Республикада Уку өчен 2 минут

Туган халкын данлап яшәде

Азнакай – талантлы шәхесләргә бай як. Шуларның берсе – шагыйрә, драматург, М.Хәсәнов премиясе лауреаты Сәрия Вилданова (1936-2008).

 

Сәрия Вилданованы искә алу кичәсендә катнашучылар.

 

 

Сәрия Вилданова 1936 елның 5 апрелендә Азнакай районы Галимовка авылында туа. Гаиләдәге дүрт баланың иң кечесе була. Аның балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. «10 яшьтән көтү көттем, сарыклар ял иткәндә китап укый идем, күңелдән шигырьләр чыгарып, көтү артыннан йөгергәндә шуларны кабатлап йөрдем», – дип искә алган ул балачагын.

 

Кызчык үз авылындагы башлангыч мәктәпне «5»ле билгеләренә тәмамлый. «Аягыңа, өстеңә кияргә юк, катып үлмәкче буласыңмы әллә, диделәр. Шулай бер кышны мәктәпсез үткәрдем, өйдә утырдым. Икенче елның 1 сентябрендә дә миңа укырга йөрергә рөхсәт булмады. Бер көнне ындыр артыннан гына ялан тәпи күрше Урманай авылындагы мәктәпкә төшеп киттем. Шыгырдап торган ап-ак кырау аягымны өтеп-өтеп алса да, кире борылмадым. Минем хәлне укытучылар да аңлады. Һәм шулай итеп мәктәптә укуымны дәвам иттем...» – дигән юллар да бар аның балачак истәлекләрендә.

 

Урманайда җиде сыйныфны тәмамлагач, Азнакайга килеп бер ел бала караганнан соң, кыз 13 сум хезмәт хакына район Мәдәният йортына билет сатучы булып урнаша. Тора-бара мәдәният тормышы аны үз эченә бөтереп ала. Ул үзешчән түгәрәк җитәкчесе була, халык театрында уйный. Ат чанасына декорацияләр төяп, карлы-буранлы юлларда авылдан авылга спектакльләр куеп йөри. Бу чакта аның әсәрләре дә киләчәктә Чаллы, Әлмәт, Оренбург һәм башка төбәкләрдәге татар театрлары сәхнәләрендә куелыр дип беркемнең дә башына килмәгәндер.

 

Лирик шагыйрә Сәрия Вилданова, нинди өлкәдә генә хезмәт куйса да, Азнакай районының милли рухлы илһамчысы булды. Аның шигырьләре Азнакайның «Маяк» район газетасында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә» республика журналларында, «Ватаным Татарстан» газетасында дөнья күрде. Әсәрләрен туплаган «Бер тауда ун чишмә» җыентыгы шигырь сөючеләр күңеленә хуш килде.

 

Җаным җырсыз калса, кырга чыгам,

Салкын бураннарга уралам.

Адашулар юлдашымдыр инде,

Давыллардан башка торалмам... – дип язды шагыйрә.

 

Сәрия Вилданованың иҗаты туган җиргә, халкына мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Адәм баласын җирдә кояштай балкып торган якты өмет яшәтә диләр. Дөнья мәшәкатеннән арыган мәлдә аның шигырьләрен укысаң, әнә шул якты өмет чаткылары күңелгә иңә, көч өсти.

 

Шагыйрәнең иҗаты Азнакайның күпьеллык тарихы булган «Гөлстан» әдәби берләшмәсе белән дә тыгыз бәйләнгән. Анда ул шактый еллар балалар иҗаты бүлеген җитәкләде.

 

Танылган композиторлар Сафуан Хәбиров, Рәис Нәгыймов, Фирзәр Мортазин, Мәсгут Имашев, Фәридә Кәлимуллина һ.б. Сәрия Вилданова шигырьләрен көйгә салды.

 

Мине үксез дисәләр дә,

Бәхетсез димәсеннәр.

Ямьсез дисәләр дисеннәр,

Мәгънәсез димәсеннәр.

Ярсыз калган дисеннәр дә,

Адашкан ул дисеннәр...

Туган җирдән, туган телдән

Читләшкән димәсеннәр.

Әйдә әйтә бирсеннәр лә,

Әйдә сөйли бирсеннәр.

Боздан суык диючеләр

Җылынырга килсеннәр, – дип язды шагыйрә.

 

2008 елда бакыйлыкка күчсә дә, якташыбызның лирик иҗаты бүген дә безгә маяк булып, балкып тора.

 

Исән булса, быел Сәрия Сәлмән кызына 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Азнакай үзәк китапханәсендә оештырылган искә алу кичәсендә туганнары, улы Илгиз, килене Светлана, Азнакай шәһәренең мактаулы гражданы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Земфира Мөхәммәдьярова, гомер буе балалар йортында хезмәт куйган, театр сәнгатенә зур өлеш керткән Әлфирә Афзалова, Азнакай театры җитәкчесе Гөлсинә Җамалиева, «Гөлстан»чылар, китапханәчеләр, шагыйрәнең иҗатын сөючеләр якты хатирәләре белән уртаклашты. Сәрия Вилданованың шигырьләре, Наилә Йосыпова башкаруында аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи