Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Яз, сөю, гүзәл зат бәйрәме

Яз, сөю, гүзәл зат бәйрәме

Уяна табигать, язларныңШифалы җылысын тоюга.Гүзәл зат, мәхәббәт, иркә-назҖитмәсә, күңелләр боега.Сөюгә сусаган йөрәкләр,Сынаудан сынмаслык өметкә.Язларда бәйрәмнең тәүгесе,Алыйк без елмаеп-көлеп лә.Ан...

Уяна табигать, язларның
Шифалы җылысын тоюга.
Гүзәл зат, мәхәббәт, иркә-наз
Җитмәсә, күңелләр боега.
Сөюгә сусаган йөрәкләр,
Сынаудан сынмаслык өметкә.
Язларда бәйрәмнең тәүгесе,
Алыйк без елмаеп-көлеп лә.
Ана да, апа һәм сеңел дә,
Яратып туймаслык парың да.
Бәхеткә лаек бит һәркайсы,
Калмасын язмышлар ярында.
Яктылык өләшкән җаннарга
Нәрсә соң алырга бүләккә?
Йөрәккә үтәрлек сүзләрне
Ничек соң табарга теләккә?!
Котлауга төренсен бәйрәмең,
Чәчәкләр бизәсен табының.
Сөеп һәм сөелеп яшә син,
Бар һәм бер Аллаһка табынып.
Фирдәвес Зариф
Фото: pixabay
#Фирдәвес Зариф #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи