Журнал «Безнең мирас»

Вәгъдә - иман (хикәя)



Җаббар, ясалган чəен дә эчеп бетермичә, урыныннан торып, ишекле-түрле йөреп китте. Авыз эченнән нидер мыгырданды-мыгырданды да: «Юк бит, юк. Килмәде болай булгач!» - дип куйды. Урын өстендә, фәкать торып кына утырырлык хәле булган туксан яшьлек әнисе, аның сүзләрен абайларга тырышып:



- Нәрсә дисең, улым? Ачык ишетмим, – диде.



Җаббар тавышын күтәрә төшеп дәште:



- Сиңа әйтмим мин, әни.



- Тагын кем бар соң өйдә?



- Беркем дә юк.



Карчык тагы ишетеп бетерә алмады.



- Килен кайтмагандыр ич?



- Нәрсә? Ул кирәк идемени?



- Сөтле чәй генә ясап бирмәсме дигән идем...



Тәрәз асты бүрәнәләре басылып кыйшайган йортның матча терәве турысында тукталып калган Җаббар әнисенә сөтле чәй ясап китерде.



- Әни! Мә, эч!



Инде өч көн буена сузылган бер үк уй — офицер малаеннан акча килү-килмәве һич тә башыннан чыкмый Җаббарның. Миен, кымырҗытып, корт кимерәмени! Аптырашта калды. Нигә килми икән, ә? Башы исән генә булса ярый тагы. Бүген дә килмәсә. Гаянга нәрсә дияргә инде? Бура бураткан акчаны августның унбишенче числосында бирергә ышандырды. «Алдакчы булам. Нишләргә, ә?»



Җаббар шулай уйланган хәлдә бер туктый да тагын йөреп китә, тагын туктый, тынып кала. Ихтыярсыздан, карашы белән бар җирне айкап, өй эчен күзәтергә керешә. Кыйшаеп беткән кечкенә генә өй эченең нәрсәсен карыйсың инде. Әнә түр почмакта вак-төяк савыт-сабалар. Сәке өстендә чамалы гына урын-җир. Акшарлары сөремләнеп, карала төшкән ипи миче. Мич кырыендагы аралыкта чөйгә эленеп торган ике көпшәле ау мылтыгы. Аны ул Себер тикле җирдән үзе белән алып кайтты. Моннан егерме сигез ел элек, тормышын җиңеләйтергә теләп, гаиләсе-ние белән авылдан чыгып киткән иде ул. Күпме гомер узгач, тормышның ачысын-төчесен татый-татый, балалар үрчeтeп, алты малайлы булып кайтып төште ул туган җиренә. Урманнардан, әрәмәлекләрдән корган чыбыклар күтәреп ташыган ялгыз әнисе белән калган бу йорт та, җиргә иңеп, искерде. Себердә дә ишле гаиләсеннән күп арттыра алмады Җаббар. Бар байлыгы балалар иде. Хәзер олы малае - офицер. Аннан кала икесе — солдат. Өйдәге өчесе әле кечерәкләр. Кул астына бик үк керерлек түгелләр. Бөтен өмете офицер малае Газиздә. Кунакка кайткач, акчаны фәлән числога җибәрермен, дип киткән иде дә... Менә юк та юк шул.



Җаббарның карашы әнисенә текәлеп калды. «Ул гына түгел, без дә картайган бит инде». Әнисе шунда, үзенә төбәлгән карашны сизгәндәй, телгә килде:



- Нишләп гел йөренеп торасың син, улым? Әллә берәр пошаманың бармы?



- Юк ла... Син тыныч кына ят әле, әни!



Карчык улының кырысрак тавышыннан үзен сөймәведер дип аңлады.



- Комачау кеше шул мин сезгә. Үлеп кенә булмый бит... Артык гомерне бирмәсен икән Ходай.



- Нәрсә сөйлисең син, әни? Кем күпсенә сине? Күпсенгән булсам, мең чакрымлы җирләрдән кайтыр идеммени мин синең яныңа?



Карчык бүтән дәшмәде. Сөяк белән тирегә генә калган бармакларын кыймылдата-кыймылдата, тәсбихен тартуын белде. Иреннәре туктаусыз, ниләрдер укынып, кыймылдый иде.
Шушы өйнең кысан дүрт стенасы, шуңа бәйле барча каршылыклы уйлары тынын, йөрәген таш белән бастырып кыскандай итте. Шул авыртуга чыдаша алмыйча, ул, һава җитмәгән кешедәй, ишегалдына чыгып китте.



Әмма тынгысыз уйлары артыннан калмады. Башта ул ишегалдында кукраеп торган бурасының дүрт ягын да әйләнеп чыкты. Үз-үзенә сөйләнде: «Юк, мин дә кешечә яшәргә тиешмен. Менә шушы бураны җиткереп кенә керим әле».



Җил капкадан кече малае Алмаз кайтып керде.



- Әти! Кибеткә прәннек кайткан.



- Сиңа акча кирәкме?



- Ашыйсы килә бит. Вәли малайлары алдылар.



- Алар тегермәнче малайлары шул, улым...



Алмаз, күзләрен йомгалап, борынын тартып куярга мәҗбүр булды.



«Бу кече малаем бигрәк үземә охшар икән!»



Җаббар кыршылып беткән күн портмонетын чыгарды. Юклы-барлы тиеннәрне саный башлагач, малайның йөзе яктырып китте.



- Мә, тәмәкегә дигән акчамны бирәм инде сиңа...



Капкадан йөгереп чыгып киткән малае артыннан карап калган Җаббар ихтыярсыздан үзенең дә шундый чагын исенә төшерде. Бай йортына ялланып, идән себерүче, вак-төякне җыештырып торучы булып кергән иде ул. Көннәрдән бер көнне бай хатыны, баланы сынап карар өчен, идәнгә өч тәңкә акчасын юри төшереп калдырган. Җаббар бу акчаны күреп алды да: «Менә төшереп калдыргансыз», – дип, xyҗасына китереп бирде. Кешенекенә беркайчан да тимəде ул. Әти-әниләренең: «Кеше әйберсенә кагылмагыз, харамга кермәгез!» - дигән сүзләрен исендә тотып яшәде. Хәзер дә аның намусын гаделлек борчый. Дөреслек хакына йөрәгендәге хисләр баш күтәрә, тынгы бирми тинтерәтә.



Җаббарның конюшнига атлар карарга барыр вакыты җитеп килә иде. Капкадан мөгрәп сыер да кайтып керде. Ул аны лапаска куып кeртте. Борылып чыгыйм дигәндә генә, башына килгән уй аны кинәт туктатты. «Гаянга сыерны илтеп бирим микән әллә? Әйе, акча килмәде, мә, ал, теләсә нишләт, диярмен».


Нурислам Хәсәнов


Ахыры бар


Фото: pixabay




Теги: Нурислам Хәсәнов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру