«Усал эт төсле тик чәйнәш...»
Габдулла Тукай әсәрләренең академик тулы басмасын булдыру турында сүз күптәннән алып барылса да, моңа кадәр фәнни, шактый дәрҗәдә сайланып җыелган әсәрләренең күптомлыклары гына дөнья күрде.Мәдәни мирасны саклау «Мирас-Наследие» республика максатчан комплекслы программасы кысаларында татар халык шагыйре Г.Тукай әсәрләренең алты томлы академик басмасын әзерләү эше Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстологларына тапшырылды. Шигъриятен тәшкил итәчәк 1-2 нче томнарны төзүгә әзерлек эше 2009 елның октябреннән башланып китте һәм ул томнар 2011 елда басылып та чыкты. Академик басманы әзерләгәндә Тукайның кулъязмалары сакланмау сәбәпле (берничә хаты, берничә фрагментар язмаларын исәпләмәгәндә) һәм элекке күптомлыклар совет чорында хакимият басымы астында нәшер ителгәнгә күрә, безгә шагыйрь үзе язышкан, чыгаруда катнашкан барлык газета-журналларны, җыентыкларны, башка күптөрле чыганакларны яңабаштан өйрәнеп чыгарга туры килде. Нәтиҗәдә, элекке басмалардагы мәгълүм сәбәпләр аркасында кыскартылган, төшереп калдырылган урыннарны тутырып язарга, ялгыш укылган яки язылган, дөрес тәрҗемә ителмәгән, дөрес аңлатылмаган фактик хаталарны төзәтергә мөмкинлек туды. Искәрмә һәм аңлатмаларны язганда да мөмкин кадәр тулырак, яңача язарга, объектив булырга тырышылды. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, Тукай – шагыйрь генә түгел, бәлки ялкынлы публицист, үткен, әче телле сатирик, проза өлкәсендә дә уңышлы эшләгән әдип икән. Томнарны әзерләү барышында шагыйрьнең төрле матбугат битләрендә чәчелеп яткан, игътибардан читтә калган, яки билгеле булып та совет чоры идеологиясенә туры килеп бетмәгән, моңарчы басылмаган әсәрләре булуы ачыкланды. Әйтик, аның 1906 елда үзе исән чагында нәшер ителгән газета-журналларда гына да төрле псевдонимнар астында моңа кадәр басылмаган 76 әсәре табылды. Тик монда безне хаталану куркынычы сагалап тора. Чөнки ул чорда Тукай белән бер үк темаларга, бер стильдә диярлек язган, бер үк псевдонимнарны кулланган замандаш әдипләр дә бар. Шуңа күрә 76 әсәрнең 3 нче томга 19ы гына кертелде. Болар – Тукайның моңа кадәр әдәбият галимнәре арасында билгеле булган, шик уятмаган, фәнни кулланылышта йөргән «Чапансыз», «Шүрәле», «Мәхүб прахуды кантуршигы», «Җен», «Тәртә башы», «Мылтык», «Сөңге», «Сөемсез» имзалары белән язган әсәрләре. Шушы принципны саклаган хәлдә, шагыйрьнең, 1907-1913 еллар аралыгында язылып, хәзер табылган 80ләп мәкаләсенең 4 нче томга 20се урнаштырылды. Шундыйлардан тагы 5 нче томга ике, 6 нчы томга өч материал кертелде. Укучылар игътибарына Тукайның моңа кадәр күптомлыкларына кертелмәгән берничә публицистик әсәрен тәкъдим итәбез.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА