Киң күңелле, көләч йөзле
Көр һәм киң күңелле, көләч йөзле Айзирәк Альберт кызы Мостафина узган ел Түбән Каманың «Ел рәссамы – 2024» бәйгесе нәтиҗәләре буенча «Сынлы сәнгатьтәге эксперимент» номинациясендә җиңеп чыкты. Бу әңгәмәбездә талантлы рәссамыбыз үз иҗаты хакында бәян итә.
– Айзирәк ханым, соңгы елларда авырып китсәгез дә, иҗатны ташламыйсыз...
– Әйе. Чөнки иҗат итү миңа чиста һава, кислород кебек кирәк бит! Чирем аркасында кислородлы концентратордан файдаланам. Әлеге җайланма унбиш килограмм авырлыкта, электр тогына тоташып эшли, шул сәбәпле өйдә генә утырырга туры килә. Балачактан ук иҗатның төрле төрләренә омтылдым: рәсемнәр дә ясадым, җырларга, биергә дә яраттым... Иң беренче төсле карандашларны әни бүләк итте. Миңа – 4 яшь чамасы, апама – 6, сеңлемә 3 яшь иде. Карандашларны беренче күрүем булгандыр инде, аларга сөенүләремне сүз белән сөйләп аңлатырлык та түгел. Без, өч кыз бала, шуларны бер көн эчендә ипи кисә торган пычак белән очлап бетердек. Көне буе рәсем ясадык. Кичкә таба карандашлардан кыска кисәкләр генә калды. Әни безгә карандашларны көн саен ала иде шул чакларда. Без өчебез дә рәсемнәрне бик оста итеп ясый идек. Тик рәссам булуны мин генә сайладым. Эрмитаж музеен да 8 яшемдә үк күрдем. Әлбәттә, анда мине әти-әти алып барды. Әниебез үзенең Эрмитаж директоры М.Пиотровский белән хат язышканы хакында да сөйли иде. Әни андагы картиналарның репродукцияләрен почта аша ала торган булган, ә хатында М.Пиотровскийдан аларның эчтәлеге турында сорап язган. Һәм ул да әнигә җавап хаты юллаган. Әни, картина репродукцияләре тупланган альбомны кулына алып, безгә алар хакында еш кына сөйләп тә утыра иде. Үземнең исә, үсә төшкәч, йә артистка, йә табиб буласым килде, тик тора-бара фикерләр үзгәрде, рәсем ясарга яратуым җиңеп чыкты,
башка һөнәрне сайладым. Казан дәүләт инженерлык-төзелеш институтында архитектура факультеты барлыгын белеп, шунда укырга кердем. Шушы институтта архитектор булырга укучы Ренат Мостафин белән гаилә коргач, без Чабаксарга киттек. Укуымны Чуаш
дәүләт педагогика институтында дәвам иттем. 1988 елда Түбән Камага күчендек. 1992 елга кадәр 7 нче мәктәптә рәсем дәресләрен алып бардым, бу мәктәп сыйныфларында утыз җидешәр укучы укыды, сыйныфлар да күп иде, эшем бик авыр барды, көн дә кайтып елый
идем. Шулай да бирешмәдем. Шул мәктәптә үк, мөмкинлекләр бик булмаса да, яңа программа буенча эшләдем. Балалар да үземне ярата иде. Кайчак аларның эшләрен төнгә чаклы күргәзмә итеп элә идем. Мин үз эшемнең фанаты булдым. Ә менә 1992 елда 2 нче татар
гимназиясенә күчкәч, җиңел сулыш алдым. Сынлы сәнгать буенча академик Б.М.Неменский методикасын кулланып ныклап эшләдем. Гимназиябез каршында кече һәм урта сыйныфлар өчен ачылган сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать студиясенә яраклы үз авторлык программаларымны да төзедем, шундый ук программаны олы сыйныф укучылары өчен дә булдырдым. Методик хезмәтләрем өчен башта – укытучы-методист, аннары «Өстәмә белем буенча югары квалификацияле сынлы сәнгать укытучысы» категориясен алдым.
Шулай бар көннәрем гимназия эшчәнлегендә актив катнашу белән үтте.
Ирем гаиләдән киткәндә бик авыр чор кичердем. Ике балабызның үсмер чаклары, ә төпчек кызым, гомумән, карында иде әле...
Миләүшәне тапкач, гимназиядән киттем. Кызым белән өйдә һәр көн рәсем ясадык. Тора-бара таныш-белешләр бу турыда белеп алып, үз балаларын да китерә башладылар. Чөнки гимназиядә эшләгән дәвердә минем яхшы укытучы булуым бик күпләргә мәгълүм, мине гел
мактыйлар иде. Берзаман өйдә кырыклап бала җыелды. Сыймый башладык. Мин иҗат мәктәбе ачтым, клубка директор булып күчтем. Балаларның иҗатын һәрвакыт күргәзмәләр ачып, халыкка күрсәтә килдем, аларның күңелләрен үсендердем. Өч күргәзмәбез Казандагы
«Эбиволь» оешмасының күргәзмә залында, Б.Урманче музеенда узды. Ул заманда әле Флора ханым Урманче исән иде. Ул безне үзенә кунакка алып барды. Көтүебез белән аңа кереп, чәйләр эчеп кайттык. «Әлеге рәсемнәрдән никадәр төсләр, никадәр яктылык, шатлык
бөркелә! Узганнарга әйләнеп кайтып, балачактагы рухи чыганагыбызны чиста итеп саклый алганбызмы икән, дип тә уйландырырлык күргәзмә бу!» – дип үз сокланулары хакында язганнар иде шул көннәрдә күргәзмәгә килүчеләр. Балалар белән эшләп кенә матди якны
җиткезеп булмады, әлбәттә. Уйлый торгач, зурлар өчен дә «Синдә дә рәссам яши» дип аталган кыска укыту курсын төзедем. Шөкер, балаларым Ирек, Гүзәл һәм Миләүшә яхшы шәхесләр булып үсеп, башлы-күзле булдылар, инде биш оныгым да бар! Үз иҗади хезмәтләремә мин соңрак алындым. Чөнки беренче чиратта мин барыбер укытучы булып калам. Бу һөнәр миңа кан буенча, ун буын ата-бабалардан, әти-әнидән бирелгән.
Әүвәл «Айзирәк» балалар рәсемнәре галереясы сайтын эшләтеп җибәрдем, шәһәр балалары рәсемнәре бәйгеләрен оештыруда актив катнаштым һәм 2003 елдан гына балалар рәсемнәре янәшәсенә үз әсәрләремне дә элеп куя башладым. Шуннан соң тиз арада Чаллы,
Түбән Кама, Казан, Лениногорск, Азнакайда оештырылган күмәк күргәзмәләрдә катнашырга чакырулар алдым. Беренче шәхси күргәзмәм 2013 елда Чаллы картина галереясында оештырылды. Аннары 2015 елда – Түбән Кама шәһәре музеенда, 2016 елда Саклау-
баш урта мәктәбендә, калганнары Чаллы үзәк китапханәсе галереясында, ТР халык рәссамы Ә.Фәтхетдинов музеенда, Кама Аланында һ.б. урыннарда ачылды, 12 ел эчендә 10 шәхси күргәзмәмне оештырдым.
...Гаиләдә әти-әнигә өч кыз, ике малай үстек бит без. Сарман районының Саклаубаш авылындагы нигез-йортыбызга әле дә еш кайтабыз. Ул яклар күңелле, янәшәдәге Батыртау аталышы да риваять белән бәйле: кайчандыр бу тирәдән бер дәү баһадир узган, ул
чабатасын салып, аның эчендәге тузанын селкегән дә ары киткән, ә тузан-балчыктан зур тау өелеп калган, имеш. Биредәге табигать күренешләрен теләп ясый идем. Узган ел тәмамлаган эшем: «Кыр чәчәкләре» һәм «Шайтан чокыры» дип аталган диптих. Алар да бәхетле балачак хатирәләрем белән бәйле. Табигать хозурлыгын кечкенәдән бирле аңлыйм, чөнки әти-әни, Алабуга дәүләт педагогика институтыннан соң, Урал ягындагы бик ямьле җиргә – Шөкер авылына укытырга юлланганнар, мин шунда туганмын. Шушы як татарларының «Кайтмадың кый, килмәдең кый, җаннарымны кыйдың кый» дип җырлаулары да истә калган. Авыл Түтекәчтау, Елантау һәм башка таулар белән уратып алынган, шомыртлы, камырҗимешле, карлыганлы, бөрлегәнле әрәмәләр... балыклы Уфа елгасы да агып ята, ә елга артында инде чын тайга башлана иде... Әнием Әлфа Мирза кызы география, биология дәресләрендә мәктәп балаларын да, безне, кечкенә кызларын да, еш кына табигатькә алып чыга иде. Шул җирләрнең матурлыгы әле дә күңелем түрендә. Мәктәп артындагы тау язын күгәрчен күзе дигән чәчәкләрдән зәңгәрсу төскә керә иде. Күгәрчен күзләрен мин инде бу як болыннарда да таптым. Шушы яраткан чәчәкләрем сурәтләнгән берничә натюрмортым бар. Соңгы вакытта төрле пастель кулланып иҗат итәм.
– Бу сынлы сәнгать һәм графика арасындагы ысул сезгә нинди үзенчәлекләре буенча якын? Пастелист-рәссамнар Татарстанда күп димәс идем..
– Мин җетерәк төсләрне, майлы буяуларны яратам, тик миңа хәзергә алар белән ясарга ярамый. Исләре зыянлы. Шул сәбәпле, майлы буяуларга якынрак булган майлы пастельгә күчтем. Майлы пастель дә майлы буяулар кебек үк куе төсләрдән гыйбарәт. Ничарадан
бичара дигәндәй, әкренләп шушы ысулга өйрәнеп киләм. Бу ысул белән ясауны тора-бара бик яраттым. Ул бик кызыклы, төсләрне дә үзара кушып вакыт уздырып утырмыйсың. Палитрада – йөзләгән төс, яса да яса...
Моннан кала, җәйләрен үзле балчыклы өслекләргә чәчәкләр, яфракларны батырып алып, барельефлы скульптуралар иҗат итәм, эбру, монотипия ысулларын да еш кулланам. Монотипияле эшләрем ни өчендер Габдулла Тукай әкиятләренә барып тоташа. Тегү эшен дә яшь чактан ошаттым. Безнең әни Сабантуйга, Яңа елга төн чыкканчы өчебезгә өч күлмәк тегеп куя иде. Шундый ук оста буласым килгәндер инде. Зәвыклы, матур итеп киенергә дә яраттым. Бәхетемә, педагогика институтында безне хезмәт укытучылары булырга да әзерләделәр, тегәргә өйрәттеләр. Шуннан соң күп еллар дәвамында күлмәкләрне үземә үзем тегеп кидем. Соңгы елларда татар милли киемле курчаклар тегүгә дә алындым. Хәзер менә йон бияләйләр басуга төшенәм. Иҗатымда коры һәм дә майлы пастельләр, майлы, акрил буяулар, каләмнәр кулланам. Якыннарымның, әти-әнием, балаларым, оныкларымның портретларын булдырдым. Әнием портретларын үзе исән чакта ясарга җитешкәнем өчен дә куанам. Ул һәрчак шат
күңелле иде, олыгайгач бакча эшләре белән шөгыльләнде, кышын безгә бияләй, оекбашлар бәйләде, китап укырга яратты, балаларыбызны карашты, ярдәм кирәксә, ялт кына юлга чыга да, алтмыш-йөз чакрымны үтеп, килеп тә җитә иде. Тарихны ныклап өйрәнде, көндәлек дәфтәрләр алып барды. Кайчагында шигырьләр язды. Менә шуларның берсе:
Күкнең зәңгәр ефәк чыбылдыгы
Ак болытлар белән чигелгән.
Май кояшы алтын нурлар коя,
Бик ерактан, галәм түреннән.
Урман эчләрендә уйсулыкта
Кар сулары калган күл булып,
Ак каеннар күлне көзге иткән
Яшел бөркәнчекләр ябынып.
Безнең әни гениаль шәхес иде. Аның феноменаль хәтеренә ис китә иде. Ул уйландырырлык эчтәлектәге автобиографик повестен да язып калдырды. Аны татар һәм рус телләрендә нәшер итәргә булдык. Битләре үзем ясаган иллюстрацияләр белән бизәләчәк. Әти Альберт Фарукшин физика укытучысы, мәктәп директоры, совхозның партия комитеты секретаре булып эшләде. Ул бик яхшы җитәкче, укытучы да иде. Әти-әниебезне бик юксынабыз...
– Айзирәк ханым, иҗат эшләрегез кайсы бәйгеләрдә җиңделәр? Алар югары бәяләмәләргә лаек булганнардыр, әлбәттә?
– «Мәктәп бульвары»на багышланган өч пейзаждан торучы хезмәтем Түбән Каманың 55 еллык юбилее уңаеннан оештырылган шәһәр бәйгесендә II урынга лаек булды. Мин бит каладагы йортларны сурәтләмим, шушы Мәктәп бульварын, Тын аллеяны төрле ел фасылларында ясауга өстенлек бирәм. Әлбәттә, һәр көн ясарга өлгереп булмый, тик бер-ике көн ясамый калу да җанда канәгатьсезлек хисе тудыра. Сәяхәт итәргә ярата идем. Барган һәр җиремнән бер-ике картина ясап алып кайттым. Үзбәкстанга баруым аеруча да күңелемә кереп
калды. Ул бит әүлияләр иле икән, Бохарада гына да җиде әүлия яшәгән, диделәр! Бохарага баргач, дүрт көн буе туктамыйча еладым, ниндидер үзгә халәткә кердем, әйтерсең, күптән белгән үз йортыма кайттым! Кызганыч, Бохара картиналарын саттым. Акча кирәк
булды. Мин, гомумән, картиналарымны сату яклы түгел. Чөнки күп ясамыйм, эшләремне кабатламыйм. Хатын-кызның бала карыйсы, ашарга пешерәсе һәм башка мәшәкатьләре дә күп. Әсәрләремне күргәзмәдә күрсәтүне кулайрак дип табам. Күргәзмә өстәлләренә
куелган бәяләмәләр дәфтәремне кулыма алгалыйм. Куандырырлык сүзләр язылган анда, мәсәлән, Санкт-Петербургның танылган рәссамы Роберт Миф мондый фикерен җиткергән: «Сезнең нәфис, лирик, тирән ярату хисе белән иҗат ителгән пастель әсәрләрегез
беркемне дә битараф калдырмый, колоритлары буенча гаҗәеп, композицияләре буенча матурлар һәм белемгә таянып төзелгәннәр! Сез үзегез дә кызыклы, тирә-юньдәге кешеләрне яратучы шәхес, бу әсәрләрегез аша да яхшы сиземләнә». Түбән Кама рәссамы Галимҗан
Гарипов исә: «Алар – җанлы һәм, гүя ки, күңелдәге ниндидер тирәнлекләрне ачып, һәркем белән шәхси әңгәмә коралар! Шушы рухта дәвам итегез!» – дигән теләген белдергән. Талантлы осталарның иҗатыма карата булган фикерләре минем өчен аеруча да кадерле.
– Сез бит әле моңа кадәр татар халык җырларын да башкаргансыз?
– Балачактан ук җыр сәнгатенә гашыйк дигән идем инде... Татар җырларын баянга, тальян гармунга кушылып җырладым. Гимназиядә укыткан чакта эштән соң «Нардуган» ансамбле репертицияләренә чаба идем. Хор белән дә җырладым, солист та булдым. Һәр ял көнендә диярлек концертлар куйдык. Моңа кадәр мәктәп сәхнәсендә дә, студент чакта «Студент язы»нда да татар җырларын гына җырлый идем. Ирем киткәннән соң җырламый башлаганмын икән. Менә хәзер тагы җырлаштырам әле, алар үпкә эшчәнлеген дә яхшырата.
– Француз шагыйре П.Буаст: «Алар белән сөйләшеп алу яхшы китапка торырлык затларны һәм дә укыганда философлар белән әңгәмә коруга торырлык китапларны гына эзләгез» – дигән. Сез тормышыгыз хакында шулкадәр җылы итеп сөйлисез, мөгаен, үзегез дә автобиографик китап язасыздыр әле?
– Әйе. Соңгы ике-өч елда хикәяләр язам, алар шулай ук үз балачагым, мәктәп елларым турында да. Киләчәктә, бәлкем, китап итеп тә
бастырырмын, иншәАллаһ!
– Айзирәк ханым, әңгәмәбез өчен зур рәхмәт! Бар максатларыгыз да тормышка ашсын!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА