Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Котылган (мәзәк)

Котылган (мәзәк)

Ике хатынны автобус кавыштырды. Авылдашлары, күрше-күләннәре, дус-ишләре, белгән-белмәгәннәре турында тәмле итеп бик акыллы сөйләшеп баралар:- Әсмабикәләр ничек тора?- Карты үлде, теге атнада гына җир...

Ике хатынны автобус кавыштырды. Авылдашлары, күрше-күләннәре, дус-ишләре, белгән-белмәгәннәре турында тәмле итеп бик акыллы сөйләшеп баралар:


- Әсмабикәләр ничек тора?


- Карты үлде, теге атнада гына җирләделәр.


- Китсәнә! Авырдымы?


- Юк. Эчеп үлгән, диделәр.


- Алайса... Котылган икән Әсмабикә. Исерек ир белән гомер иткәнче... Балалары барыемы?


- Җиде баласы белән калды Әсма.


- Ай Алла-а-а! Җиде бала диген! Ирсез башы инде нишләр икән?!


Кадыйр Сибгатуллин
«Безнең мирас» журналы. — 2017. — №3. — Б.117.
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгатуллин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи