Журнал «Безнең мирас»

Бабамның яралары

Минем бабамның әтисе Муллагали 1896 елның 10 апрелендә Пучы авылында дөньяга килә. Муллагали бабайның яшьлек вакыты сугыш чорына туры килә. Ул өч нәниен калдырып сугышка китә. Аны каһәрле сугыш Украина чигенә кадәр алып барып җиткерә. Муллагали бабай бик каты яралана, бер аягын өздереп, сыңар аяк белән якыннары янына кайту бәхетенә ирешә. Ләкин, сыңар аяклы диеп тормый, хуҗалыкта бер эшкә дә авырсынмый. Туган илебез хезмәтенә югары бәя бирә. Аны орден-медальләр белән бүләкли. Балаларын башлы – күзле иткәннән соң, улы Фирдәвис килене Мәрзия тәрбиясендә, тормыш иптәше Бикә әбием белән тигез тормыш кичерәләр. Бабам 1976 елда вафат була һәм Пучы авылына җирләнә.

Нургалиева Илүзә Алмаз кызы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.
Җитәкчесесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы.

Теги: Илүзә Нургалиева Нәсел-шәҗәрәм

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру