
Мадияр Хаҗиев тумышы белән Саба районы Керәнле авылыннан. 1976 елда, Казан сәнгать көл­лиятен тәмамлагач, Чаллыга эшкә юллама ала. Шул елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул биредәге сәнгать мәктәбендә балаларга рәсем ясау сабаклары бирә. Яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләүче рәссам, ислам декоратив сәнгате үрнәкләрен заманча нәфис-эстетик йолалары белән бәйләп, этник авангард стилендә иҗат итә. Ул үз иҗатында халык фольк­лорына, милли йолаларыбызга еш мөрәҗәгать кыла. Туган ягына булган мәхәббәтен Мадияр Хаҗиев табигать һәм кеше образлары аша сурәтли. Аның шулай ук тарихи үткәнебез, төрки дөнья һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы эшләре дә гаҗәеп бай итеп тудырылган.
Иҗатчының шактый эшләре Татарстан сәнгать музеенда, «Хәзинә» галереясында, Казандагы Габдулла Тукай, Максим Горький музейларында һәм башка бик күп музей-галереяларда саклана. Төркия, Италия, Алмания, Америка, Канада кебек илләрдәге шәхси тупланмаларда да аның күңел җимешләре бихисап.
«Авыл табигате, авыл тематикасы, үзебезгә гәнә хас милли төсләр – барысы да келәм, намазлыклардан, ашъяулык, күлмәк бизәкләреннән яңара», – ди кылкаләм остасы Мадияр Хаҗиев. – Мондый үзенчәлекле милли төсләр танылган рәссам Бакый ага Урманчеда бик мулдан. Аның иҗаты һәрчак яктылыкка өндәп тора». Үзенең остазы итеп тә иң элек Бакый ага Урманчены саный ул.
Рәссам төрле темаларга иҗат итә, мәңгелек кыйммәтләрнең югалуына, кеше гомеренең кадерсезлегенә, күңелләрнең торган саен тупаслана баруына борчыла. Кешеләрне үз гамәлләре турында уйланырга чакыра.
Майлы буяулар белән иҗат итәр­гә яраткан кылкаләм остасының шәмаилләре дә байтак. Тамашачыны иман нуры белән дә нурландыра, матурлык дөньясына алып керә ул. Һай, нинди тылсым, нинди серләр яшеренгән аларда! Игътибар белән күзәтә генә бел!..
Ә инде шигьрият патшасы – Габдулла Тукайга багышланган тулы бер картиналар циклын тудырганда автор үзен дә шул чорга кайткан итеп күрә булса кирәк. Аның «Очрашу», «Тукай һәм без», «Тукайның балачагы» кебек картиналарына карап кемнәр генә сок­ланмас! Тикмәгә генә автор: «Тукай – безнең өчен ачылып бетмәгән якты образ, иҗат иткәндә мин үземне икенче галәмгә күчкәндәй тоям», – димидер.
Рәссамның шагыйранә җаны һәрчак эзләнүчән, ашкынучан. Аның тормышында илһамлы мизгелләр кабатланып тора. Хисси тойгылары кайчак яшен кебек бер балкып ала да күздән югала, ә кайчак кояшның үзе кебек күңел күгендә байтак эленеп тора. Аңа тиз күнегәсең, әле бик озак сүнмәсен аңлыйсың. Хыялны чынга ашыру өчен вакыт чиксез кебек тоела. Кылкаләм остасы Мадияр Хаҗиевның иҗатында кояш нурлары мәңгелек бугай – «Кояшлы иртә», «Авыл читендә», «Моң», «Әбиемә», «Болгарда яз» кебек иҗат үрнәкләре һәммәбезне дә иркәли, наз­лый... ерак гасырларга дәшә...
Сабый чакта тәпи йөргән чирәм­лекләр, бәрәңге бакчалары, челтер чишмәләр, нурлы авыл өйләре күңелдән китеп тормый, китеп тора алмый да! Әйе, кеше табигать белән гел бергә. Ул табигатьтән төсләр җыя-җыя гүзәллеккә омтыла, сабырлыкка өйрәнә. Табигать – кешене, кеше дөньяны бизи. Син дә, кылкаләм остасы, шушы бергәлекне тулыландырып иҗат җимешләрең белән тамашачы күңелендә матурлык хисләре уятасың. Ялантәпи йөргән чирәмнәр төсен, әле генә чапкан печәннәрнең хуш исен оныттырмыйча, туган як табигатенең кадерен белергә, көмеш сулы елгалар, күлләр, саф сулы чишмәләрне яратырга өндисең. Олы иҗатың өчен рәхмәт сиңа!..
Юкка гына Халык рәссамы, Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданины исемен йөртмисең син. Бер мәктәптән чыккан ике иҗатчының Халык рәссамы исемен йөртүе дә сирәк күренеш. Сез дустың Мөдәррис Минһаҗев белән Саба районының уңдырышлы туфрагында туып үскән ике олпат иҗатчыбыз бит. Син юкка гына, Сабаның табигате дә, кешеләре дә ихласлар, туган як, аның бәрәңге бакчалары әле дә төшкә кереп йөдәтә, димисеңдер шул. Әйе, безгә туган як, еракка киткәч сагындырыр өчен, олыгая башлагач сабый чакка кайтыр өчен кирәк тә!..
Иҗатчының шактый эшләре Татарстан сәнгать музеенда, «Хәзинә» галереясында, Казандагы Габдулла Тукай, Максим Горький исемендәге музейларда һәм башка бик күп музей-галереяларда саклана. Төркия, Италия, Алмания, Америка, Канада кебек илләрдәге шәхси тупланмаларда да аның иҗат эшләре шактый. Ә бүләк иткән әсәрләре әллә ничә дистәләр белән исәпләнә. Кулларыңнан куан дими, ни диярсең мондый юмарт, ихлас иҗатчыга!..

Теги: Дания Гайнетдинова Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру