Журнал «Безнең мирас»

«Үзсүзле профессор» Садри Максуди

Төркия Җөмһүриятенең яңа гына төзелгән һәм ныгый барган чорында Йосыф Акчура, Садри Максуди (Арсал), Әхмәт Зәки Вәлиди (Туган), Габделкадыйр Инан, Закир Кадыйри (Уган) кебек Идел-Урал буйларыннан килгән татар галимнәренең Мостафа Кәмал Ататөреккә үз акыл-фикер көче һәм белеме белән ярдәм итүе күпләргә мәгълүм.


Большевиклар инкыйлабын кабул итмичә, Рәсәйдән чит илгә китәргә мәҗбүр булган бу олуг затларның кайберләрен хәтта Ататөрек шәхсән үзе Төркиягә чакыртып ала. Ләкин аларга монда да идеологик яктан «утырып бетмәгән» болгавыр чорда катлаулы шартларда яшәргә, авырлыклар белән урнашып килә торган җөмһүрият сис­темасындагы юлбашчы культын, диктатура таләпләрен үз җилкәләрендә тоярга туры килә. Аларның кайберләре «өстән төшерелгән» идеологияне, фәннилектән ерак булган уйдырма теорияләрне кабул итә алмый һәм шуның аркасында яңадан горбәткә, Төркиядән читкә китәргә мәҗбүр була.


Эш шунда ки, Ататөрек «өммәттән – милләткә», диндарлыктан – дөнья­ви­лыкка лозунглары астында оештырган, үз заманы өчен алдынгы саналган күп кенә реформалар белән беррәттән, Көнбатыш дәүләтләре каршында Төр­кия­нең һәм төрек милләтенең дә­рә­җәсен югары күтәрү максатын да куя. Ул халыкның үз-үзенә ышанычын арттыру буенча актив эш алып бара һәм бу юнәлештә бер-берсенә бәйле булган төрки тел һәм тарих буенча үз концепцияләрен тормышка ашырырга омтыла. Евроцентризм идеологиясенә каршы рәвештә, Мостафа Кемал паша төркиләрнең асыл кавем, аксөяк раса, башка кавем-кабиләләрдән күпкә өстен булуы турындагы фикерләргә басым ясый башлый һәм Анадолуны «төркиләрнең җиде меңьеллык бишеге» дип игълан итә. Ул яклаган «кояш тел теориясе»нең* нигезендә төрки телнең таш гасырдан ук зур мәдәният теле булуы һәм җир йөзендәге башка телләрнең шул телдән килеп чыгуы идеясе ята. Борынгы халыклар шумер, хетт, этрусклар, хәтта ирландиялеләр, басклар да төрки халыклардан үсеп чыккан дип карала. Бу теориягә нигезләнеп, төркиләрнең тарихы да өр-яңадан күздән кичерелә: аларның борынгы бабалары башта Үзәк Азиядә яшәгән, анда, янәсе, кайчандыр диңгез булган, ул кипкәч, аның буенда яшәгән халыклар күчеп китәргә мәҗбүр булганнар, шуның нәтиҗәсендә, төркиләрнең көнчыгыш төркеме кытай мәдәниятенә нигез салган, икенче бер төркеме Һиндстанга хуҗа булган, өченчесе исә көньякка китеп, Сүрия, Палестина һәм Мисыр җирләрен кулга төшергән, хәтта Испания биләмәләренә кадәр барып җиткән дип күрсәтелә. Әдрән һәм Эгей диңгезләре буенча килгән төрки кабиләләр, имеш, атаклы крит цивилизациясен нигезләгәннәр, борынгы грек мәдәнияте, әлбәттә инде, төрки кабилә булган хеттлар тарафыннан бар ителгән имеш, диелә. Аурупаның эченә үк кереп китә алган төркиләрнең бер өлеше, шулай ук диңгез аша чыгып, Британия утрауларына хуҗа булган. Бу теория буенча, күчмә төрки кавемнәр аурупалылардан акыл һәм мәдәният ягыннан күпкә өстен булып, мәгарә этабында яшәгән аурупалыларга яңа тормыш шартларын өйрәткән... Тиздән әлеге фикерләр яңа гына төзелгән фәнни оешмалар – Төрек тел курумы һәм Төрек тарих курумының эшчәнлеген билгеләүче тезисларга әверелә, Ататөрекнең үз җитәкчелегендә күптомлы төрек тарихын язу эше җәелдерелә.


Әхмәт Зәки Вәлидинең «Ком астындагы унҗиде шәһәр һәм Садри Максуди бәй» исемле китабы. Истанбул, 1934 ел

Дөньякүләм танылган уку йортларында белем алган күренекле татар-башкорт профессорлары алдына менә шул төрдәге фикерләрне фәнни яктан исбатлап, хезмәтләр язу бурычы куела. Табигый рәвештә, аларның күбесе моны кабул итми, Ататөрек сәясәтенә яраклаша алмый, шуның нәтиҗәсендә, билгеле бер этапта рәсми даирәләрдә куылу-кыерсытылуларга дучар була. Мәсәлән, 1931 елда Ататөрек кушуы буенча әзерләнгән «Төрки тарихның төп юнәлешләре» проектының кайбер тезисларын Зәки Вәлиди Туган Әнкарада 1932 елда узган Тарих конгрессында тәнкыйть итә, аеруча Урта Азиянең чүлгә әйләнүе теориясен, дәлилләр китереп, кискен рәвештә кире кага. Конгресстагы бу чыгышына җавап итеп, аны примитивлыкта, ялган чыганаклар һәм ысуллар куллануда гаеплиләр. 1934 елда Зәки Вәлиди әлеге концепциянең нигезсезлеген ассызык­лап, «Ком астындагы унҗиде шәһәр һәм Садри Максуди бәй» исемле хезмәт яза, ләкин ул Төркиядә тыела. «Фәнни компетентсызлык»та гаепләнгән галим Истанбул университеты профессорлыгыннан азат ителә һәм Төркиядән китәргә мәҗбүр була.


Ислам тарихында төркиләрнең ролен гарәпләрнекеннән өстенрәк итеп «күрсәтә алмавы өчен», әл-Әзһарны бетергән дин галиме Закир Кадыйрига дә Ататөректән авыр сүзләр ишетергә туры килә. Инде менә «Төркия» газетасының 2014 елгы 11 май санында Йылдырай Огур исемле журналистның «Бер кичтә наданга әйләнгән ординариус профессорның хикәясе» исемле язмасын укыгач, тагын бер галимебез – Сад­ри Максуди Арсалның да (1878-1957) шундый ук хәлгә төшү вакыйгасының детальләрен белдек.


Сорбонна университетында укыткан С.Максудины 1923 нче елда, Йосыф Акчура ярдәме белән оештырылган «Төрек оҗагы» оешмасында доклад сөйләргә дип, Әнкарага чакыралар, шул килүдә Мостафа Кемал паша белән күрешү дә планлаштырыла. Бу очрашуда Ататөрек аңа тормышын үзгәртердәй тәкъдим ясый: «Яңа дәүләт төзибез. Сезнең кебек галимнәргә ихтыяҗыбыз булачак», – дип, Төркиягә чакыра. Милли тойгылар белән янган С.Максуди бу тәкъдимне сөенеп кабул итә һәм гаиләсе белән Әнкарага күчеп тә килә. Яңа республиканың беренче уку йортларыннан булган Хокук мәктәбендә гомуми хокук дәресләрен укыта башлый, «Төркия хокук тарихы»н яза, «Миллият» газетасында төрек теленә реформа темасына караган мәкаләләр бастырып, Ататөрекнең хөрмәтен казана, Төрек тарих курумының нигез салучыларыннан берсе була. Миллиятчелек рухы һәм кемалист тарафдарлыгы никадәр генә көчле булмасын, С.Максуди да тарихның төркиләрдән башлануы, бөек мәдәниятләргә төркиләрнең нигез салуы кебек уйдырма теорияләргә кушылмый, «кояш тел теориясе» турында аның фикерен сораган Ататөреккә: «Бу теорияне аңларга минем акыл-фикерем җитәрлек түгел», – дип җавап бирә.


Ниһаять, беркөнне әлеге темалар тирәсендәге ыгы-зыгыларга түзмичә, ул «Паша хәзрәтләре!» дип мөрәҗәгать итеп, Ататөреккә хат яза һәм: «Шумер, хетт, һиндләрне төрки дип атап булмый, моны Аурупага кабул иттерә алмыйбыз», – дип йомшак кына кисәтә. Төрек тарихы өчен язылган тезисларының профессор тарафыннан тәнкыйть ителүе, әлбәттә, Ататөреккә ошамый, кәефен төшерә, ләкин ул үз линиясен барыбер дәвам иттерә, тарих конгрессларында да үз юнәлешеннән тайпылмый.



Профессор дип зурлап эндәшкән һәм 1928 елдан бирле мәҗлесләренә даими чакырылган Садри Максуди белән Ататөрекнең арасы Чанкаядагы сарайда әзерләнгән бер табын артында шактый нык бозыла. Ататөрекнең якыннарыннан булган Җәмал Гранда истәлекләрендә әлеге вакыйга болай тасвир ителә: «Кичке мәҗлескә хокук профессоры Сад­ри Максуди дә кунак булып килгән иде. Төрле темаларга сөйләшкәндә, сүз чираты диңгез юллары банкына җитте һәм Төрек тел курумы тәкъдим иткән атамалар турында фикер алыша башладылар. Диңгезчелек Банкы дипме, әллә Диңгез Банк дипме атау яхшыракмы – шул турыда бәхәсләштеләр. Садри Максуди Диңгез Банк (Deniz Bank) атамасының грамматика кагыйдәләренә туры килмәү фикерен әйтә һәм үз позициясеннән бер адым да артка чигенми иде. Бәхәсне шунда туктаттылар. Ике сәгатьләп вакыт үткәч, Ататөрек, нәрсәгәдер ачуы килеп, Максудига борылды да: «Сез профессор түгел!» – диде. Һич көтелмәгән бу сүз барысын да гаҗәпкә салды, профессорга исә зур удар булды. Барыбыз да баскан җиребездә сын кебек катып калдык. Бераздан гаҗәпләнү хисеннән котылган Садри Максудиның болай дип җавап биргәнен ишеттек: «Бер дә алай түгел, мин – профессор. Һәм дә миңа ул исемне һәм кафедраны Төркиядә түгел, Швейцариядә бирделәр. Бер дә булмаса, шунда китеп, дәрес бирермен. Менә хәзер мин торып, мондагы бер командирга: «Син командир түгелсең!» – дисәм, ни булыр, аның командирлыгы юкка чыгармы?! Тик аңа шундый сүз ишетү никадәр авыр булса, миңа да нәкъ шулай ук авыр. Әмма әлегә командирларга кафедра бирмиләр», – диде. Ататөрек Садри Максудиның кулына шәраб бокалы тоткан килеш әйткән бу сүзләренә җавап бирмәде. Бераздан мәҗлес таралды. Максудины мин башка бервакыт мәҗлесләрдә күрмәдем».


1937 елның 24 декабрендә Төркия Бөек Милли Мәҗлесендә диңгезчелеккә бәйле бер канун карала. Җөмһүрият халык партиясеннән депутат булган Садри Максуди да була бу җыелышта. Законның беренче маддәсендә әлеге дә баягы «Дениз Банк» атамасы килеп чыккач, банкның исеме шулай булганын аңлаган С.Максуди, трибунага чыгып: «Дениз Банк атамасы төрек грамматикасына күрә түгел, төрекчәдә банк сүзе юк, банка сүзе бар, шуңа күрә Дениз банкасы дип атарга тәкъдим итәм», – дип чыгыш ясый һәм үз фикерен язма рәвештә Милли Мәҗлескә тапшыра. Профессорга беркем дә каршы килми, тәкъдим тавышка куела һәм күпчелек тавыш белән кабул ителә. Канунны, яңадан төзәтер өчен, комиссиягә юллыйлар. Шунда бер депутат Максудиның колагына иелеп: «Садри бәй, нишләдегез Сез, Дениз Банк исемен Ататөрек куйган иде бит!» – ди. Максуди кыска һәм төгәл итеп җавап бирә: «Ни булса да хакыйкать барыбер үзгәрми бит!» – ди.


Милли Мәҗлестәге хәл турында хәбәр тиз арада Чанкаяга барып ирешә. Ататөрек, ачуланып, Мәҗлестәгеләргә: «Әгәр шулай икән, Максудига җавап бирәсез һәм дә радиодан!» – дип боера. Бу вакытта инде кич җиткән була. Мәҗлестән 7 кеше (араларында депутатлар һәм профессорлар да була), машиналарга утырып, Туна проспектындагы радио үзәгенә китәләр. Эфирдагы бөтен программалар туктатыла, төнге сәгать икегә кадәр, әлеге 7 кеше «Дениз Банк» атамасының – төрекчә, Садри Максудиның исә... надан булуын аңлату белән мәшгуль булалар. Чыгыш ясаучыларның кайберләре Максудины гаять каты тел белән «фаш итә», икенчеләре исә, кыяр-кыймас кына, аның төрки тел кануннарын «белмәвенең» сәбәбен, татар булса да, төрки мохиттә тәрбияләнмәвендә, дип күрсәтә. Шунысы кызык, радиодан төрки тел турында лаф орып, галимне гаепләүчеләр арасында тел белгечләре юк дәрәҗәсендә була, күпчелеген элеккеге хәрбиләр, ягъни фәрманны берсүзсез үтәүчеләр тәшкил итә.


Радиодан профессорның «тетмәсен теткәч», чират Милли Мәҗлескә җитә: 27 декабрь көнге утырышта «Дениз Банк» мәсьәләсе иң беренче итеп карала һәм тавышка куеп алынган теге карар юкка чыгарыла. Садри Максудига анда да яхшы гына «эләгә», икенче көнне барлык газеталарда аны хурлап язмалар бастырыла, ул гына да җитми, радиода һәм Милли мәҗлестә сөйләнгән «нотыклар»ның текстлары да газеталарда тулы битләр белән бирелә. Йылдырай Огур әфәнде бу язмаларның кайберләреннән өзекләр дә китерә, Садри Максудиның белемен шик астына алып, аның «төрекчәсенең бозык булуы, үзе белмәгән тел буенча башкаларга акыл сатарга маташуы» турында чыгыш ясаучыларны исемнәре белән атый. «Deniz Bank 100% төрекчә» исеме астында «Җөмһүрият» газетасына интервью биргән һәм алдагы көнне радиодан да сөйләгән Вәдид Узгөрән исемле бер депутат, мәсәлән, болай ди: «Мин Садри Максуди әфәндене нәрсә дә булса да беләдер, дип уйлаган идем. Дениз Банк атамасына каршы килүеннән аңладым ки, бу бәндә берни дә белми икән... Әгәр ничә еллар буе Төркия төрекләре, төрек яшьләре синең бозык төрекчәң белән биргән дәресләреңне тыңлый икән, моны үзең өчен бер аерым хөрмәт икәнен белеп, төрек нәзакәтенең югары үрнәге, дип кабул итәргә тиешсең. Югыйсә, син – Төркиядә төрекчә сөйләшергә, төрекчә дәрес укытырга дәрәҗәң җитмәслек бер кеше. Кешелек дөньясында, синең кебек, наданлыгын белмичә, үзен галим дип санап йөрүче гафилләр аз түгел шул», – дип әйтә.


Башта радиодан, аннары газета рубрикаларында «җаһил» (надан) дип игълан ителгән Садри Максуди инде Ататөрекнең Сорбоннадан Төркиягә чакыртып алган, йөзләрчә тапкыр мәҗлесләрендә утырган, «профессор» дип хөрмәт итеп эндәшкән, китабына кереш сүз язган, тел һәм тарих мәсьәләләрендә аның белән киңәшләшкән ординариус профессор Максуди түгел, ә бәлки режимга каршы торучы шәхес булып күренә башлый. Ул Милли Мәҗлес утырышларында бүтән катнашмый, Ататөрек үлгәч, аның урынына килгән Исмәт Инөню дә аны 1939 елгы яңа Милли Мәҗлескә алмый. Бары тик 1950 елда гына ул, демократик партия вәкиле буларак, Әнкарадан депутат булып сайлана һәм куылган Милли Мәҗлескә яңадан кайта.


1951 елның 10 августы. Милли Мәҗлестә Инөню заманында ябылган «Дениз Банк»ны яңадан ачу өчен канун проектын тикшерәләр. Хөкүмәт проектны тагын «Дениз Банк» исеме белән әзерли. Моны белеп алган Садри Максуди ул көнне Мәҗлескә бармый. Әмма трибунага чыккан депутатлар Садри Максуди теге вакытта каршы чыккан атаманың чыннан да дөрес булмавын искә төшерәләр һәм банкның исеме «Диңгезчелек Банкы» (Denizcilik Bankası) дип үзгәртелә. Шулай итеп, Сад­ри Максуди реванш ала.


___________________________________


* «Кояш тел теориясе»нә нигез салучылар булып, Аурупа галимнәре исәпләнә. 1935 елда Ататөреккә Венадан бер кулъязма хезмәт килә, бу H.F.Kvergie исемле профессорның французча язылган «La Psychologie De Quelques Des Langues Turques» («Этимологик, морфологик һәм фонетик аспектларда төрек теле») дигән 40 битле китабы була. Ул, башка галимнәрнең, башлыча тюрколог W.Czermak хезмәтләреннән һәм атаклы З.Фрейдның психоанализыннан алынган фикерләргә таянып, шундый тезислар яза: беренче кешеләрнең тәүге күреп белгән объекты кояш булган, алар тирә-яктагы бар нәрсәне, хәтта соңыннан абстракт төшенчәләрне дә кояшка бәйле рәвештә танып фикер йөртә башлаган, имеш. Барлык телләрнең тамыр башлангычы бер телгә барып тоташа. Төрки телдәге абстракт төшенчәләрне тикшереп караган галим аның иң борынгы телләрдән булуын исбатларга омтыла. Ататөреккә бу теория бик ошый һәм ул да, барлык телләр төрки тел тамырыннан үсеп чыгып тармакланган, дигән фикерне яклый.

Теги: Әлфинә Сибгатуллина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру