Мин яраттым, син яраттың,Безне яратмадылар...Мине — синнән, сине миннәнАерып "сакладылар".Миннән еракта үткәрдеңИң авыр мәлләреңне,Хәлләреңне белер чактаБелмәдем хәлләреңне.Бик кадерле булмагандырКаде...
Мин яраттым, син яраттың,
Безне яратмадылар...
Мине — синнән, сине миннән
Аерып "сакладылар".
Миннән еракта үткәрдең
Иң авыр мәлләреңне,
Хәлләреңне белер чакта
Белмәдем хәлләреңне.
Бик кадерле булмагандыр
Кадерле яклары да...
Кемнәргә барып таяндың
Егылган чакларында?
Каеннарга таяндыңмы —
Каеннар кара көйгән.
Имәннәргә таяндыңмы —
Имәннәр башын игән?
Син яраткан миләшләрдән,
Баланнан каннар тама...
Ут эчендә яшәгәнсең,
Утларда янган бала!
Ә мин, ахмак, бу вакытта
Янмадым, өшемәдем...
Кадерләрен белмибез шул
Кадерле кешеләрнең.
Безне яратмадылар...
Мине — синнән, сине миннән
Аерып "сакладылар".
Миннән еракта үткәрдең
Иң авыр мәлләреңне,
Хәлләреңне белер чакта
Белмәдем хәлләреңне.
Бик кадерле булмагандыр
Кадерле яклары да...
Кемнәргә барып таяндың
Егылган чакларында?
Каеннарга таяндыңмы —
Каеннар кара көйгән.
Имәннәргә таяндыңмы —
Имәннәр башын игән?
Син яраткан миләшләрдән,
Баланнан каннар тама...
Ут эчендә яшәгәнсең,
Утларда янган бала!
Ә мин, ахмак, бу вакытта
Янмадым, өшемәдем...
Кадерләрен белмибез шул
Кадерле кешеләрнең.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала