630 ел элек (1394) Туктамыш хан киләчәктә Аксак Тимергә каршы бәрелешләрдә таяныч булырдай аркадашларын барларга керешә. Мисыр солтаны вә Грузия патшасы белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. Аксак Тимер гаскәре Грузия биләмәләренә бәреп кергәч, Туктамыш хан яугирләре Тимер Капу (Дербент) аша аның артына – тылына төшә һәм Ширван төбәген яулап ала. Туктамыш хан үз дигәненә ирешә – дошманны Грузиядә сугыш хәрәкәтләрен туктатырга мәҗбүр итә. Аксак Тимер исә, Алтын Урда явының гайрәтен сизеп алып, эшне тиз арада солых төзүгә таба бора.