Җәүһәр иясе Җәүһәриягә (Кыйссаның дәвамы)
Җирле үзидарә рәисен озаткач, үзем яшәячәк бүлмәне бераз үзгәртү турындагы эшләрне күрсәтеп, блокнотыма язып куйдым. Яту, йоклау турында уйга да китермәдем. Очрашу вакытында кемнәр белән ничек сөйләшүемне, кемнәргә ышанырга була, кемнәр ышаныч уятмавын хәтерләргә тырышып утырдым. Нәтиҗә куандырырлык, өметләнерлек иде. Уйлануларым, әлбәттә, өзек-өзек, узган гомерем турындагы хатирәләр белән аралаш булды. Җавапсыз калган сораулар исә киләчәк көннәремә кагылышлы иде. Ә аларны Газизәсез күз алдыма китерергә дә җөрьәт итмәгәнлектән, уйларымнан арыныр өчен, шушы язмамны дәвам итмәкче була идем. Тик... Юк, булмый. Язылмый. Күз алдымда торган Газизә барысын да томалый. Аның һәр сүземә реакциясен хәтерләргә тырышам. Аларның һәркайсы ике катлы: тегеләй дә, болай да аңларлык. Үз ягыма борырга тырышам да туктап калам: нинди файда турында сүз алып барырга була?
Файда ни дә, зыян ни? Кемгә файда, кемгә зыян? Ә ул, әнә, йөри. Ни эшләгәнен белеп, миңа ничек тәэсир итүен белеп йөри. Азгын ханымның табигый кыланышымы бу, әллә яңгырга сусаган җирнең корылыктан яргалануы кебек, ялгызлыктан зарыккан яшь тәннең тынычлану өчен үзенә-үзе урын таба алмый хәрәкәтләнүеме? Кешелек дөньясы тәрәккыятькә ирешкән саен, үз табигатенә каршы килү ысулларын арттыра, үстерә барган. Безнең мисалны гына алыйк. Ышанам: безнең икебезгә дә нидер кирәк. Аны ул да, мин дә тоям. Тик кеше табигатендәге әдәп киртәсе: «Тукта, шашма», – ди. Ул яктан хайваннарның рәхәт: кирәк икән, тыелма.
Хыялларымны бүлдереп, капка төбенә Тәлгать машинасы килеп туктады. Рульдә үзе түгел, шоферы иде. Кабинасыннан төшеп, пассажир ишеген ачты да, аннан катыргы тартма алып, эчтә утыручыга: «Килеп җиттек», – диде. Зур юл сумкасын алып машинадан төшкән сакаллы кешене төрек кешеседер дигәнем дөрескә чыкты.
Шофер егет каршы алырга чыккан Газизәгә: «Бу тартмада азык-төлек, ә бу егет Сөләйман атлы төрек булыр. Тәлгать абый, калганын Газдә үзе белеп эшләр, дип әйтте», – диде.
Төрек, тартманы Газизә кулыннан алып, өйгә таба атлады. Ике кулында ике йөк булса да, сынатмады егет. Өйгә керделәр. Ә шофер егет, ачык тәрәзәдән карап торуымны күргәч:
– Тәлгать абый, районга барасы булса, барып кайтыгыз, дип әйтте, – диде.
Мин:
– Башка эшләр чыгарга тора әле монда, рәхмәт, – дидем.
Шофер китте. Без калдык: Газизә, мин һәм сакаллы төрек.
– Татарча беләсеңме, Сөләйман бабай?
– Минем инде монда дүртенче елым. Төрекчәмне онытмасам ярар иде дип куркам.
– Курыккач, онытмассың. Хатларыңны төрекчә язасыңдыр бит?
– Бездә хат язышу юк. Телефон.
– Юынырга дисәң, җылытырга баллонлы газ гына.
– Кирәкми, җылытмагыз. Бүген тәһарәт алганда юынган идем. Икендегә юынырмын. Суык су белән генә.
– Ашау мәсьәләсе ничек?
– Уразада.
– Ураза ае узды ич.
– Ә мин казага калган көннәр өчен.
Төрекнең бу җавабы Газизәгә бик ошады булса кирәк, ул, Сөләйманга карап елмайды да: «Алла кабул итсен!» – диде.
Үз чиратында, Газизәнең сүзләре төрек күңеленә «бәлзәм» булып ятып, ул, җавапсыз калмас өчен генә: «Амин», – диде.
Сәхнә теле белән әйткәндә, шушы кечкенә эпизод бу ике җанның берберләренә мөнәсәбәтләрен, күңелләре тартылуын да ачык күрсәтте. Ходай, сакланганны саклармын, дигән. Сак булырга кирәклек кенә аз, сакчы булырга кирәк. Янәсе ул уразада икән. Газизәнең дин юлында кәсеп итүен кемнәндер ишеткән дә, әле килеп эш башлаганчы ук ишеткәненнән файда тапмакчы була. Уразаңның ныклыгын... карарбыз, Сөләйман. Имеш, ул хат язмый, телефон аша гына сөйләшә.
– Карале, кем, өйдәш, исемеңне Сөләйман диделәр шикелле, бу йортта ирләрдән син генә түгел, мин дә бар. Танышырга теләгең булса, мен югары.
– Гомергә югарыга менәргә омтылмадым. Танышырга дисәң, үзең төш.
– Ә мин гомер буе югарыга, үргә менәргә омтылдым. Тик әллә ни биеккә күтәрелә алмадым. Ярый, һәркайсыбыз үз биеклегендә очсын. Син прораб булсаң, мин шул төзеләчәк йортның хуҗасы Әдип Гаязович булырмын.
– Бик рәхмәт. Хуҗа булгач, минем таләпләремне тыңла: йорт тиз өлгерсен дисәң, миңа шушы авылдан өч ярдәмче ташчы ир, измә әзерләргә ике хатын-кыз кирәк булыр.
– Кирәк нәрсәләрегезне рәис белән хәл итегез.
– Алайса мин сиңа бүтән мөрәҗәгать итмәячәкменмени?
– Синең мөрәҗәгатең – эшләгән эшең. Һәр салынган кирпеч минем күздән узачак. Уйлап уйна, Сөләйман.
– Уйларга вакыт калса, уйларбыз да, уйнарбыз да, хуҗа әфәндем. Мине өркетүеңә генә өметләнмә. Без инде өркүдән узган.
Вакыт агымы агымсу кебек. Канәгатьлек белән әйткәндә, шушы сөйләшүдән соң Татлысуны тергезү буенча башланган эшләрнең һәркайсында чын эшләрнең гөрләп баруын күрергә була иде. Буа өчен чыгарылган ташларны ике КамАЗ ташый, буа буылып, су күтәрелгәч, мәчет күленә һәм Үлетатлысу күленә керергә тиешле чиста суүткәргеч юан бетон торбалар урыннарына китереп аударылган, канау казырга экскаваторлар килүен генә көтәләр. Ә инде бетон торбаларны урнаштыргач, ягъни күлләр туңгач, аларны ләмнән чистартуга күчәчәкләр. Барысы да акыл белән уйлап хәл ителгән.
Безнең эштә дә үзгәрешләр барлыгы сизелә. Татлысу елгасының суы хәзер көрән төстә түгел, ә саргылт. Министрлар Советының карары үтәлә башлау нәтиҗәсе иде бу. Район үзәгенә анализга пробиркаларны Газизә үз вакытында илтергә өлгереп, һәркөн мактауга лаек була башлады. Шунысы уңай, Газизәнең җиңел машина йөртү таныклыгы бар икән, почта ташучыга ялыныч юклык эшне бермә-бер җиңеләйтте. Йөрәк эшләре генә тотрыклы түгел. Көн саен булмаса да, ара-тирә чебен дулап тәрәзәмне ватмак була. Кичә кич белән генә белдем. Сөләйман, Газизәгә утырып, район үзәгенә барган, имеш, гаиләсенә банк аша акча салган. Ярый, салсын да ди, ләкин ни өчен Газизәгә утырып? Һәркөн почта машинасы да йөри, өстәвенә, Тәлгатьтә дә машина бар.
Газизәнең сүзе бер: «Утыртсаң, барыр идем, дигәч, утырттым инде». Район үзәге безгә 25 чакрым. 7 чакрым юл Теләпән каенлыгы аша уза. Юлда ни булмас та, кем нишләмәс. Шуннан соң ике көн үттеме, өчме, төнлә белән тышка чыгарга дип аска төшсәм, Газизә бүлмәсендәге ыңгырашуны ишетеп туктап калдым. Ачык ишетмәсәм дә, шуны аңладым: Газизә гарәпчә нидер сукалый, ә ир тавышы дога укыгандай гарәпчә җырлый. Бу инде, әлбәттә, бик тирәнгә яшерелгән конспирация иде. Ягъни ике гашыйкның бер-берләренә мәхәббәт хисләрен белдерү ысулы.
Нишләргә? Кинәт кереп, бер-берләренә беркетеп калдырыргамы? Әллә чыкканын көтеп торып фаш итәргәме? Анысына ни хакым бар? Ничә минут газапланганмындыр, берзаман «мырылдашу» тынгандай булды. Аларның гөнаһка керү мизгелләре иде бу. Теләсә ни булсын, тәвәккәлләп, ишекне шакыдым. Тынлык. Дәшүче юк. Келәсен суырмакчы булып, көч белән ишекне тартсам, ул, ачылып, башыма бәрелде. Түземлегем җитеп, бүлмәнең утын кабызсам, Газизә мендәрен каплап яткан, ә тегесе юк. Кай арада, ничек сызган? Балкон тәрәзәсе ашамы? Алай дисәң, Сөләйман бүлмәсенең тәрәзәсе юк. Кая яшеренергә мөмкинлеген Газизәдән сорарга дип, капланган мендәрен тартып алдым да иң хәлиткеч соравымны бирдем:
– Кая яшердең?
Газизә уянып җитмәгән иде.
«Ах-ух» итте дә:
– Яшермәдем, – дип, миңа Батулла тәфсирендәге Коръәнне сузды. Алсаң – җиңелү була, алмасаң – гөнаһы зур.
– Сөләйманың кайда?
– Үзендә юкмыни? – дигән җавап ишетелде.
Тиз генә күрше бүлмә ишеген каерып ачсам, бүлмә буш, дивандагы әйберләр җәелмәгән. Бу хәл мине тәмам ярсытты. Димәк, простыняга простыня ялгап, тышка сикергән. Кабат Газизә янына кердем. Ә ул, берни булмагандай, тагын мендәренә капланып йокларга яткан. Бу юлы уятмадым, ышандырдым дип тынычлансын өчен, үз бүлмәмә күтәрелдем. Өстәлдә калган телефоныма күз салсам, анда кабул ителмәгән ике чакыру, Сөләйманныкы. Ни булса – шул, дип, үзем шалтыраттым:
– Мин бу. Нәрсә, әллә мактанасың килеп шалтыраткан идеңме миңа?
– Ясыйгъ намазыннан соң, детсад Фираяның буш бүлмәсендә генә кунып калуымны хозяйка Азизага төшеп әйтүеңне сорамакчы идем.
– Аның синдә, синең анда ни эшегез бар?
– Соң ул бит минем хозяйкам. Һәркайсыбызның бер-беренә эше дә, сүзе дә булу гаеп түгел. Әйе, гаеп түгел...
Шуның белән сүз өзелде. Газизәгә бу сөйләшү турында әйтүне кирәк тапмадым. Сөләйман шул калуыннан Газизә янына кайтмады. Күрәсең, сөйләшүләре телефон аша гына баргандыр.
Әхтәм Зарипов
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА