Актриса Гөлсем Болгарскаяның тууына 130 ел
Татар сәхнәсенең күренекле актрисасы, ТАССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты (1926) Гөлсем Болгарская (Өммегөлсем Муса кызы Әҗимова-Колмәмәт-Мостафина) 1891 елның 28 октябрендә Казанда туган.
Ул уйнаган рольләрнең кайберләре: Галидә карчык («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Ханзафа («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Җиһан («Ак калфак», М.Фәйзи) һ.б. Актрисаның иҗади үсешенә Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов һәм Ш.Камалның йогынтысы зур була.
Г.Болгарская 1968 елның 10 гыйнварында вафат булды һәм Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА