Журнал «Безнең мирас»

Байназар ага мирасы

🏷 Admin

Татарстан китап нәшриятында рәссам Байназар Әлминов турында кызыклы альбом-монография нәшер ителде. Авторы – сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова.
Байназар Әлминов исемен әйтүгә, Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» киФтаплары күз алдына килә. Чыннан да, бу кылкаләм остасы байтак еллар Тукаебыз иҗатыннан илһам алып, аның геройларын гәүдәләндереп, осталыгын чарлады. 1966 елда нәшер ителгән «Шүрәле» китабы һәм 1968 елда чыккан «Су анасы» – күпьеллык эзләнүләрнең матур нәтиҗәсе. Бүген дә олуг шагыйребезнең бу китапларын без Байназар ага бизәлешендә күрә алабыз.
Әмма Б.Әлминовның иҗаты моның белән генә чикләнми икән ич! Язучы, шагыйрьләребезнең китапларына иҗат ителгән иллюстрацияләр, портрет, шарж, открытка, фронт рәсемнәре һәм эскизлар аның киңкырлы график, әйдәп баручы рәссамнарның берсе булуын күрсәтә.
Булачак рәссам 1909 елда Самара губернасындагы Бозаулык өязенең Любимов волостена караган Кызыл Мәчет
авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән (былтыр аның тууына 115 ел булды). 1921 елгы ачлык вакытында ишле гаиләдән әтисе, үзе һәм ике кыз туганы гына исән кала. Аннары Байназар кешегә батрак булып ялланып көн күрә, бер үк вакытта укырга да җай таба. «Тормышымда иң авыр еллар иде бу», – дип искә алып язган истәлекләрендә рәссам. Ун ярлы гаиләдән колхоз оештырып җибәрәләр, әтисе Мостафа тимерче, механик була. Байназарны исә Самарага татар-башкорт педагогика техникумына укырга җибәрәләр. Ә тагын бер елдан Самара өлкәсенең «Урта Идел» газетасында Б.Әлминовның беренче рәсеме басылып чыга. Яшүсмернең күңеле үсә һәм ул махсус уку йортына керү турында хыяллана башлый. Рус телен белмәү генә моңа киртә булып тора. Күңеле теләгән елан ите ашаган, ди халык. Байназар – Пенза сәнгать-педагогика техникумы студенты. 1935 елда исә ул Казаныбызга килә һәм китап нәшриятында эшли башлый. Татар телен әйбәт белгән егетне татар китапларын рәсемләүгә билгелиләр. Тукаебызның Шүрәлесе, Су анасы, Гали белән Кәҗәсе, Бала белән Күбәләге, Кәҗә белән Сарыгы һ.б. геройлары белән әнә шуннан башлап чынлап җенләнә башлый рәссамыбыз. Утыз ел эчендә ул шагыйрьнең утыздан артык китабы өчен йөз сиксәннән артык рәсем иҗат итә. Шулай итеп, Тукай һәм аның
геройлары – Байназар Әлминовның иң яраткан, иҗатын тотып торган темаларының берсе, дип әйтә алабыз. Моннан тыш, ул А.Алиш, К.Әмири, Н.Баян, Ә.Бикчәнтәева, Ә.Ерикәй, Һ.Такташ, Р.Хәмзина һ.б. авторларның китапларын бизи. Г.Тукай, Г.Камал, Һ.Такташ, М.Гафури, Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов портретларын шундый оста иҗат итә ки, республикабызның рәсем сәнгатендә оста портретчы барлыкка килә, дип нәтиҗә чыгара китапның авторы. Белгеч Шәриф Камал портретына аерым тукталып, аның камиллегенә, төгәллегенә, сәнгати яктан югары башкарылышына игътибар юнәлткән.
Бөек Ватан сугышы елларында Б.Әлминов китап нәшриятының штатында бердәнбер рәссам булып кала һәм бөтен эшне сөйрәп бара. Моннан тыш, кылкаләме белән яу кырындагы сугышчыларыбызга көч-куәт өстәп тора. Аның фашистларга нәфрәт белән сугарылган плакатлары шул чор совет плакат сәнгатендә түр урынны били. 1943нең ахырыннан алып 1944нең апреленә кадәр, «Алга, дошман өстенә!» фронт газетасының рәссамы буларак, ул сугыш мәхшәрен үз күзләре белән күрә, Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Ибраһим Газиның һәм билгесез сугышчыларның портретларын, язучыларыбызның илбасарлар ерткычлыгын сурәтләгән әсәрләренә иллюстрацияләр, күпләгән фронт эскизлары иҗат итә. Шулай да сугыш елларында ясалган рәсемнәренең иң көчлесе һәм иң зурысы – «Идегәй» дастанына иллюстрацияләрдер, мөгаен. Тәмамланган сигез композиция һәм өч сугыш күренеше эскизы иҗат итә ул. Биредә рәссамның композиция кору осталыгы да, график буларак маһирлыгы да ап-ачык күренә. Ул сурәтләгән атларның тояклары җиргә тими. Рәссам, әйтерсең лә, үзе шул атларга утырып дошман өстенә ыргыла. Яугирләрнең киемен төгәл ясау өчен никадәр китап укырга, ничаклы әзерләнергә кирәк булган бит Байназар агабызга! Шул чор коралларын өйрәнү генә дә күпме вакытын алган. Рәсемнәрдәге көчле хәрәкәтне күреп шаккатарлык. Без Шүрәле, Су анасын рәсемләүче оста дип белгән Б.Әлминов әнә нинди яклары белән ачыла бу альбомда. Әмма «Идегәй» дастанының язмышы бик аяныч булганын беләбез. Совет чорында фольклорчы галимнәребез Н.Хәким, Н.Исәнбәт «Идегәй»нең халыкта сакланган төрләрен җыю һәм өйрәнү буенча
зур эшләр башкара. Әмма 1944 елда «Идегәй» дастанын тыялар. Русьне талап яшәгән Алтын Урдага дан җырлый, янәсе. Дастан 1990 елда гына укучыга барып җитә. Моңа кадәр Б.Әлминовның рәсемнәре юкка чыккан дигән имеш-мимеш йөри иде. Әмма китап авторы «Идегәй» иллюстрацияләренең ким дигәндә өч тапкыр күргәзмәләрдә күрсәтелүен ачыклаган (1942, 1957, 1960 елларда). Дөрес, шәлкемнең «Үткәндәге каһарманнар» исемен «Татар риваятьләре» дип алмаштырырга мәҗбүр булган. Ә 2000 еллар башында бу рәсемнәр «Идел» журналында басылып чыга. 2006 елда исә «Идегәй» китабы Әлминов рәсемнәре белән нәшер ителә.
Байназар Әлминовның тагын бер казанышы – күптән бакыйлыкка күчкән кайбер шәхесләребезнең портретлары. Шулар арасында Каюм Насыйри, Бәхтияр Канкаев, Мәсәгүт Гомәров, Габделҗаббар Кандалый сурәтләре аеруча уңышлы килеп чыккан. Китапта мөхтәрәм мәгърифәтчебез К.Насыйри портретының ничек иҗат ителүе турында кызыклы мәгълүмат китерелгән. 1945 елда атаклы мәгърифәтченең 120 еллыгы билгеләп үтелгән вакытта була бу. Республикабыздан күренекле рәссамнарны җыялар һәм мәгърифәтченең туган авылы Кече Шырданга иҗат итәргә җибәрәләр. Кылкаләм осталары анда авыл халкы белән аралаша, табигатен сурәткә ала, тарихын өйрәнә һәм үзе аңлаганча К.Насыйриның портретын иҗат итә. Ахырдан авыл халкы галимебезгә иң охшаган, туры килгән портретны сайлап ала. Байназар Әлминовның эше була ул. Бу хакта мәгълүматны Милли музей хезмәткәре Рәмзия Абзалина Яшел Үзән районындагы Зур Ачасыр авылы имамнарының нәселен дәвам итүче Габбас Габделхәбир улы Хәбировтан язып алган. Шулай итеп, бер портрет үрнәгендә генә дә китап авторы О.Улемнованың ничек тирән казынганы ачык күренә.
Сугыш беткәч, күңелләр күтәрелеп китә, көләсе-шаяртасы килә. Сугыш вакытында ябылган «Чаян» журналын кабат ачу өчен, Б.Әлминов нык тырыша. Нәтиҗәдә, 1952 елда «Чаян»ның торгызылганнан соң беренче саны Әлминов иҗат иткән тышлык белән чыга. Аннан соң да рәссам бу журнал өчен байтак көлкеле рәсемнәр ясый. Альбомда Байназар аганың дуслары язучы, рәссам, композитор, артистларга атап иҗат ителгән шаржлары исә шундый җиңел, төгәл ки, аның бу өлкәдә дә осталыгын күреп, хәйран каласың.
Әлминов үзе китаплар рәсемләп кенә калмый, 1948 елдан башлап сәнгать редакциясен җитәкләүче буларак, бу эшкә яңа кадрларны да тарта. Шулай итеп китап сәнгатенә сугыштан әйләнеп кайткан Х.Якупов, Л.Фәттахов, М.Усманов, училище тәмамлаган яшьләр, илебезнең югары сәнгать уку йортларын тәмамлаган В.Карамышев, И.Язынин, И.Колмогорцева һ.б. килә. Нәтиҗә буларак, Б.Әлминов тырышлыгы белән 1951 елда график рәссамнарның беренче күргәзмәсе оештырыла, анда 34 кылкаләм остасының 300 дән артык иҗат эше күрсәтелә.
1957 елда Мәскәүдә узган декада республикабызның сәнгате, шул исәптән китап бизәүче рәссамнарыбыз өчен дә зур сынау була. Байназар Әлминов та Мәскәүдә үзенең иҗат эшләрен күрсәтә һәм РСФСР Мәдәният министрлыгының икенче дәрәҗә дипломына, «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеменә лаек була.
Рәссамның гаиләсе турында аерым сүз әйтмәү дөрес булмас. Байназар аганың бертуган сеңлесе Раушан – үзе дә
күренекле рәссам (танылган кылкаләм остасы Харис Якуповның хатыны) иде. Улы Рөстәм зәркән сәнгате остасы буларак танылды. Оныгы Яна да – рәссам. Кызы Инга исә бүген әтисенең мирасын саклый. Казаныбызның 3 нче рәсем мәктәбендә эшли. 2005 елда бу мәктәпкә Байназар ага исеме бирелде, ә тагын ике елдан мемориаль бүлмә оештырылды. Китаптагы 400 дән артык рәсем гаилә архивыннан алынган һәм беренче тапкыр бастырыла. Бай фотоматериалны да китап авторына рәссамның гаиләсе биргән.
Күренекле рәссамнарыбызның, язучыларыбызның истәлекләре китапка җылылык өсти. Тормышы һәм иҗатының иң мөһим елларын, күргәзмәләрен һәм библиографияне үз эченә алган каталог исә әлеге альбомның фән өчен әһәмиятен арттыра.
Рәссамнар турында китаплар әнә шундый булсын ул!


Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру