Журнал «Безнең мирас»

«Чын иҗатка әйләнеп кайттым»

🏷 Admin

Түбән Мактамада яшәп иҗат итүче талантлы рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Әхмәтовның картиналары төрле темаларны колачлый. Аның киндерләрендә без гади хезмәт профессиясе вәкилләрен дә, хис-хыял океанын үз иткән шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар портретларын, зәвыклы чәчәк бәйләмнәрен дә күрәбез. Рәссамнар да, күргәзмә тамашачылары да Рөстәм Мидхәт улының иҗатына бик югары бәя бирәләр.
– Рөстәм абый сез үз туган авылын, туган нигезен ташламаган рәссамнарның берсе икәнсез...
– Шулай килеп чыкты. Мин Әлмәт районының Түбән Мактама авылында 1951 елның 25 августында дөньяга килгәнмен. Әтием Мидхәт Яриәхмәт улы мәктәптә немец телен укытты. Бөек Ватан сугышы каһарманы иде. Әнием Чәчкә Шәрип кызы шулай ук укытучы
иде, гомере буе шул ук мәктәптә тарих дәресләрен алып барды. Абыебыз Илдар Казан дәүләт авиация институтын тәмамлап, инженер-электрончы булып эшләде, инде вафат. Бертуган апам Фәйрүзә – экономист. Әтиебез 1980 елда гүр иясе булгач, төпчек бала буларак,
әниебезне карар өчен, Түбән Мактамага күченеп кайттым. Җәмәгатем Галина да каршы килмәде. Һөнәре буенча ул – укытучы, биолог. Балаларыбыз иҗат кешеләре түгел, Сания белән Вероника – экономистлар, Светланабыз – өлкән шәфкать туташы.
– Рәссамлык өлкәсен мәктәп чорында сайладыгызмы?
– Әйе, яхшы ясый идем. Әлмәттә балалар сынлы сәнгать мәктәбе ачылгач та шунда укый башладым, сәләтле булуымны күреп, икенче сыйныфка ук алдылар. Беренче чыгарылыш булдык. Әлмәт урта мәктәбендә дә укырга туры килде, аннары янә Түбән Мактама урта мәктәбенә әйләнеп кайттым, VIII сыйныфтан соң, бер ел Миңнебай газ эшкәртү заводында эшләп алдым да, 1969 елда Ижевск дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетына укырга кердем, III курста укыганда аны инде университет дәрәҗәсенә күтәрделәр, университетны 1974 елда укытучы белгечлеген алып тәмамладым. Диплом эшем 5 график кәгазь битеннән торды, аларда хоккей белән шөгыльләнүче ир балалар сурәтләнгән иде. Студент чакта гитарада уйнап, җырлар да башкардым. Ансамбль белән чыгышлар ясалды. Музыка өлкәсен ошатам. Мине өч елга Удмуртия республикасының иң көньягында урнашкан Каракүл районы Каракүл авылына мәктәп укытучысы итеп юлладылар. Аннары 1977 елга кадәр районның сәнгать остаханәсендә баш рәссам булдым. Түбән Мактамага әйләнеп кайткач, баштарак – янә Миңнебай газ эшкәртү заводында, аннан соң, Әлмәттәге элемтә оешмасында эшләдем, берара ремонт ясау белән дә шөгыльләнергә туры килде. Һәм әкренләп кенә янә чын иҗатка әйләнеп кайттым, үз иҗат йөземне булдырдым. Рәссам рәсемнәр ясамый, картиналар язмый башласа, башкалардан шактый артка кала башлый бит ул.
– Рөстәм абый, чын рәссам нинди холыклы булырга тиеш?
– Иҗатчы тырыш булырга, әмма әсәрләре хакында үзе үк сөйләп кәпрәймәскә, тәнкыйтьне күтәрә, башкалар киңәшләрен күңеленә сала белергә, җыеп әйткәндә, тәкәббер булмаска тиеш.
– Сез кайсы өлкәне, кайсы жанрларны үз итәсез? Шәхси күргәзмәләр ачкансыздыр?
– Бар жанрларны да ошатам. Әмма шулай да күңелем графикага күбрәк тартыла. Уңышларым да бар, мәсәлән, 2013 елда «Татнефть» «Татарстанның кара алтыны» республика конкурсын оештырган иде, анда йөз егермеләп рәссам көч сынашты. Минем «Эретеп ябыштыручы» акварель хезмәтем шушы конкурсның «Графика» номинациясе буенча I урынны яулады, саллы премия насыйп булды.
Безнең эшләрне ул чак «Хәзинә» милли сынлы сәнгать галереясында да тәкъдим иттеләр. Күзәтүемчә, сынлы сәнгатебездә гади хезмәт кешеләре хәзер аз чагылдырыла.
Шәхси күргәзмәмне башта – Әлмәт картина галереясында, аннары, 2022 елда, Җәлил балалар сынлы сәнгать мәктәбендә ачтым. Халык соклануын күрү, уңай бәяләмәләрне уку күңелемне җылытты. Җәлил балалар сынлы сәнгать мәктәбендәге күргәзмәгә танылган
шагыйрә, Татарстанның халык язучысы Клара Булатова да килгән иде, залдагы үз портретын күреп бик куанды. Клара Гариф кызына бер портретын бүләк иткәнем дә булды, әлбәттә. Холыклары аныкланучы, йөз чалымнарын сурәтләү кызыклы булган, тирән мәгънәле
затлар булуы күз карашларыннан ук күренеп торучы шәхесләр портретларын теләп ясыйм. Анна Ахматова, Фёдор Шаляпин, Юрий Бишмет, Софья Гобәйдуллинаның сурәтләре дә бар. Натюрмортлар ясауны да үз итәм.
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда осталар шушы темага алынып, юбилейга багышланган әсәрләр яза, күргәзмәләргә әзерләнә инде. Ә сезнең әлеге темага багышланган хезмәтләрегез бармы?
– Бу җитди темадагы, безнең нәсел белән бәйле бер әсәремне инде күптән үк Әлмәт картина галереясына бүләк иттем. «Соңгы хат» коллаж ысулын кулланып ясалды. Әбиебез Сәкинә Нуретдин кызы Әхмәтшинаның улы Фаек 1920 елгы булган, Бөек Ватан сугышына,
афәт утына китеп, хәбәрсез югалган. Ул аны гомер буе тәрәзә янында көтте, тәрәзәдән урам якка карап еш моңлана, моңсулана, җырлар җырлый иде. Киндердә аны, аның улын һәм мәшһүр җыр эчтәлеге белән бәйле торналар сурәтләрен бергә берләштердем, әбиебезнең
кулларында – газиз баласының соңгы хаты... Сәкинә әбиебез һәрчак хәтердә, безне тәрбияләп үстерешкән, милли рухи кыйммәтләрне күңелебезгә сеңдергән кадерле әбиебез иде ул.
– Сез дә һәр иртәне ашыктырып, тизрәк таң атканын көтүче рәссамнар рәтенә керәсезме?
– Юк шул, мин үземне һәр көн саен һәм озак сәгатьләр буе ясаучы оста димәс идем. Иҗатны туктатып торган чаклар да була, кайчак какшап киткән сәламәтлек тә үзен сиздерә. Актив чор булды инде: Татарстанның халык рәссамы, дустым Мөдәррис Минһаҗев Лениногорск каласында яшәгәндә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары рәссамнары, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Баулы, Ютазы районнары осталары белән йөзләп күргәзмә ачты. Һәм шул елларда мин дә бик актив иҗат иттем, һәрбер күмәк күргәзмәдә катнаштым.


Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру