Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

"Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен"

Язучы Әпкәлиевне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде, бирмәделәр.– Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен. Ул премиягә лаеклар читтә кала, уртакуллар лауреат булып йөри. Премия өләшүчеләр талы...

Язучы Әпкәлиевне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде, бирмәделәр.
– Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен. Ул премиягә лаеклар читтә кала, уртакуллар лауреат булып йөри. Премия өләшүчеләр талымлырак булсыннар иде, – дип сүгенеп йөрде Әпкәлиев.
Икенче тапкыр тәкъдим ителгәч, премия Әпкәлиевкә дә эләкте. Аны алгач, яңа лауреат:
– Премиянең дәрәҗәсен төшермәскә кирәк, иптәшләр! Һәрбер кешегә Тукай премиясе өләшергә димәгән. Вакламыйк Тукайны! – дип сөйләнеп йөрде.

Туфан Миңнуллин


Безнең мирас. — 2020. — №9. — 115 б.

#Туфан Миңнуллин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи