Дуслык һәм тугрылыкны тоз белән ныгытканнар
Тоз – гомумтөрки сүз. Тел белгечләре бу сүзнең этимологиясен «товар» сүзе белән дә бәйлиләр. Мәгълүм булганча, электә аш тозы (русча поваренная соль) иң күп таралган товарларның берсе исәпләнгән. Шәрык халыкларында тозны изге нәрсә дип санап, дуслык һәм тугрылыкны тоз белән ныгытканнар, аны сихер-ырымнарда да кулланганнар. Татарда тоз һәм ипи сүзләре янәшә йөри («ипи-тоз», борынгы телдә – «тоз-етмәк»).
Тоз – химия терминологиясендә аш тозы, натрий хлориды, организм өчен бик кирәкле матдәләрнең берсе. Дөрес, кайбер табиблар тозны аш тәмләткечләр исәбенә кертә һәм аны куллануны чикләргә чакыра (шикәр комын да, тозны да «ак үлем» дип атыйлар). Бу сүзләрдә, әлбәттә, дөреслек бар, ләкин тоз җитешмәүне организм бик авыр кичерә.
Борынгы чыганакларда «кара тоз» дигән төшенчә очрый, ләкин аның нинди матдәне белдерүе ачыкланмаган.
Тозсыз, тозсызлык татар телендә гомумән кимчелекне дә белдерә. //Юк, белми, бу сүз хата! – Телебез мәсьәләсендә Тозсызлык тулып ята. Хәсән Туфан. Каюм Насыйрида: «Тозсыз, ягъни бимәзә, мәгънәсез» дигән аңлатуга тап булабыз. Монда бимәзә – тәмсез, ләззәтсез мәгънәсендә килә, язылышта бимаза сүзе белән тәңгәл. Сабын тозы – вак тоз. Минзәлә яклары сөйләшеннән. «Тозсызны күзсез дә белә». Минераль тоз.
Гарәпчә тоз – милех.
Адлер Тимергалин
"Безнең мирас". - 2017. - №10. - 92 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА