Журнал «Безнең мирас»

Позывной «Позывной «Татарин»

🏷 Admin

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы теат­ры артистлары «Позывной «Татарин» дип исемләнгән документаль драмада махсус хәрби операция темасын күтәргән. Төгәлрәк әйтсәк, МХО вакыйгалары аша Ватанга бурыч, ил куркынычсызлыгы өчен җавап­лылык турында уйланырга чакыралар. Бик авыр тема бу. Театр коллективына да җиңел булмавы көн кебек ачык.

 

Иң элек спектакльнең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, үзе дә бу канлы вакыйгаларда катнашып, яраланып кайткан Җәмил Сәлимгәрәев пьесасы буенча,  тәэсирләренә нигезләнеп куелганын әйтү кирәк (аны татар  теленә Илфак Хафизов тәрҗемә иткән). Режиссер Ренат Әюпов нинди генә темага спектакль куйса да, тирәннән уйланып, «төбенә төшеп» иҗат итә торган иде. Бу юлы мәхшәрдә үзе булып кайткан егетне театрга тартуы да шуннан булса кирәк. Һәм чыннан да, алар икәүләшеп сугыштагы мохитне сәхнәдә күрсәтүгә ирешкән. Рәссам Булат Ибраһимов, композитор Зөлфәт Вәлиуллин, биюләрне куйган Артур Шәйдуллин, ут куючы рәссам Дмитрий Солопов, медиаконтент белән тәэмин итүче Данил Гобәйдуллин, хәрби киңәшче, «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешма җитәкчесе урынбасары, Казан бүлеге җитәкчесе Рушан Сәлахов, сугыш сәнгате буенча консультант, Россиянең сугыш сәнгате мастеры, каратэның барлык төрләре буенча спорт мастерына кандидат, кара пояс иясе Тимур Сабитовның керткән өлешен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Сәхнәдә гүя чын мәхшәр. Танк экипажының бер көнен күрәбез. Танк сыман конструкция әмәлләгәннәр. Аның эче экраннан зурайтып күрсәтелә. Снаряд гөрселдәүләре, команда бирүләр, солдатларны уратып алган сөрем – барысы да чын кебек. Бу тамашаны караганда залдагы халык өнсез утыра. Экипаж командиры Викторны Муса Камалов уйный дисәң, дөрес булмас, бөтен җаны-тәне белән иҗат иткән ул үз образын. Дагыстан егете Сәетне Искәндәр Низамиев башкара. Тау халыкларына хас булганча сөйләшү өчен генә дә күпме осталык кирәк! Баш герой Татарин кушаматлы егет (Айрат Шамс) иң башта ук серле булуы белән кызыксыну уята.

 

Спектакльдә игътибарны иң җәлеп иткән нәрсә – солдатларның һәм илдә калган гаилә әгъзаларының фикер аерымлыгы. Әсәрдә конфликт та нигездә шуңа корылган. Илһам, ягъни Татарин, сугышка атасын эзләп килә. Шәүкәттән (Илнар Низамиев) бер ел инде бер хәбәр дә юк. Өйдә хатыны Фәния (Энҗе Камалиева) ут йота. Кече улы Фәниснең (Инсаф Хәләүтдинов) сугыштагыларга ярдәм итү йөзеннән дроннар конструкцияләп хыяллануы да аның борчуларын басмый, киресенчә, ачуын гына чыгара. Ире белән яшәмәгән дә шикелле. Яшәргә вакыты булдымы соң? Әфган, Чечня, Сүрия сугышларында катнашты. Инде МХОга китеп барды. Аның артыннан олы улы Илһам чыгып китте. Шәүкәтеннән ник бер шылтырату, ник бер хат кисәге булсын. Аңламый ул ирен... Сугыштагылар өчен исә барысы да ап-ачык – Фәнис дроннар уйлап тапкан кебек, балалар хыяллансын өчен киткән алар хәрби хезмәткә. Балалар хыялланырга тиеш. Спектакльне тотып тора торган мизгел – Шәүкәт белән улы Илһамның очрашуы. Илһам әтисенә бер хәбәр бирмәвенә үпкәле. Шәүкәт исә язмавын, шылтыратмавын үзенчә аңлата. Һаман саен хат, шылтырату көтеп үз тормышыгызны онытачаксыз, ди. Ә болай әле тыныч яшисез, янәсе. Яшәүмени бу? Бөтен авыл Шәүкәтне үле дип исәпли. Бер ел үтте бит инде. Фәния ничек чыдый­дыр?! Шәүкәт исә улы Илһамны әнисе янында ярдәм итәргә калдырган, шуңа күрә күңеле тыныч. Ә Илһам үзе дә әтисе артыннан киткән. Ничек түзсен егет, ярты авыллары МХОда бит. Илһам әтисенең әнисенә кирәклеген ничек аңлатырга теләсә дә, Шәүкәтнең үз сүзе сүз. «Юк, әниеңә тыныч күк йөзе кирәк», – дип җавап бирә ул. Шул аяз күк йөзе өчен ул вакытлыча онытылып торуны кирәк санаган.  Ә ул исән. Һәм ул фәкать дроннар очкан җирдә генә исән булырга мөмкин...

 

Бу тема экипаж командиры Виктор белән Татарин диалогында да дәвам итә. «Кайвакыт өйгә шылтыратыр алдыннан тукталып калам, – ди Виктор. – Анда үз тормышлары – балалар, кибетләр, кафелар. Һәм берзаман мин шылтыратам, тынычлыкларын алып...» Чыннан да, бу хисләрне үзе мәхшәр эчендә булганнар гына аңлыйдыр. Алай дисәң, Бөек Ватан сугышы елларыннан хәзерге көннәргә солдатларның никадәр хаты килеп җиткән. Бүген дә аларны укыйбыз, күргәзмәләрдә күрсәтәбез. Нәрсә, ул сугышта катнашканнар гаиләләренә карата катырак бәгырьле булганмы? Тынычлыкларын урлаудан курыкмаганмы? Ә бәлки араларында Шәүкәт, Виктор кебек уйлаучылар да булгандыр? Ничек кенә булмасын, аларның фикерләрендә дә бераз хаклык бар ич. Һәм тамашачыга мондый фикер сөреше белән дә танышыр­га мөмкинлек бирелә.

 

Спектакльдә «Өй» төшенчәсенең еш игътибар үзәгенә куелуын искәрми калу мөмкин түгел. Танк экипажы кырда ашыкмый гына сусыл үлән белән сыйланучы атка тап була. Ат та аксак. Ул да – сугыш корбаны. Шушы мәхшәргә килеп чыкмаса, тынычрак җирдә үлән беткән димени аңа?! Кирәк бит, ә, нәкъ ут эченә килеп керергә! Үлән үскән җирләр күп ул. Өе шунда аның. Өй исә бер генә! Нәкъ ут эчендә рус әбисе (Рәмзия Закирҗанова) дә калган. Улы, кызы күпме үгетләсә дә, сугыш барган иленнән китәргә теләмәгән. Ни генә булмасын, өе шушында бит аның. Һәр ташын үзе салган. Җаны шушында береккән...

 

Шулай итеп, «Позывной «Татарин» спектакленең бер уңышы документаль дөрес­лек булса, икенчесе – фәлсәфи тирәнлек. Сугышның нәрсә икәнен интернеттагы атыш уеннарыннан гына чамалаган хәзерге буынга аның чын асылын аңлату өчен шәп сәхнә әсәре килеп чык­кан. Режиссерның яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләргә омтылуы сизелә. Кайбер сәхнәләр исә, әйтик, Тынычлык бистәсендәге татар бабаеның (Нуриәхмәт Сафин), олы яшьтә булса да, контракт төзеп хәрби хезмәткә китәргә әзерләнүе телевизордагы агитацион роликларга охшап калган һәм спектакльнең жанрын, сәнгати бөтенлеген бераз какшаткан дигән фикер кала. Шулай да, катлаулы темага алынып, аны «булдымы-булды»га түгел, сәнгати югарылыкта башкарып чыгуны билгеләп үтмичә мөмкин түгел.

 

Миләүшә Галиуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру