Мәшһүребез Бакый Урманче
Бик зур кайгыбыз бар. 6 августта 94 нче яшендә Бакый абзый вафат булды. Аның үпкәсе шешкән иде, шул авыру дәвамында үпкәсендә су хасил булган. Шул аның әҗәленә сәбәп булды.
Мин аның янында күптән түгел булып, бик һәйбәт сөйләшеп утырган идек. Менә хәзер ул юк инде.
Аксакаллардан иң өлкәне, иң дәрәҗәлесе китте. Бакый абзый революциягә кадәрге зыялылар, аларның гореф-гадәтләре, традицияләре белән хәзерге заманны тоташтыручы бер күпер иде. Хәзер татар мәдәниятендә андый кеше калмады инде, элекке зыялылар белән хәзергеләре арасында җанлы элемтә өзелде.
Иннә иләйһи раҗигун.
1990, 8 август
Истәлек Гомәр Бәширов көндәлегеннән алынды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА