Журнал «Безнең мирас»

«Безнең мирас» елъязмасы / Февраль

630 ел элек (1394)

Туктамыш хан киләчәктә Аксак Тимергә каршы бәрелешләрдә таяныч булырдай аркадашларын барларга керешә. Мисыр солтаны вә Грузия патшасы белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. Аксак Тимер гаскәре Грузия биләмәләренә бәреп кергәч, Туктамыш хан яугирләре Тимер Капу (Дербент) аша аның артына – тылына төшә һәм Ширван төбәген яулап ала. Туктамыш хан үз дигәненә ирешә – дошманны Грузиядә сугыш хәрәкәтләрен туктатырга мәҗбүр итә. Аксак Тимер исә, Алтын Урда явының гайрәтен сизеп алып, эшне тиз арада солых төзүгә таба бора.

 

160 ел элек (1864)

Шиһабетдин Мәрҗани, гарәп телендә төрки Караханилар династиясенә караган «Горфәтел хавакыйн ли-гарфәтел хавакыйн «әсәрен язып, аны Казанда нәшер итә.

 

110 ел элек (1914)

Ереван (Ириван) шәһәрендә февраль аеннан азәрбайҗан төрки телендә «Ләкләк» исемле атналык көлке журналы дөнья күрә башлый. Мөхәррире – Мирза Мирфәтхуллаев.

 

100 ел элек (1924)

2-5 февральдә Һади Такташ «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын иҗат итә.

 

7 февральдә бер төркем яшь татар язучылары «Октябрь» исеме астындагы оешма («Күмәк») төзиләр. Сәркатибе – Кави Нәҗми, әгъзалары – Шамил Усманов, Гадел Кутуй, әгъзалыкка кандидатлар – Хуҗа Рәфиков һәм Фәтхи Бурнаш.

 

95 ел элек (1929)

«Безнең юл» журналының февраль санында Һади Такташның «Мокамай» һәм «Алсу» исемле әсәрләре басылып чыга.

 

85 ел элек (1939)

23 февральдә Татар дәүләт академия театрында Шәриф Камалның «Матур туганда» спектакленең премьерасы була.

 

80 ел элек (1944)

Февраль аеннан Икенче Балтыйк буе фронтында татар телендә «Суворовчы» дип аталган газета чыга башлый.

 

70 ел элек (1954)

12 февральдә Украинаның Харьков шәһәрендә урнашкан музыкаль комедия театрында Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе куела.

 

Журналга Айдар Закиров әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б.119.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру