Журнал «Безнең мирас»

Кара мәче бәласе

«Иртә уңмас, һич уңмас», дигәннәрме әле борынгылар. Сәйфетдиннең дә, өеннән чыгып урам чатына борылуга ук, юлын кара мәче кисеп узды. Ул, ачуыннан шартлардай булып, мәчегә таш томырды. Аягына таш эләккән мәче, ачы мыраулап, куаклар арасына кереп сызды. Шунда Сәйфетдин артыннан бастырып ук диярлек килгән Хәкимҗанны күреп алды.


— Әссәламегаләйкем, күрше! – дип эндәште ул аңа, төче елмаеп. Ә үзе эченнән генә: «Әйдә, мәче кискән юлны үтеп китсен әле. Аның артыннан мин дә атлармын», – дип уйлап куйды.
— Вәгаләйкемәссәлам! Син нәрсә, эт куасыңмы соң? Алай дисәң, бик кечкенә иде бугай.
— Һы! «Кечкенә дә төш кенә», диләрме әле?! — Сәйфетдин аңа рәшәткә кадагына эләгеп тишелгән чалбар балагын күрсәтте.
Иренең көн саен төн уртасында гына кайтуына түзәр чамасы калмаган хатыны капканы кичтән үк бикләп куйган иде. Шуңа Сәйфетдингә рәшәткә аша керергә туры килде.
— Күрдеңме, ничек умырып алды!
— Да-а, малай! — дип, башын чайкады Хәкимҗан. — Яхшы эләктергән бу сине.
— Шул-шул менә. Аздан гына тешен батырмый калды.
— Тукта, тукта, нинди төстә иде ул эт?
— Нинди булсын, шомырт кара.
— Юк, алайса белмим. Мин әллә аклы-каралымы дип торам. Кара әле, сине күргәч искә төште: өй ачкычын алырга онытканмын бит әй. Хатын эштән кайтканны көтеп, ишек төбен сакларсың аннары. — Хәкимҗан, кире борылып, ашыга-ашыга китеп барды.
«Булмады. Әллә миңа да кире борылыргамы? — дип уйлап куйды Сәйфетдин. — Ә, юк, ярамый. Өйгә кайтсаң, кичә соң кайткан өчен хатын тавыш чыгарачак. Ул уянганчы, дип, бүген иртүк чыгып киткән идем бит».
Сәйфетдин, сукрана-сукрана, мәче кисеп үткән юл аша чыгарга мәҗбүр булды. Сәгатенә күз салды: җиде тулып килә. Иртәрәк икән әле, бер сәгатьләп вакыт бар. Ә башы чатнап авырта, җеп өзәрлек тә хәле юк. Мондый хәлдә урам буенча киләп сарып йөреп булмый бит инде, шунда гына көтәргә туры килер.
Ике урам арасын узганчы, манма тиргә төште ул. Ниһаять, килеп җитте... Кибет ишегендәге язуны күргәч, йөзе агарынып китте аның. Анда зур хәрефләр белән «Учет» дип язылган иде.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру