Республикада Уку өчен 1 минут

Авылга һәйкәл бит бу китап!

Уйламаганда-көтмәгәндә, «Без яшәгән дәвер» (16+) дигән бай эчтәлекле, кызыклы китапка тап булдым. Гүзәл табигать кочагында – Ык белән Кама елгалары очрашкан-кавышкан төбәктәге сөзәк тау итәгенә урнашкан Боерган авылының (элекке Минзәлә, хәзер Тукай районы) гыйбрәтле тарихи үткәне, кичәгесе-бүгенгесе халыкчан тел, газиз туган җиргә олы мәхәббәт, анда яшәүчеләргә зур хөрмәт хисләре белән шактый киң яктыртылган.

 

Боерган авылына багышланган китап 2025 ел азагында дөнья күрде. (16+)

 

 

Китапның язылу-басылу тарихы кызыклы. СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, талантлы педагог-журналист, күп еллар дәвамында «Мәдәни җомга» газетасының фән һәм мәгариф бүлеге мөхәррире булып эшләгән, инде яше сиксәннән узган Рәсимә Сибгатуллинага милли җанлы, актив авылдашлары туган төбәкләре турында китапны әзерләшүен сорап мөрәҗәгать итә. Рәсимә апа, ярты ел элек кенә катлаулы операция кичерүе сәбәпле, сәламәтлеге мактанырлык ук булмаса да, узган елгы кыш уртасында, тәвәккәлләп, юлга кузгала. «Кендек каным тамган туфрактан читкә китеп, 62 ел гомер сөргәннән соң, мине туган төбәгемә җирсү, авылдашларыма хөрмәт хисе тартып кайтарды. Якташларымның гозерен аяк астына салып таптый алмадым, – дип елмая мәрхәмәтле Рәсимә Халик кызы. – Моннан 10-15 еллар элек мөхтәрәм укытучы Гөлнәфирә Фәттахова, авыл тарихын язу уе белән өй борынча йөреп, биредә яшәүчеләрнең нәсел-нәсәбен барлап чыккан, бик бай мәгълүмат туплаган булган. Бу мәрхәмәтле ханым, дистә еллар дәвамында урын өстендә яткан якыннарын тәрбияләү сәбәпле, изге максаты тормышка ашмыйча калган».

 

Авылның өлкән яшьтәге мөхтәрәм ханымнары: Гөлнәфирә Фәттахова, Гөлфирә Миннәхмәтова, Нурания Галимова һәм Казаннан кайткан Рәсимә Сибгатуллинадан торган редколлегия төзелә һәм бик тырышып эшкә керешәләр. Гөлфирә апалар өендәге «штаб»ка авыл кешеләре үз гаиләләре, нәселләре турында язмалар китерә башлый. Тарихи чыганакларны, архив материалларын, район-республика газеталарының төпләнмәләрен күтәрәләр. Биредәге авыл хәбәрчеләре: укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм журналистлар язган материаллар, тарихи чыганаклардан алынган мәгълүмат, авыл кешеләре китергән язмалар тау чаклы булып өелә. Укып-эшкәртеп кенә өлгер! Тарихчы-язучы Вахит Имамовның 2008 елда «Мәйдан» журналында басылып чыккан «Боерган» дигән саллы мәкаләсе эшлекле ханымнарның күңеленә сары май булып ята. Ул тирән эчтәлекле мәкаләдә авылга нигез 1540 еллар тирәсендә Боерган сәет тарафыннан салынган дигән тарихи фаразлау бар.

 

Бу китапның геройлары – XVIII-XXI гасырларда бу гүзәл төбәктә көн итеп, туган җирләрендә якты эз калдырган хезмәт кешеләре. Боерган тарихы ил тарихыннан аерылгысыз. 1917 елгы революция, Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, авыл халкының яртысын юк иткән 1921 елгы коточкыч ачлык; колхозлашу елларында авылның тырыш хезмәт ияләренә «кулак» ярлыгы тагып, тапкан малларын тартып алып, үзләрен сөргенгә олактыру кебек хаксызга җәберләүләр, канлы репрессия шаукымы; Бөек Ватан сугышы елларында фронттагы югалтулар, тыл хезмәтчәннәренең җелеген суырган вакыйгалар Боерганны урап узмаган. Ничаклы гаилә булса, шулчаклы гыйбрәтле язмыш. Хәсрәт өстенә өелеп килгән кара кайгылар, якыннарын вакытсыз югалту ачысы, үзәкләргә үткән ачлык, ятимлек газабы, чуалган юллар, җимерелгән язмышлар... Боларның барысы да китап битләрендә чагылыш тапкан, күпләгән гаилә язмышындагы конкрет мисаллар белән расланган. Бөек Җиңүдән соң да халыкның тамагы икмәккә туймый. Авыл тулы гарип-гораба, тол-ятим, торф чыгарган, урман кискән җирдән, корал җитештерүче заводлардан имгәнеп кайткан яралы язмышлы бичара кызлар... Иң мөһиме: беркем зарланып, кул кушырып утырмый. Күмәк көч белән колхозны күтәрәләр, шәхси йортлар салалар, гаиләләр корып, балалар табып үстерәләр, социаль әһәмияткә ия объектларны күмәкләшеп сафка бастыралар, ил табынын ипигә, сөткә, иткә баеталар. Милли гореф-гадәтләр дә онытылмый. Аулак өйләр, өмәләр, Сабан туйлары, зурлап килен төшерүләр, никах, бәби, өй туйлары гөрли.

 

Китапның концепциясе, эчтәлеге, бизәлеше, авторларының күплеге, төрле һөнәр ияләре булуы, язмаларның ихласлыгы аның бәясен бермә-бер күтәрә. Бу китапта җирле риваять, мәзәк, үзешчән шагыйрьләрнең иҗат җимешләре дә урын алган. Мәҗмуганы укыгач, Боерган халкының туган ягы табигате кебек матур, юмарт, олы җанлы, кече күңелле, тәртипле-тәрбияле, талантлы, эшсөяр булуын белеп сокландым. Аның редакторы итеп Рәсимә Сибгатуллинаны сайлаулары бик уңышлы булган. Ул чын һөнәрмәндләрчә эш иткән. Ил төкерсә – күл була, диләр. Боерганнарга кадерле бүләк булып, Яңа ел алдыннан басылып чыккан күркәм җыентыкның иганәчеләре – шул авылның юмарт кешеләре. Алар туган авылларына ихлас сүздән бер дигән һәйкәл салган икән бит!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи