Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Бергә йоклаган хатын

Бергә йоклаган хатын

Заманында Югары Совет рәисе Батыев кабинетына чибәр генә бер ханым килеп керә. Бик мөһим бер документка кул куйдырасы бар икән.– Сез кем буласыз соң? – дип сорый Батыев.Хатын энҗе тешләрен елтыратып е...

Заманында Югары Совет рәисе Батыев кабинетына чибәр генә бер ханым килеп керә. Бик мөһим бер документка кул куйдырасы бар икән.


– Сез кем буласыз соң? – дип сорый Батыев.


Хатын энҗе тешләрен елтыратып елмая:


– Әллә оныттыгыз дамы?! Күптән түгел бергә йокладык ласа!


Батыев хатынның йөзенә җентекләбрәк карый. Юк, хәтерли алмый бу чәчби белән чуалганын. «Бәлки, булып та онытылган хәлдер, бәласеннән башаяк...» – дип уйлап чыгып барганда, туктатып сорыйсы итә:


– Шулай да әйтегез әле, без кайда, кайчан э-э-э... бергә... йокладык икән, ә?


Хатын көлеп җавап бирә:


– Шәһәр партактивы җыелышында ич. Сез президиумда йоклап утырдыгыз, ә мин – залда...


Шамил Маннапов


Безнең мирас. - 2020. - №10. - 115 б. 


Фото: pixabay

#Шамил Маннапов #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи