Драматург Риза Ишморатның тууына 120 ел
Драматург, ТАССРның (1953) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1983), 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Риза Ишморат (Ризаэддин Фәхреддин улы Ишморатов) 1903 елның 1 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Яңавыл районындагы Бәдрәш авылында туган. Аның әтисе чыгышы белән ярлы крәстиян катлавыннан булып, малай чагында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта хәлфә, аннары шул төбәктәге Йосыф исемле авылда указлы мулла хезмәтләрен башкара. 1913 елда исә, муллалык эшен ташлап, туган-үскән авылы Уразайга (хәзер Татарстанның Актаныш районында) кайта.
Риза Ишморат 1923 елның көзендә Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1926 елда техникумны тәмамлагач, Татар дәүләт театрында режиссер булып эшли башлый. Шушы елларда беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Йокы патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) исемле сатирик комедияләрен яза һәм, режиссер буларак, аларны сәхнәгә үзе куя.
Гомеренең соңгы елларында әдип туган-үскән яклары, замандашлары, әдәбият-сәнгать әһелләре турында «Сайрасын тургайлар» (1982) исемле документаль повесть, «Гомер сукмаклары» (1987), «Дусларым, остазларым» (1988) исемле хатирә һәм истәлек китаплары язып бастыра.
Риза Ишморат 1995 елның 29 октябрендә Казанда вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА