Идел Болгарстаны

Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бәдертдин Гыйльметдин улы Шәйхетдиновның укыту ысулы игътибарга лаек. Ул тарих фәнен, андагы сюжет-күренешләрне шигыри калыпка салып укучылары тәкъдим итә. Бу ысул белән укытканда яңа белем укучыларның күңел-хәтерендә ныграк саклана икән. Сезгә мөхтәрәм мөгаллимнең бер шигырен тәкъдим итәбез.
________________________________

Идел буе татарларының һәм болгарларының тарихы гаятъ зур әһәмияткә ия. Аны өйрәнми торып, без, Россия белән Көнчыгыш арасындагы элемтәләрне беркайчан да аңламаячакбыз… Бу гүзәл, ачык, талантлы, кыю халыкның тарихы…Мин әйтер идем, гомум һәм халыкара тарихта зур әһәмияткә ия булганлыгы белән, ул безне үзенә җәлеп итә. Академик М.П.Тихомирнов.

Иделнең урта агымы
Уңайлы, җайлы төбәк:
Төркиләргә, мадъярларга,
Финн угорларга терәк.

Җанлана болгарлар белән
Урта Идел буйлары.
Калкып чыга яңа дәүләт
Идел Болгарстаны.

Җиденче гасыр ахыры,
Сигезенче гасыр башы.
Болгарны җитәкли Ишкул
Мөгаен, Кодракка, — ул.

Идел буе болгарлары
Табынганнар Күк-Кояшка.
Символ итеп төшерелгән
Кояш сүрәте, байракка.

Тезләнеп каршы алганнар
Беренче кояш нурын.
Игелек көткәннәр алар
Яңа көннән, Тәңредән.

Әле бүген дә Аллаһны
Бар Тәңрегә тиңләү.
Гасыр арты, җыям гасыр
Татар тарихын иңләп.

Тыныч яшиләр халыклар
Иллек хан заманында.
Төркиләр дә, угро-финнар
Сыйганнар бер калыпка.

Саклана шушы елларда
Диннәрнең төрлелеге.
Иген игү, тире иләү
Күп халыкларга өлге.

Базарлары торган гөрләп
Мунчалар торган эшләп.
Сәяхәтче әл-Истаһри
Язган шуны җентекләп.

Ачык күңелле бу ханны
Халык ихтирам иткән.
Болгар ханның исеме
Башкалага да күчкән.

Сәүдәгәрләр йөргән монда
Иран, Кытай, Мисырдан.
Византия сәүдә өчен
Тоткан аерым урам.

Ә, ханның гүзәл хатыны
Дунай Болгары кызы.
Ил ара мөнәсәбәтләр
Бу чорда була ныклы.

Тукый — улы Болгар ханның,
Күчә утрак тормышка.
Төзетә яңа калалар,
Омтыла яңарышка.

Айдар турында тарихта
Сакланган күп мәгълүмат.
Шулар арасыннан берсе
Бик кызыклы хикәят.

Көтмәгәндә Айдар ханның
Кызын тотты өянәк.
Күп табиблар сылу кызны
Булсалар да терелтмәк.

Булмады һич нәтиҗәсе,
Ә көннәрдән беркөнне.
Хан янына узды вәзир
Исеме аның Бүре.

“Каламызга килгәннәр
Гарәпнең табиблары,
Күрсәтикче шуларга
Тияр бәлки шифасы.

Тик гарәпләрнең бар шарты
Кабул итү Исламны
Шушы очракта бары тик
Булыр дәва дәвамлы”.

Хан бирә ризалыгын
Иман китерә кыз да.
Һәм филхаль сыйххәт улып
Терелеп китә шунда.

Милләте белән гарәп ул,
Белеме белән табиб
Айдар хан кызын терелтеп
Булды аңа хәләл җефет.

Үзгәрешләр кертә илгә
Бик кыска гына чорда
Мәчет салдыра Хәндҗәл
Хан сарае каршында.

Идел Болгарында Ислам
Ныгый, киң колач җәя
Дүрт ел идарә итәдә
Хәндҗәл дә үлеп китә.

Багдадтан килә илчелек
Болгарда зур тантана.
Олуг җыенда халыкка
Ислам дине мактала.

Алмас үзе кунакларны
Каршы ала бик зурлап.
Атыннан төшеп, иелеп
Сәламлый ул олылап.

Болгар йоласы буенча
Кунакларның өстенә
Илтабар хозурланып
Көмеш дирһәмнәр сибә.

Идел Болгарстанының
Бу җаваплы адымы.
Багдад белән элемтәләр
Урнаштыру алымы.

Бу илнең мөстәкыйльлеге
Бәйсезлек хәзәрләрдән .
Димәк Алмас бу чарага
Җентекләп хәзерләнгән.

Бу Болгарның көчәюе
Кабиләләр ныклыгы.
Эсегел, берсула, сувар,
Бәләнҗәрләр дуслыгы.

Мәдәни Ислам дөньясы
Бер дәүләткә баеса.
Дөнья картасында Болгар
Лаеклы урын ала.

Микаил гайрәтле хан
Суктыра үз тәңкәсен.
Мөстәкыйльлекне ныгыта
Тик югалта тәхетен.

Владимир һәм Добрыня
Яу чабалар Болгарга.
Ә соңыннан дәүләтара
Төзеләдер шартнамә.

“Судагы таш өскә калыкса,
Ә колкмак батса суга.
Бозылыр безнең ара
Тик шушы очракта”.

Үтәлгәндерме шартнамә?
Ә, мәгънәле гыйбарә.
Түгелми, чәчелми килгән
Нәкъ безнең көннәргәчә.

Болгар урыс арасында
Урнаша туганлык җебе.
Беренче Мөэмин хан кызын
Сорый Киев кенәзе.

Бу катнаш никахтан туган
Владимир уллары;
Глеб, Борис ачы язмышка
Дучар булалар бары.

Урнаштыра элемтәләр
Святослау кенәз белән.
Талиб хан үз исеменнән
Суктырадыр тәңкәләр.

Ил ара элемтә ныгый
Сәүдә җанлана бара.
Болгар базарында рус
Тотрыклы урын ала.

Тире-мал, аю тиресе
Хәтта тере товар да.
Ак чәчле, мәрмәр тәнле
Кызлар сатыла анда.

Үзенең “Шаһнамә”сендә
Әбелкасыйм Фирдәүси,
Шушы гүзәл кызларга, һич
Соклануын яшерми.

Сер булып кала Шәмгунның
Тәхеткә килүләре.
Туган җире булган диләр
Дунай Болгариясе.

Тик шунысы бәхәссез,
Бу ике кардәш халык.
Яшәгәннәр бу елларда
Үз ханнарын алмашып.

Мәгълүмдер Шәмгун ханның
Византиягә явы
Идел, Дунай Болгарларын
Ул туплап алып барды.

Үз кеше булган шагыйрьләр
Сараенда Хәйдәрнең.
Акыннар, көйчеләр бизәгән
Сарайның тормыш ямен.

Бу хан тоткан икән хәтта
Биюче җарияләр.
Бохарадан Болгаргача
Китерткән музыкантлар.

Иманлы вә тәүфыйклы хан
Хәйдәр улы Мөхәммәд.
Шаккатырып бар халыкны
Төзеткән таш мәчетләр.

Җиде, сигез яшьтән үк ул
Укыту чарасын күрә.
Бу эш өчен хан алдында
Җавап тота һәр түрә.

Капма-каршы атасына
Холык-фигыле гаме.
Чирмеш ил башлыгы кызы
Аның хәләл җефете.

Суздәл кенәзлеге белән
Сәгыйд төзеде солых.
Барымта йөрү тукталды
Яшәде илләр тыныч.

Гадел, итагатьле һәм дә
Игелекле Бараҗ хан.
Ул идарә иткәндә
Кимегәннәр салымнар.

Атаклы хан Ибраһим
Күтәрә Болгар данын.
Сәүдәне дә җанландыра
Базар калалар салып.

Ә Илһам хан хикәяте,
Шактый ук гыйбрәтле.
Иң соңгы ханы Болгарның,
Ул көзгесе милләтнең.

Унөченче гасыр башы
Вакыйгаларга бик бай.
Тимучинны -Бөек хан дип
Игълан итә корылтай.

Чыңгыз хан яу чаба Кытайга,
Сәмәрканд, Бохарага.
Яулап ала бу җирләрне
Һәм күчә Европага.

Мең ике йөз егерме өчтә
Ямьле яз айларында.
Илһам монголларны җиңә
Самара тугаенда.

Елап кайтып китсә-китә,
Сүбәдәй гаскәр башы.
Ике тапкыр яу чаба ул
Болгар иленә тагын.

Каракорым корылтае
Киңәш итә яңа яу.
Чыңгыз ханның оныгы.
Бату җитәкли аны.

Гаскәрләрнең күплегеннән
Җир ыңгыраша гүли.
Һәр карыш җир өчен, Биләр
Ал каны белән түли.

Илһам хан янәшәсендә
Чорның мәшһүр галиме.
Бәгырьләрне өзә-өзә
Ава-Олуг Биләр иле.

Бабаларым тарихыннан
Бит артыннан бит барлыйм.
Әлегәчә газиз җирем
Сугыш эзләрен саклый…

Комментарий язарга