Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин каты авыру сәбәпле 71 яшендә вафат булды. Бу хакта аның бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 194...

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин каты авыру сәбәпле 71 яшендә вафат булды. Бу хакта аның бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.


«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.


Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.


Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, яраткан шагыйребезнең урыны оҗмахта булсын!


Чыганак: Татар-информ
#Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи