Илһам – күңел канаты
Мин тауларга гашыйк, алар мине
Иңнәренә кадәр күтәрде.
Тауларыма булган мәхәббәтем,
Сагынуым белмим, бетәрме?
Ерак Себердә дә үз иттеләр,
Шөгердә дә таулар янәшә.
Горур таулар миңа илһам өсти,
Кыя таулар мине яшәртә.
Әйе, әлеге шигырь юллары рәссам Мансур Закировның күңел халәтен, яшәешен һәм иҗат дөньясын берникадәр күзалларга мөмкинлек бирә сыман.
Шөгердә туып, бүгенге көндә дә шунда яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Салих улы Закиров Лениногорск каласындагы музыка-сәнгать педагогика училищесын тәмамлап, бүгенге көндә дә үз туган ягына тугры калып иҗат итүче рәссамнар арасында, ихтимал, бердәнбердер. Дөрес, заманында ул ерак Себердә,Чукотка, Магадан, Хабаровскида да яшәп ала. Акча кытлыгы гына түгел, Рокуэлл Кент картиналарында һәм Джек Лондон хикәяләрендә тасвирланган ерак Төньяк тынлыгы, ап-ак, чиксез киңлекләр, зәһәр өермәләр, куе томаннар дәшә рәссамны. Шул кырыс табигатьне күрәсе килү уе әйдәкли аны Себер якларына. Диңгез ярында дулкыннар шаулавын, акчарлаклар тавышын тыңларга ярата ул. Табигатьнең күз ачып-йомган арада әллә ничә төскә кереп үзгәрүен тизрәк ап-ак киндергә иңдереп калыйм, дип кулыннан кылкаләмен төшерми Мансур абый. Төньякның, башлыча Чукотканың табигатен, гади күз белән күреп булмаган әкияти гүзәллеген, шул мохит экзотикасын оста, сәнгатьле, ачык итеп сурәтли ул. Шунда иҗат иткән әсәрләрен беренче тапкыр 1982 елда Анадырь шәһәрендә шәхси күргәзмәсендә Себер халкына тәкьдим итә. Ә 1985 елда исә, Владивосток шәһәрендә «Ерак Көнчыгыш» дигән төбәкара күргәзмәдә катнаша. Мәгьрур тауларның көч-куәте, рәссамның кылкаләме аша гәүдәләнеп, тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп иҗат ителгән. «Анадырь култыгы өстендә иртә», «Колыма көзе», «Диңгез киңлекләре» кебек картиналар – нәкь менә шундыйлардан.
1989 елда Мансур Закиров туган ягы Шөгергә әйләнеп кайта һәм үз әсәрләрендә туган як табигатенең матурлыгын тасвирлый башлый. Ел фасылларының гүзәл бизәкләре, мәһабәт таулар, урман, болыннар, су буенда балыкчы картны көткән көймәләр, төнге ай, офыктан күтәрелеп килүче кояш һәм башка бик күп образлар һәммәсе дә җанлы, тере... Әйтерсең лә, алар тамашачыга нидер пышылдый, сер сөйли. Һәр иҗат эше үзенә тартып тора. Авторның үз иҗатына, Табигать-анага һәм тормышка гашыйк икәнлеген тоемлыйсың.
Рәссамның туган як табигатенә мәхәббәт белән өретелгән сәнгать әсәрләре берничә тапкыр «Зур Идел» күргәзмәләрендә дә катнаша. Күп кенә әсәрләрен Чукоткадагы Анадырь төбәк музее, Владимир-Суздаль музей тыюлыгы, «Казан» милли-мәдәни үзәге сатып ала. Байтак картиналары Канада, Аляска, Югославия, Германия, Италия кебек илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.
«Кышкы томан», «Тын иртә», «Язгы кар илендә», «Туган як күренешләре», «Шөгердә аяз көн» кебек картиналары исә үз туган табигатенә дан җырлавын дәлилли сыман.
Әйе, кылкаләм остасы Мансур Закиров гомере буе тауларга гашыйк.Ул хәтта альпинистлар төркеме белән берничә тапкыр Памир тавына да күтәрелә. Тауларны тасвирлау аның иҗатының зур өлешен тәшкил итә. Шуларда ул таң атуын, кояш баюын, күк гөмбәзенең чиксезлеген киңдергә иңдереп калырга җай да таба. Рәссамның кичке шәфәкъне, томанлы көнне тасвирлаган картиналары күңелне аеруча иркәли. «Мин үзем иң нәзек кылкаләм белән эшләргә яратам» – ди Мансур абый. Шуңадыр да аның эшләрендә элеккеге осталарның иҗат чалымнарын тоемларга була. Мансур Закиров иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Табигатьне сурәткә төшерү гаҗәеп осталык һәм сабырлык сорый. Ул картиналарын үзенчәлекле, таулар, елгаларны чынбарлык итеп иҗат итә. Боларның һәрберсендә кабатланмас осталык, фикер һәм рәссамның күңел җылысын тоясың. Майлы буяу белән иҗат ителгән әсәрләр тамашачыларны гына түгел, сәнгать белгечләрен дә сокландыра. Аларда авторның рух ныклыгын,туган як табигатенә булган сак карашын тоясың. Очсыз-кырыйсыз дөньяны биниһая көчле сәнгате белән колачлый алган рәссам ул Мансур Закиров. Табигать-анага җан өрә алу – үзе зур осталык!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА