Журнал «Безнең мирас»

"Уяныр да, бәлки, нәсел хисе, Сискәнеп бер уйга калырсың"

Гасыр үтәр, бәлки, чорлар үтәр,
Син дә бергә үтә барырсың.
Уяныр да, бәлки, нәсел хисе,
Сискәнеп бер уйга калырсың.
Барлык милләт күптән күчкән булыр
Җирнең олы, көчле теленә.
Кайберсенең әле исеме калган,
Кайберсеннән – берәр көй генә.
Меңләп телдә киңәшсә дә алар
Яңа чорга кергән чагында,
Тик бер телле телгә әверелгәннәр
Сыйфат санга күчкән чагында.
Өч мең елдан соң да
Телен тапкан,
Үз теленә кайткан илләр бар.
Тарихыңның башларына бак та,
Гыйбрәтләр ал – син дә легендар.
Тибәрсә дә, этәрсә дә читкә,
Тарих, бабаларың искә ал:
Китмә, күчмә, бер карыш та чикмә,
Үз Тукаең барган юлда кал!
Ни күрсәң дә,
Берәм-берәм түгел,
Бергә күтәр, бергә чыда син.
Еласаң да әгәр берәр чорда,
Алты миллион, бергә ела син!
Иләс нәфес киңәшләрен түгел,
Җаның-бәгърең әмерен искә ал:
Китмә, купма, бер карыш та күчмә,
Тукай баскан җирдә –
Илдә кал!
Безнең җанда урын юк та инде
Һичбер нинди күккә, Ходайга.
Язмыш дигән нәрсә ил башына
Югарыдан төшә шулай да.
Дәвер – бүтән.
Һәм аның да инде
Бүтәнчәрәк Столыпины:
«Үзең теләп кит син телеңнән», – дип,
«Көчләмичә» кыскалый инде,
Үз теленнән күчерешкән кулны
Тәбрик итеп кыскалый инде.
Метислашып бетсәң дә син әгәр,
Калсаң да тик гибрид кына булып,
Чәчкәсе бул асыл тамырның:
Каралганы – Карамзины түгел,
Каракозовы бул каныңның!
Хәсән Туфан
Фото: pixabay

Теги: Хәсән Туфан Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру