Коръәннең "Казан басмасы" белән чит ил галимнәре дә кызыксына
Казанда "Изге Коръәннең Казан басмасы һәм аның мөселман дөньясында Изге Коръәнне бастыруга йогынтысы" исемле 8 нче Халыкара мөселман конференциясе узды.
Казан галимнәре белән бергә Иордания, Гыйрак, Бәхрейн, Мисыр, Марокко, Катар, Һиндстан һәм башка чит илләрдән килгән дин галимнәре Коръән китабының төрле еллардагы басмалары, аларның тел, техник һәм орфографик үзенчәлекләре турында фикер алышты. Әлбәттә, сөйләшүнең төп темасы 1803 елда Казанда тәүге мәртәбә басылып чыккан Коръән китабы булды.
Килгән кунакларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан затлы күргәзмә дә тәкъдим ителде.
Безнең фоторепортаж:
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА