Журнал «Безнең мирас»

Татар сәхнәсендә – «Бәхет хакы»

🏷 Admin

Ниһаять, бу көн килеп җитте – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халисә Мөдәррисова әсәре буенча «Бәхет хакы» спектакленең премьерасы булып узды. Ни өчен шулкадәр зурлап әйтелде? Чөнки Башкортстандагы М.Гафури театрында ун елдан артык сәхнәдә уйналган бу спектакль татар тамашачысына да таныш.


Гафури театры, гастрольгә килгән саен, аны Казан тамашачысына күрсәтми калмый иде. Мәгънәле вакыйгалар белән генә түгел, төп рольләрне башкаручы яраткан артистларыбыз Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева, аларның матур җырлавы белән күңелләребезгә кереп калды бу тамаша. Ни кызганыч, апрель азагында җырчы, артист Фидан Гафаров бакыйлыкка күчте һәм бу спектакльне, ул катнашкан башка күп кенә сәхнә әсәрләрен кебек үк, сагынып сөйләргә генә калды, дип ямансулаганда, Тинчурин театры шатландырды.


Карьера, уңыш, җәмгыятьтә танылу, матди байлык артыннан куып, иң кадерле, иң газиз кешеләрне – ата-ананы, беренче сөйгән ярларны, балаларны онытучылар бүген аеруча күп. Эгоизм чәчәк аткан, милләт, Ватан түгел, аерым шәхес мәнфәгате алга чыккан заманда яшибез. Җирдә яшәү максаты – байлык туплау, җәмгыятьтә зур кәнәфи биләү. «Бәхет хакы» герое – бөтенләй үк корсак колына әйләнгән кеше түгел, композитор, музыка театрына нигез салучы. Әмма ул да машина, дача, фатир артыннан куып, газиз улының бәлага таруын, бердәнбер хатынының балкып торган матур кыздан төссез күләгәгә әйләнүен сизми дә калган. Тормышта үкенү хисе ник соң килә икән ул? Зариф та, әнә, гаиләсе пыран-заран килгәч, улы һәлак булгач, үзенең сәламәтлеге какшый башлагач кына, үткәндә кылган хаталары турында уйлана башлый. Нинди хаталармы? Авылларында ятимә кыз Заһидәне өзелеп сөймәдемени ул? Сөйгәч, кыз трактор арбасыннан егылып төшеп, гарипләнгәч, аның йөрәге астында яралган үз баласын алып ник тәрбияләмәде? Курыктымы? Авылдашларының кырын каравыннан, башы киткән хатын белән гомерен уздырудан курыктымы? Әллә гарип Заһидә һәм аның дөньяга аваз салырга торган кызчыгы җырчы булу хыялын челпәрәмә китерер, дистәләгән чибәркәйләрнең гыйшкын урлар дип уйладымы? Газиз
әнисе соңгы сулышын алганда да, Мәскәүдә, зур сәхнәләрдә иде ул. Фатихасын алмый калды. Сәхнәне артыграк күрде. Карчыкны соңгы юлга чит кешеләр озатты. Яратам, дип өзелеп торган Әминәне ник гомере буе игътибарсыз интектерде? Бердәнбер улы Азатның әфьюнгә күңелен биреп һәлакәткә таруын ник искәрми калды? Барысына да эгоизм, үзен артык сөю, башкалар мәнфәгатен аяк астына салып таптау гаепле. Яшь туташлар өере белән артыннан йөреп, бәйләм-бәйләм чәчкәләрне аяк астына түшәсә дә, бәхетле түгел бүген Зариф. Дан, шөһрәтнең вакытлыча гына булуын, ниһаять, аңлады ул. Гаилә, балалар, туган нигез турында күбрәк кайгырту кирәклеген соң булса да төшенде дә бит... Язмыш аңа хатасын төзәтү мөмкинлеген китереп чыгара. Бу юлы инде ялтыравыкка алданмас.


Менә нинди мәгънәле, заманча яңгырашлы спектакль бу. Тинчурин театры, элеккеге баш режиссер Рәшит Заһидуллин эштән киткәч, юллар чатында калган кебек озак эзләнде. Төрле режиссерлар аны тәҗрибәләр полигонына әйләндерә язды. Әмма шөкер, яңадан үз эзенә утырып килә кебек театр. И.Зәйниев әсәре буенча куелган «Туган-тумача», «Бәхет хакы» – шуның мисалы.


Бу юлы спектакльне Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән. Екатерина Горшкованың сәхнә бизәлешләре һәм костюмнары традицион рухта иҗат ителгән. Композиторы – Марат Әхмәтшин.


М.Гафури театрының тамашасы белән чагыштыру урынсыз икәнен дә аңлыйсың. Үлгән артыннан үлеп булмый, спектакль сәхнәдә яшәргә тиеш, дип үзеңә кат-кат тукыйсың. Әмма нишләмәк кирәк, Фидан Гафаров күз алдына килә дә баса, килә дә баса. Сүз дә юк, егет солтаны иде. Ул буй! Ул тавыш! Каш астыннан үткен итеп бер каравы белән генә дә күңелнең астын өскә әйләндерә иде. Тинчурин театрында бу рольне хөрмәтлебез Зөфәр Харисов башкара. Заманында аның кара мыегына да байтак туташлар гашыйк булып башларын югалткандыр. Аерылып торган матур тавыш тембры әле һаман да колакларны иркәли. Зарифның егет чагын – Артем Пискунов, урта яшьләрдәге баш геройны Илнур Байназаров башкара. Артемда сәхнә сөйкемлелеге бар, Илнур үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый белә. Шушы өч артистның уеныннан зур хыяллар артыннан куып яшәгән  Зариф образы ышандырырлык килеп чыккан кебек. Спектакльдә яшьлек һәм гаилә дуслары Булат һәм Гөлфиназ
дуэты бик матур булып гәүдәләндерелгән. Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларга бу рольләрне башкарырга тормышта бер-берсенә булган мәхәббәт хисе дә ярдәм иткәндер, мөгаен. Тормышта нинди матур гаилә булса, спектакльдә дә шулай тамашачыны сокландырып уйныйлар. Алар фонында Зарифның трагедиясе тагын да кискенрәк, фаҗигалерәк яңгыраш ала. Җылы куыш корган, балалар үстергән, оныклар сөюче Булат белән Гөлфиназ тамашачыга камил гаилә моделен күрсәтә.
Анда ир кеше – ир, хатын-кыз хатын урынында, һәр нәрсә киңәшләшеп эшләнә, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап, саклап яшиләр. Спектакльдә җырлар күп булгач, җырлый белүче артистлар сайланган. Урта яшьтәге Әминәне уйнаучы Резидә Төхфәтуллина җырында парлы-ялгыз хатынның гасабилануын тоярга мөмкин.


Тинчурин театрына килгән саен бер нәрсәгә – яшь буынның тәмле итеп татарча сөйләшүенә сөенәсең. Бу юлы да Альбина Гашигуллина, Әдилә Хәсәнова, Эльвина Кәримова, Зәринә Сафина, Лилия Камалиева һәм башкаларның үзебезчә матур сөйләмнәре күңелгә сары май булып ята. Олыгаеп килгән җырчы Зарифка кияүгә чыккан һәм, салкынлыкка түзә алмыйча, китәргә мәҗбүр булган Альбина ролен башкаручы Зәринә Сафина исә чибәрлеге, килештереп уйнавы белән хәтергә җете булып уелып калды.

Башкорт театрының спектакле өчен көйләрне Мөдәррис Газетдинов иҗат иткән. Әллә элеккеге көйләр халыкчанрак иде, әллә башкаручылары истә кала торган итеп җырлады. Хәер, зур тизлек белән үзгәргән заманда композиторларыбызның иҗатына яңа, берникадәр үзгәрәк авазлар килеп керүе гаҗәп тә түгел инде. Җырчылар да күңелләреннән үткәреп җырларга өйрәнер әле. Иң мөһиме – мәгънәле әсәрнең сәхнәдә куелуы. Җырлар, биюләр күп булгач (хореограф – Ләйсән Вәлиәхмәтова), яшь тамашачы да аны яратып карар. Яшьләр килсә, театр сәнгате, туган телебез яши дигән сүз.

 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА

«Мәдәни җомга» газетасы

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру