Журнал «Безнең мирас»

Вәгъдә - иман (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз
Ул лапас баганасына аркасын терәп чүгәләп утырды. Әйтерсең, әлеге уйлары аның иңеннән басты! Тәмәке янчыгын, озын трубкасын чыгарды. Саргайган баш бармагы белән трубкасына тәмәкесен төйде һәм, ике якка «канатын» җәйгән мыекларын тибрәндереп, аны авызына капты, көйрәтте. Сыерга карады. Хайван, Җаббарга таба ак кашлы маңгаен борып, моңсу гына мөгрәп алды. Сыер күзләре, урман эчендәге иртәнге күлдәй, тын гына дымланып ялтырый. Гүя алар Җаббар уйларын үзенчә аңлаталар сыман: «Син мине, юк-бар акчаңа сатып алгач кына, инде сөткә тиендем дигәндә бүтән кешегә илтеп бирәсеңме? Әни карчыгың тагын сөтле чәй сораса, аңа ни диярсең? Күршегә керсәң, бер-ике керерсең. Аннан сине тагын намусың борчыячак. Ә балалар? Алар урамнан уйнап кергән саен, сөт, катык сорауларын беләләр...»



Җаббар, сыер күзләренә текәлеп, озак карап тора алмый, карашын аска ала. Түзми, янә сыер күзләренә карый. Бу юлы алар аңа башкача күренәләр. Әйтерсең, аның каршында Себер урманындагы бер болан басып тора. Хәзер ул аны мылтык мөшкәсенә ала да... ыргакка басарга тели, ләкин бармагы бөгелми. Арттан кемнеңдер таныш тавышы ишетелә.


 - Шәп төзисең, Җаббар!
Борылып карый.
- Ә... син икәнсең.
- Көпшәңне мин йөргән якларга борырга яратасың.
— Себер киң, сиңа да җитәрлек.
Җаббар артында басып торган Степага шулай диде дә, чирканулы караш ташлап, үз юлына китеп барды. Күңеленнән «Намусың чиста булсын, бәдбәхет» дип өстисе итсә дә, түзеп калды. Степа беренче елларда аннан, бер генә көнгә дип, мылтыгын алып торган иде. Атналар буе ауда йөреп, мылтыкны вакытында китереп бирмәгәч, аннан гайрәте чикте. Кем генә булсын, үз вәгъдәсен вакытында үтәмәгән, мөмкин булмаган очракта килеп әйтмәгән кешене аның намусы
кабул күрә алмый иде.
Җаббар, үз карарына килеп, сыерын җитәкләгән хәлдә капкадан чыгып барганда, эштән кайтып килгән хатыны Миңзифасы аның юлына аркылы төште.
- Нишләвен бу синең?
- Гаянга илтеп бирәм.
- Җүләрләнмә, зинһар.
Җаббар хатынына мыегын гына тырпайтты:
- Кит, юлыма аркылы төшмә!
Эштән барганда-кайтканда гел кулына тотып йөргән, үгез кендеге сеңереннән киптереп ясаган камчы»сын кизәнгәндәй итте. Хатыны читкәрәк тайпылса да, үзенекен әйтте.
- Беразга түзмәс иде мәллә Гаяның?
- Аның күзенә ничек күренәсең?! — Ул сыер мөгезеннән бәйләгән бауны тартты. — Әйдә, малкай...
Тəки үзсүзләнеп китеп баруын белде Җаббар. Мөлекләр чатына килеп җиткәндә, аңа Ильяс очрады. Җаббарның җыерылган ачулы кашларын күргәч, сорыйсы итте.
- Җаббар абый? Сыерыңны кая алып барасың?
- Үгезгә...
Ильяс гаҗәпсенүеннән иңбашын җыерып куйды да юлын дәвам итте.
Җаббар Гаяннар капкасын ачып керсә — ишектә йозак эленеп тора иде. «Нишләргә инде? Кире алып кайтыргамы? Юк. Менә монда бәйләп калдырыйм. Кайтышлый кереп чыгармын». Җаббар, уйлаганынча эшләп, конюшнига китеп барды.
Гаян капкасын ачып керсә, ишегалдында ят сыер бәйләнгәнен күреп, гаҗәпсенеп китте.
— Кем сыеры икән бу? Күрше-тирәнеке дисәң, мондый кара сыерлар юк иде.
Гаян, аптырагач, урамга чыкты. Кемнән дә булса сорап карыйсы итте. Конюшни ягыннан кемнеңдер бирегә таба килгәнен күреп алды. Җаббар икәнен тануга, күңеленнән: «Тукта әле, бу аның сыеры ич. Нигә китерде икән ул аны?» — дигән уй узды.
Икесе дә бер-берсенә якыная төшкәч, йомгактай түгәрәк, җитез гәүдәле Гаян, күзләрен тере уйнатып, сүзләрен сәхнә остасыдай ачык итеп әйтте.
- Исәнме, Җаббар абый!
- Шөкер генә, Гаян.
- Сыерыңны син китердеңме?
- Мин, ие... Малайдан акча килеп җитмәгәч...
Гаян эшне аңлап көлеп җибәрде.
- Соң, Җаббар абый, килгәч бирер идең әле.
Җаббарның күкрәк читлеген биләп торган киеренкелек таралып юкка чыккандай булды.
- Рәхмәт, Гаян. Алайса...
- Соң инде. Минем үз сыерым да бар ич. Алып кайт, билгеле.
Җаббар юл буе, Гаяннан канәгать булып, күтәренке кәеф белән кайтты: «Бар яхшы кешеләр, бар».
Миңзифа, ире кайтуын көтеп, капка төбенә чыгып баскан иде. Җаббарын күргәч, яңалыкны әйтергә ашыкты.
- Почтальон малай җибәргән акчаларны китереп китте.
Җаббар, сыер җитәкләгән бавын ычкындырып, ике кулын як-якка җәйде.
- Ой, бәгырь кисәгем. Бер кочыйм әле үзеңне.
Ул Миңзифасын кочаклап алды.
- Кит, жүләр. Урам уртасында...
— Булсын. Әйттем ич, минем Газизем биткә кызыллык китермәячәк, дип.
- Җә, җибәр инде.
Җаббар ризалашты.
— Ярар, син хәзер сыерны кертеп сау. Мин акчаларны илтеп килим.
Миңзифа аңа борылып карады.
— Иртәгә өлгермәс идеңмени?
— Юк, бүген үк илтеп бирергә кирәк. Белеп торсыннар минем малайның нинди икәнен.
Шулай горурланып, шатлыгы эченә сыймагандай, өенә керде ул. Тиешле акчаларны санап җыештыра башлады. Хатыны чиләген алып лапаска чыгып китте.
Җаббар китешли хатыны янына сугылды.
— Миңзифа!
Хатыны чиләккә чеңгелдәп агылган сөт тавышыннан аны ишетмәде.
— Миңзифа, Миңзифа, дим.
— Нәрсә тагы?
Җаббар, хатынына иелә төшебрәк:
— Карчык, урынны бүген тезмәгә генә җәярсең, яме, - диде дә китеп барды. Миңзифа борылып караганда, ул инде капкадан чыгып бара иде.




Нурислам Хәсәнов


Фото: pixabay

Теги: Нурислам Хәсәнов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру