Журнал «Безнең мирас»

ТӘГӘРМӘЧ (Миллият сүзлеге)

ТӘГӘРМӘЧ - «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә: «Күчәрдә әйләнеп, арба, автомобиль, вагон һ.б.ны хәрәкәтләндерергә хезмәт итә торган (кигиле яки тоташ) түгәрәк; көпчәк». Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә – йөгөртмә.



Тәгәрмәч безнең эрага кадәр 4 нче меңьеллыкта Борынгы Шәрыкта уйлап табылган (уртасы тишекле агач бүкән). Кыргыз телендә чәләк - агач чиләк, тәгәрмәч көпчәге (Р.Әхмәтҗанов). Моннан без «чиләк» сүзенең башта куыш агачны белдергәнен һәм, икенчедән, беренче тәгәрмәчләрнең, чыннан да, куыш агачтан гыйбарәт булганлыгын чамалыйбыз. Кигиле һәм бөгеп эшләнгән тугымлы тәгәрмәч исә б.э.га кадәр 2 нче меңьеллыкта барлыкка килә. Соңгы вакытларда тәгәрмәчне, имештер, башкортларның элгәрләре уйлап тапкан дигән əкəмәтрәк «фөкер»нең фәнгә катнашы юк.


Арба тәгәрмәче агачны бөгеп эшләнгән тугымнан, агач бүкәннән һәм аларны тоташтыручы агач киги-тырнаклардан тора. Ныклык өчен тугымга коршау-шин беркетәләр. Тәгәрмәч бүкәненең дә һәр ике ягына коршау сугыла, куышлыгына ике яклап тимер алка кагып кертелә.


Түгәрәк сүзе дә шул тамырдан. «Тәгәр" белән «чыгыр» арасы да ерак түгел шикелле. Каюм Насыйриның «Әбүгалисина кыйссасы»нда очрый торган күк тигерәсе күк тәгәрмәче, күк чыгыры, ягъни күк гөмбәзе мәгънәсендә.


Диалектта тәгәр сүзе дә бар, ул кечкенә тәгәрмәчкә карата әйтелә. Сөйләмдә тәкермәч варианты күзәтелә.


//Эздән тайган галәм арбасында / Зыр әйләнә дөнья тәгәрмәче... Йолдыз Миңнуллина. Тимерле тәгәрмәч - тимер коршаулы тәгәрмәч. Моннан электә тимер коршау сугылмаган тәгәрмәчләр дә
булганлыгын аңлыйбыз.


Адлер Тимергалин


Безнең мирас. - 2017. - №7. - 94-95 б. 


Фото: pixabay

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар Тел күрке — сүз

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру