Дала рухлы рәссам
Без ат образының сәнгати интерпретациясен нинди генә формаларда күрмибез! Ул – динамика, грация, көч, хөрлек символы да, стильләштерелгән сурәт тә, халыкларның генетик хәтерендәге бер билге дә... Менә Башкортстанның талантлы рәссамы, төгәлрәк итеп әйткәндә, рәссам-иппологы Гөлшат ЗАКИРОВА иҗатында да – бары тик мәһабәт, горур һәм матур ат сурәтләре! Гөлшат Сәрвәр кызының әсәрләре, нигездә, күргәзмә залларының үзәк өлешенә үк элеп куела һәм сәнгать сөючеләр рәссам ханымның хезмәтләрендәге тирәнтен мәгънәләрне барларга керешә. Ә аның нибары «Чемпионнар» әсәре генә дә аларга никадәр позитив энергия өсти! Әңгәмәбезне дә шушы «Чемпионнар»дан башлыйк әле!
– Гөлшат, сез әлеге әсәрегезне күптән иҗат иттегезме?
– Юк. Мин аны 2024 елда гына ясадым. Ул Башкортстан Рәссамнар берлеге юбилеена багышланган күмәк күргәзмәдә генә экспозицияләнде әле. Залга аның белән бергә «Айгыр» дип аталган эшем дә эленде, ул шулай ук күләмле әсәрләремнең берсе. Тамашачылар аларга игътибарлы булды. Гомумән, иҗатымда атлар, авыл мохите, халкыбызның гореф-гадәтләре төп темаларым булуы күпләргә мәгълүм инде.
– Сезгә Х сыйныфта укыган чакта ук Башкортстанның «Сәләтле балалар» фонды тарафыннан Кирилл Дегтярев истәлеге премиясе тапшырылган. Аңа нинди уңышларыгыз өчен лаек булган идегез?
– Бу премия бездә елга бер тапкыр һәм нибары ике мәктәп баласына гына тапшырыла. Ул елны мин Уфаның К.Ә.Дәүләткилдиев исемендәге гимназия-интернатында укый һәм андагы укучылар арасында иң сәләтлеләрнең берсе булып санала идем, шуңа күрә безнең гимназия-интернат укучылары арасыннан әлеге премиягә мине лаек дип таптылар. Тулы һөнәри белемгә илтүче тәүге базаны шунда тупладым. Гомумән, К.Ә.Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернаты сәләтле балаларга күпкырлы белем бирә, без дә XI сыйныфлы гомуми урта белем алдык һәм шул ук вакытта нинди генә иҗат нигезләренә төшенмәдек! Академик сынлы сәнгатьне өйрәнеп, йөзләрчә, меңнәрчә рәсемнәр ясадык, агач эшләнмәләрне бизәкләр белән ямьләдек, батик, гобелен эшләнмәләр ясарга, бию сәнгатенә дә өйрәндек, тегү машиналарында киемнәр тектек. Анда 1997-2004 елларда бик тырышып укыдым, чөнки рәссам һөнәрендә генә булачагымны ачык аңлый идем, нәтиҗәдә, гимназия-интернатны алтын медальгә тәмамладым.
– Һәр рәссамга да диярлек моңа кадәр яшәгән, иҗат иткән яки бүгенге иҗатчыларның әсәрләре ошый. Ә сез кайсы рәссамнарның иҗатларын аеруча да үз итәсез?
– Мондый мөхтәрәм шәхесләр иҗатына уку чорымда ук тап булдым. Болар: гимназия-интернатта белем биргән остазым, рәссам Җәлил Әхмәт улы Сөләйманов һәм бераз соңрак, инде академиядә укыткан мөгаллимебез, рәссам-график Камил Гобәй улы Гобәйдуллин. Алар – Россия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары дәрәҗәсенә ирешкән затлар. Ни кызганыч, Камил Гобәй улы инде вафат. Ул безгә еш кына: «Басма графиканың интеллектуаль планкасы һәрчак югары булырга тиеш», – дип искәртә иде. Мин аларның бар хезмәтләрен дә бик ошатам һәм аларның иҗатыма уңай йогынты ясауларын яхшы аңлыйм. Ә соңгы араларда күренекле график, каллиграф, Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдиновның кәгазь коеп ясау техникасы белән бәйле этник әсәрләренә гашыйкмын. Һәм, билгеле инде, Башкортстанның академик сынлы сәнгатенә нигез салучылар Касыйм Дәүләткилдиев, Александр Тюлькин, мәшһүр рәссамнарыбыз Александр Бурзянцев, Әхмәт Лотфуллин, Рәшит Нурмөхәммәтов әсәрләре дә күңелем түрендә. Без аларның төгәл, югары дәрәҗәдәге композицияләре буенча әле дә әһәмиятле гыйлем туплыйбыз. Тик соңгы елларда, ни кызганыч, кайбер яшь иҗатчыларның композицияләр турында бик озаклап уйланып утырасылары килмәве, күпләренең бары пейзажлар язуы, портретлар ясаучылар саны азаю да күзәтелә.
2004 елда Уфадагы Заһир Исмәгыйлев исемендәге дәүләт сынлы сәнгать академиясендә яңа факультет – графика факультеты ачылачагы мәгълүм булды. Укытучыларымның берсе Наил Назиф улы Сөләйманов алдан ук: «Гөлшат, син шунда укырга кер, яхшы график булачагың билгеле бит инде!» – диде. Яңа факультетта нибары дүрт студент кына укый башладык. Алты еллык һәм шактый четерекле уку процессыбызда нәрсәләргә генә төшенмәдек! Техник яктан катлаулы иҗат төрләренә: офорт, лак техникасы, линогравюра, гравюра, эстамп, каллиграфиягә һ.б. өйрәндек, ә аларны әзерләү өчен караңгырак төстәге буяулар кулланырга, кәгазь битләрен офорт станогы аша күп мәртәбә уздырырга да кирәк булды, шуңа күрә дә башка факультет студентларыннан аерылып тора идем, кул бармакларымның еш каралып, юып та тиз арада бетмәслек буяуларга буялганы гаҗәп тә түгел иде... Ике студент, уку процессыннан туеп, академияне ташлады. 2010 елгы диплом эшен калган икебез генә якладык: мин һәм Роман Сәйфуллин. Роман хәзер дә рәссамлык өлкәсендә, укыта да. Анда да бик тырыштым, укуымны шулай ук кызыл дипломга тәмамладым, чөнки сәләт булу аз бит әле ул, графика сәнгатенең бар нечкәлекләренә төптән төшенмәсәң, сыйфатлы график әсәрләр ясау кыен булачагы көн кебек ачык иде. Моңа кадәр рәссам-график булу өчен бу юнәлештәге ике тармакны гына: кулдан ясалучы график рәсемнәр иҗат итү нечкәлекләрен һәм киң күләмле, тиражлы итеп әзерләнерлек сурәтләрнең ничек әзерләнүен өйрәнгәннәр. Без инде компьютер графикасына да яхшылап төшендек. Әмма уку чорында бер генә күмәк күргәзмәдә дә катнашмадык. Чөнки остазыбыз Камил Гобәй улы: «Сез башта бик төпле белем, тәҗрибә туплагыз, бик дөрес итеп ясарга өйрәнегез, шуннан соң гына эшләрегезне күргәзмә оештыручыларга тапшырырсыз», – дип кисәтә килде.
– Гөлшат, рәсем ясау сәләтегез
нәселдәндер?
– Мин 1986 елның 9 июлендә Дәүләкән районының Яңа Яппар авылында туганмын. Нәселебездәгеләр гади крестьян хезмәтендә булганнар. Әнием Халидә Халит кызы Имамбаева исә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Башлангыч мәктәптә әниемдә укыдым. Рәсем ясарга сәләтем әтием ягыннан килә. Чөнки әтием Сәрвәр Ягәфәр улы Имамбаев гомере буе зоотехник булып хезмәт куйса да, буш вакытларында агачтан беседка һәм башка шундый кирәк-ярак, эретеп ябыштырылган тимер эшләнмәләр ясарга һәвәс. Ул – гамәли сәнгать остасы, менә бу арада гына да агачтан аю сынын уйган әле. Әти-әнием рәссамлыкка сәләтем булуын күрде. Ә беркөнне әти газетадан балаларыгызны К.Ә.Дәүләткилдиев исемендәге гимназия-интернатында укыта аласыз дигән игълан да укыган икән, шуннан соң мине V сыйныфка Уфадагы шул
гимназия-интернатка илттеләр.
– Югары белем алганнан соң җитди иҗат юлыгызны башлап җибәрдегезме?
– Әлбәттә, иҗатымны дәвам иттем. 2013 елда Россия Рәссамнар берлеге сафына кабул ителдем. Остаханәм дә бар инде. Әмма иҗат итү теләге сүрелгән чакларым да булды. Укуымны тәмамлагач, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясенең дизайн бүлегендә өч ел студентларга рәсем сәнгатен укыттым. Аннары берничә ел Туймазы районында яшәп алырга туры килде һәм андагы «Укучы балалар йорты»нда шөгыльләнүче балаларны рәсем ясарга өйрәттем, алар шулай ук комлы анимация сәнгатен дә үзләштерде, мин алып барган бию түгәрәгенә дә бик теләп йөрделәр. Гаиләле булдым, улым Азат туды. Әмма гаилә тормышы озакка сузылмады... Үзчикләүле ел башланыр алдыннан гына яшел үләннәр белән каплап әзерләнә торган урам-парк сыннарын ясап карарга ният кылдым. Һәм шул чак академиябездә бергә укыган дустым Илдус Закировтан һөнәри киңәшләр сорадым. Илдус, талантлы скульптор буларак, төрле сыннар иҗат итү буенча бар сорауларыма да төгәл җаваплар бирә ала иде. Аның Уфада көнне-төнгә ялгап иҗат иткән чоры башланып киткән икән, Илдус, сәләтле рәссам булуымны белгәнгә күрә: «Иҗат эшләрем шулкадәр күбәйде, миңа хәтта бераз гына булса да булышлык сорала әле», – диде. Һәм мин, үтенечен кабул итеп, аның белән хезмәттәшлек итә башладым. Сын эскизлары буенча фикер алыштык, кайберләрен тиз арада бергәләп әзерләдек. Иҗади дуслыгыбыз бәхетле гаилә кору белән дәвам итте. Без ике бала үстерәбез, шөкер. Алар да җәмгыятебезгә файда китерүче сәләтле шәхесләр булып үсеп җитәрләр дип өметләнәбез. Азат инде мәктәп укучысы, бик яхшы җырлый, зур сәхнәләрдә чыгышлар ясый, күп җыр конкурслары лауреаты. Аңарда нәселебездән килүче сәләт бар, әтием бик яхшы җырлый. Кызыбыз Алинәгә өч яшь тулды, әлхәмдүлилләһ! Гаиләдә икең дә иҗатчы булу – ул бик уңай. Иҗатчы кайчак ясый-ясый арый, аның күзләренә эшендәге кечкенә кимчелекләр дә күренми башлый, шулчак зәвыклы һәм һөнәри белемле башка берәү читтән карап үз фикер-бәяләмәсен әйтеп куйса, бу яхшы фал инде, икеләнүләргә урын калмый. Без дә бер-беребезнең эшләренә тиз арада бәяләмә бирәбез, нинди дә булса аз гына кимчелек калса яки бераз үзгәреш кертү мөһим булса, тиз арада киңәшләшәбез. Илдус минем иҗатка да яңа сулыш өстәде, хезмәтләремне гел мактап тора, һәрчак җитди иҗатта булуымны тели. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтлемен! Иҗаттан бераз читләшә барган мәлемдә ул миңа сыннар ясап карау мөмкинлеген дә булдырды. Төрле сәбәпләр аркасында рәсем сәнгатеннән арып киткәннәргә нинди дә булса модельләр, сынчыклар әвәләп карарга да киңәш итәр идем. Шулчак рәссам үзенең пространстволы уйлау сәләтен тагы да арттырачак, күләмле форма, башка текстура белән тәҗрибәләр ясау күңелен шифаландырачак.
– Һөнәри уңышларыгыздан кайсыларын искәртеп үтәрсез?
– 2023 елда «Башкорт аты» Башкорт токымлы атлар халыкара фестиваленең пленэр рәсеме конкурсының I дәрәҗә дипломына лаек булдым. «Укчы» әсәрем дә Санкт-Петербургның дәрәҗәле конкурсында җиңде. Эшләрем 2023 елда республика Милли музеенда ачылган «Ат иле» күргәзмәсенә элеп куелды, анда илебездә яшәүче илледән артык останың хезмәтләрен күрергә мөмкин иде. Узган ел әсәрләрем «Дала рухы. Күчмә халык буыны» музейара күргәзмә проектына кабул ителеп, Уфа, Алабуга, Абакан, Ангарск, Киров, Махачкала, Мәскәү, Пермь тамашачылары хозурына да тәкъдим ителделәр.
– Атлар темасы иҗатыгызда кайчаннан бирле? Бу төр сурәтләрегез китап иллюстрацияләре булып та киткәннәрдер инде?
– Әлеге тема хакында сөйләгәндә балачагым истәлекләрен барларга туры килә, әлбәттә. Чөнки мондый әсәрләремдә субъектив уй-кичерешләрем чагылыш таба бара. Мин аларның барысын да йөрәгем аша үткәреп иҗат итәм.
Без үскәндә авылыбыздагы һәр йортта да диярлек атлар бар иде. Авылда атсыз яшәү авыр бит инде ул. Безнең йортта да һәрчак бер-ике бия булды. Бервакыт әтием бик матур алмачуар бия сатып алды. Аңа Мария дигән кушамат тактык. Аның яхшы токымлы юртак икәне дә аңлашылды. Аннан туган нәни колынга мин Буян дип дәштем. Аны инде үзем дә тәрбияләштем, иярсез атка атланып йөрү мине һич тә куркытмады, Буян белән кырларга чыгып, җилләр белән ярыштык. Буянның бик яхшы чабыш аты булачагы да аңлашылды, һәм әтием аны Сабан туендагы ат чабышында катнаштырырга булды. Әүвәл ярышта үзе катнашты, II урынны алды. Шуннан соң ярышта мине катнаштырырга ният кылды. Күрше бистә Сабан туенда
I урынны яуладым. Аннан соң әтием мине, V сыйныфны тәмамлаган кечкенә генә кыз баланы, шушы чабышкы атыбызга
утыртты да, авылыбыздан унбиш чакрымнан артык ераклыктагы Дәүләкәнгә чыгарып җибәрде. Берүземне. «Сабан туен ничек табармын соң?» – дигәч, әтием: «Юл буйлап алга таба бар да бар, кызым. Аннары күк йөзендәге зур шарны күрерсең, шул шарга карап бара торгач Сабан туе мәйданына барып җитәрсең», – дип аңлатты. Сабан туе мәйданын эзләп таптым. Ә анда инде ипподром атлары да җитезлектә көч сынашты. Мин бу ярышта да иң беренче булып килдем! Көзен, VI сыйныфта укый башлагач, беркөн әти минем яныма, Уфага килде. Атна азагы булып, без өйгә кайттык. Кайткач кына: «Буян юк инде», – диде. Ничек инде юк?! Мин әтиемнең бу авыр хәбәренә башта ышанмадым да. «Нигә инде шулай шаяртырга...» – дип тә әйтеп куйдым. Тик бу хәбәр чынбарлык икән. Буянны юашлыгы харап иткәндер дип уйлыйм хәзер. Ул ярышларда беренче килерлек ат булса да, холкы буенча үтә сабыр, юаш иде шул. Буянны угрылар ишегалдыбыздан урлап киткән икән. Бу 1998 ел иде. Шуннан соң дәү әтием Халит миңа тагы бер колын да бүләк итеп карады, тик ул инде Буян кебек булмады, үзем дә чабышларда башка катнашмадым. Буян белән төшкән фотоларым гына сакланып калды...
Атлар сурәтләре эшләремдә һәрдаим кабатлана. Күп рәссамнарга атлар ясау ошый, алар бит романтизм өсти, иҗатчы халкы ат гәүдәсенең анатомик үзенчәлекләрен, аларның холыкларын теләп тасвирлый. Әйтик, Илдус та бик ат җанлы. Ул да күп атлар сынландырды инде. Мин мондый әсәрләремне сыйфатлы кәгазь яки катыргыга күмер яисә пастель каләмнәр белән ясыйм. Ә менә бу арада әлеге теманы киндергә майлы буяулар белән дә сурәтли башладым әле. Академиядәге укытучыларым төс-төсмерләрне дөрес итеп сайлый белүемне графика факультетында укыган чакта ук искәрткән иде инде. Ул чакларда ук андый уку биремнәре булмаса да коры яисә майлы пастель каләмнәр кулланып ясалган рәсемнәрем күп булды. Яңа әсәргә алынганда аның гомуми концепциясе, тулы мәгънәсе хакында ныклап уйланам, хезмәтләремнең тамашачыларның күңелен яулап алуын телим. Мин үз һөнәремне бик яратам! Әмма гел рәсем ясауда, картина язуда булып, сәламәтлегемне какшатмыйм, йога белән шөгыльләнәм, йога күнегүләрен башкаларга да өйрәтәм.
Атлар белән бәйле иллюстрацияләрем бар. Аларның берише язучы Мәхмүт Сәлимовның «Башкорт аты» китабында басылып чыкты. Танышып сөйләшкәч, авылдашлар булуыбыз да ачыкланды. Мәхмүт Бакир улы бүгенге көндә гаиләсе белән Ростов-на-Дону каласында гомер кичерә. Әлеге сурәтләр махсус шул китап өчен ясалмаган да иде. Рәсемнәрем язучыга барып ирешкәч, ул миңа: «Сез боларны әйтерсең лә нәкъ менә минем китабым эчтәлегенә туры китерер өчен генә ясагансыз!» – дип куанды.
– Һәрчак бары тик атлар темасын алга этәргән рәссамнар һәр гасырда да булган, алар башка темаларга алынмаган да. Безнең гасырда да дәүләт ат заводлары һәм токым фермалары музейлары өчен затлы атларның парад портретларын ясаучы рәссамнар бар. Менә сез дә алдагы елларда анималистика темасында гына булырсыз төсле...
– Фикерегез белән килешәм. Чөнки бу тема балачагым белән бәйле бит, ә рәссамнарның күбесе һәрдаим сабый чактагы тәүге хатирәләренә таяна. Ат сурәтләреннән арыганым юк. Атлар белән бәйле сюжетларым, композицияләрем биниһая күп, аларның байтагы эскизларда әле. Әсәрләремнең берникадәре дәүләт музейларында, коллекционерлар тупланмаларында саклануы да дөрес сәнгати юнәлештә булуымны раслый.
– Гөлшат, ихлас әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт! Иҗатыгыз тагын да чәчәк атсын, уңышлар, җиңүләрегез белән бәйле куанычларыгыз арта гына барсын!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.
Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА