Журнал «Безнең мирас»

Казан ханлыгы

Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бәдертдин Гыйльметдин улы Шәйхетдиновның укыту ысулы игътибарга лаек. Ул тарих фәнен, андагы сюжет-күренешләрне шигыри калыпка салып укучылары тәкъдим итә. Бу ысул белән укытканда яңа белем укучыларның күңел-хәтерендә ныграк саклана икән.
Сезгә мөхтәрәм мөгаллимнең узган атна "Идел Болгарстаны" дигән шигырен тәкъдим иткән идек, бүгенгесе исә Казан ханлыгы турында.
Унбишенче гасырның бу
Утызынчы еллары.
Фёдор Пестрыйның гаскәре
Талый Шәһри Болгарны .
Идел-Казансу буенда
Матур, нык һәм бай урын.
Кала Казан каласы
Болгар варисы булып.
Ә, Казан каласы үзе
Ныгытылган зур кальгә
Казансу, Болак сулары
Текә ярларга кага.
Билек чоры тәмамлана
Башлана ханлык чоры
Олуг Мөхәммәт тәхеттә
Җәләлетдин хан улы.
Биләү янында орышта
Василий (II) әсир төште
Мәскәү янында хан янә
Күрсәтә гаскәр көчен.
Түбән Новгород, Муром да
Авалалар Мөхәммәттән
Тәхеткә килә яңа хан
Исме аның Мәхмүтәк.
Казанның бу тел тешле һәм
Шактый кодрәтле чагы,
Суздаль астында урысны
Биетә Казан ханы.
Мең дүрт йөз кырык сигездә
Мәскәүгә дә яу чаба.
Шуның нәтиҗәсе булып
Касыйм ханлыгы калка.
Ә шулай да егерме ел
Тыныч һәм затлы ара.
Бу чорда Казан ханлыгы
Шактый ук ныгып ала.
Мәхмүд хан үлгәч башлана
Зур көрәш тәхет өчен
Мәскәү дә форсат эзли
Күрсәтер өчен көчен.
Өченче Иван яу чаба,
Казан катына таба.
Мең дүрт йөз җитмеш сигездә
Якын килә башкалага.
Ибраһим үлгәч уллары
Тәхет бүләләр иллә.
Казан яклылар җиңәләр
Тәхеткә Илһам килә.
Көтә әле, көтә алда
Авыр көннәр Казанны
Мөхәммәд-Әмин тәхеттә
Урыслар хуплый аны.
Урнашты Казан өстеннән
Мәскәү протектораты .
Ил эчендә ыгы-зыгы
Тәхет бүләләр тагын.
Мең дүрт йөз туксанда килде
Габдел Латыйф тәхеткә
Урыслар аңа Звенигород
Шәһәрен бүләк итә.
Мәскәүдән бәйсез сәясәт
Алып бара Габдел – Латыйф
Урыслар котыла аннан
Тик сөргенгә озатып.
Кырым ханы Миңлегәрәй
Бик кискен таләп итә.
Һәм Габдел-Латыйф сөргеннән
Казанга кайтып төшә.
Мөхәммәд-Әмин Мәскәүгә
Теләми баш ияргә.
Шулай да ике арада
Төзеләдер шартнамә.
Ун ел тыныч яши Казан
Уңышларга ирешә.
Ә Мәскәү тыкшына һаман
Казанлылар эшенә.
Касыйм ханы Шаһгали да
Тоткарланмый тәхеттә
Кырым ханы Сәхибгәрәй
Казанга гаскәр кертә.
Тәмамлана протекторат
Мәскәү-Казан талашы.
Кырымлы Сафагәрәй
Татарларның илбашы.
Җангали тәхеттә бары,
“Декоратив фигура”
Тәхет ханбикә Гәүһәршат ,
Булат Ширин кулында
Җангали Сөембикәгә
Өйләнешү никахын
Рөхсәт итә тик Василий (III)
Янә Мәскәү протектораты.
Үтерелде Җангали да
Сафагәрәй тәхеттә
Аның хәләл җефете дә
Тол хатын Сөембикә.
Мең биш йөз кырык алтыда
Казанда тагын фетнә.
Сафагәрәй, кайнатасы
Йосыфка качып китә.
Шаһгали һәм Сафагәрәй
Алышыналар тәхеттә.
Явыз Иван Сафагәрәйгә
Сугыш игълан итә.
Ызгыш-талашны да Мәскәү
Оештыра бик оста.
Сафагәрәйнең гомере
Булды шуңарга кыска.
Хан инде Сафагәрәйнең
Улы Үтәмешгәрәй,
Ул бары тик ике яшьтә
Сөембикәгә бәбәй.
Явыз Иван риза түгел
Мөстәкыйль Казан белән.
Шуның нәтиҗәсе булып
Яу артыннан яу килә.
Килешү буенча Шаһгали
Үрмәлидер тәхеткә.
Үтәмеш, Сөембикәне
Язмыш Мәскәүгә илтә.
Чукындырыла Үтәмеш
Исеме Александр
Сөембикә Шаһгалигә
Буладыр яңа хатын.
Шаһгали янә тәхеттә
Бусы өченче тапкыр,
Ул затсыз да, сатлык җан да
Адәм актыгы тагын.
Ниләр генә майтармады
Шушы урыс “ялчысы”
Этлек эшләп үз халкына
Казаннан чыгып качты.
Казанда Вакытлы хөкүмәт
Анда болгавыр көннәр,
Ә, тәхеткә Әстерханнан
Чакырыла Ядегәр.
Хәзерләнә Явыз Иван
Инде хәлиткеч һөҗүмгә.
Казанга, аңа ияреп
Сатлык Шаһгали килә.
Йөз илле меңлек гаскәрне
Өстерә генә Иван
Казан кальгасе янында
Күпме баш киткән вәйран
Әй бу илле икенченең
Шыксыз Октябрь ае.
Ыңгырашып ава җиргә
Мәчет манаралары.
Кол Шәриф кылычын айкап
Кыя урыслар башын
Катнаш канга манчыла
Туган җирнең һәр ташы.
Татар каны, урыс каны
Ага кушылып бергә.
Ава Казан Ханлыгы
Зур афәт килә илгә.
Мәскәүгә алып киттеләр
Казанның соңгы ханын.
Чукындырып Симеонга
Әйләндерделәр атын.
Җиңелә Казан. Ава ул
Вәхшиләрчә талана.
Байлык төялгән олаулар
Шыгырдап кузгалалар.
Ә Иванга насыйп булган
Күптән омтылган титул
Урысныкы гына түгел,
“Казан патшасы” да ул.
Эпилог.
Еллар гына түгел инде
Үткән тулы гасырлар.
Ярый әле тарих бар да,
Кешеләрдә хәтер бар!
Бар бит әле бар бит безнең
Татар дигән атыбыз.
Ә тарихны онытырга
Һич тә юк шул хакыбыз.

Теги: Бәдертдин Шәйхетдинов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру