Тукайның сатирик мәкаләләре

Җиңел кәсеп хакында надан муллалар киңәше [1]

– Бу халык өстенә генә карап тору бик кыен шул. Бер дә сәдакалар төшми башлады.

– Ийү елдан-елга эш начарлана бара. Бер җиңел кәсеп хакында чара эзләргә кирәк иде.
– Җиңел бер чара барын бар, тик иң әүвәл ишанлык гуаһнамәсе [2] алырга кирәк буладыр.
– Нинди чара? Нинди чара?
– Менә башка кияргә кирәк 100 аршын чалма, өстдә булырга кирәк киң вә озынлыкның чигенә йеткән сары чапан вә шуның өстенә ишан хәзрәт дигән исемең дә булса, менә кадрең бик артадыр, дәхи үзең шомаларга да остарак булып байларны мөрид итә алсаң, халыкның кулы өстендә генә йөрисең, ни кылсаң, шуны кәрамәт [3] дип торалар.
– Ул бит ишан булуның шарты күп тамыг [4] кергәч, ишан буламы соң? Ишан булгач, кешегә бу черек дөньядан бизеп вә үзенең дә ишан атагын белдермәенчә, аулак урынларда гына гыйбадәт итеп ятудыр?
– И-и-и, дурак! Төшенмисең икән минем бит ишанлык дийүдән максудым – кәсеп! Болай син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?!. Ул син әйткән шикелле ишан булсаң. Бу вакытта ачка гына үләргә…
– Без надан ич. Ишанлык гуаһна­мәсен ничек ала алабыз?
– Зинһар, бер дә курыкма! Биш-ун тәңкә акчаң гына булсын тик.

Казанда хатынлар мәслихәте [5]

«Уклар» журналының 2 нче нумерында ирләр хәлендән, 3 нче нумерында шәкертләр хәлендән яздыгымызны күреп, хатын карендәшләремездән бәгъзе алучыларымыз шикаять кылып, хатынлар хәлен дә язмакыбызны үтенеп язалар. Без бу үтенечне кабул күреп, «Уклар»ның бу дүртенче нумерында хатынлар хәлендән дә язмакымызны мәгъкуль күреп, менә ошбу «Тәртә башы» исемле язучымызның Казандан язган хәбәрләрене баш мәкалә идеп басамыз.

«Казанда хатынлар мәслихәте»

Казанда ошбу арада хатынлар мәҗлесе булып шушы эшләр сөйләнгән:
1) Хатынларга үзләренә особый бер җәмгыять ясалып, ул җәмгыятьтә Бохарада укып кайткан хатынлар почётный член булсынлар.
2) Мәҗлеснең председателе Ахмак­җан бабайның кече хатыны Җабир мулла булсын.
3) Җәмгыятькә 25тән артык хатынлар членлыкка кабул ителмәсен.
4) Җәмгыятьнең иң әүвәл карый торган мәсьәләсе – кызларга укыту булмасын, чөнки кызлар укып образование хасил итсәләр, надан карт муллаларга хатынлыкга барудан баш тартырлар.
5) Хатынларга һичбер хокук бирел­мәскә, чөнки хатынларга хокук бирелсә, ирләренең һәртөрле гакылга сыймаган нәрсәләрне кушуларына итагать [6] итмәзләр. Һәм кызларга ихтыяр хокук бирелсә, үзләре теләгән егетләргә бара башларлар.
6) Качуны бетерү булмасын. Чапан илә капланып йөрү ялган хәдисләр илә исбат иделсүн. Чөнки теләгән кешеләр илә бакчаларда танышып, мунчаларга барырга яки ресторанларга барып секретный кабинетларга һәм гайре йерләргә чапансыз булсак бара алмабыз. Барсак да кешеләрдән оялып андый урынларга бара алмабыз, шул сәбәпле Ахмакҗан абзыйга әйтеп һәм иманлы колларга, Җабир муллаларга әйтергә кирәк «Бәянел батыйль»га [7] яздырсынлар, зинһар өчен бетертә күрмәсеннәр. Чапан бетсә кызыклы эшләрдән, рәхәтләрдән мәхрүм калырмыз һәм бердән дахутымыз югалыр.
Макариядагы җыелыш [8]

Бу җыелышка уңлардан ничә вәкил, суңлардан ничә вәкил идеке мәгълүм дәгел исә дә, хатынлардан ничә вәкил идеке мәгълүм улынды. «Фәзаилеш-шөһүр»дән имтихан виргән Сәйдәш Ахмакҗани хатынлар тарафындан вәкил булып барган, диләр. «Таң» гәзитендә хатынлар «Бездән вәкил булмады», – дип язганлар иде. Бу сүз хатадыр, чөнки Ахмакҗан бабай аларның вәкиле иде. Хатынларны яклап «капчык илә капланып йөрсенләр», дип, Мәкәрҗәдә һаман пытырдап йөрде.

«Мөхәммәдия» көе [9]

Бабай Сәйдәш, надан Сәйдәш,
Усал эт төсле тик чәйнәш; –
Безем корган нигезләр
Бер дә селкенмәй дә чайкалмай.

Самар [10]

Самар ахуны хотбә укыганда мәхәллә халкын: «Сез бурлаклар, талчукчылар вә хайванлар», – дип бик ачы сүзләр илә сүгәдер. Җомран кеби, ике хатыны янындан чыкмый, мәҗлесләрдә файдалы мәгълүмат сөйләми, тужурка, пальто кигән кешеләрне кяфер дип сүгә. Ишанга мөрид булырга чакыра. Үзе дә ишанлык дәгъвасын кылмакчы була, корсагын симертә, яшь хатыны берлә Чаковский мунчасында бик озак җата. Тугры әйткәч, фатыйха берлән куркыта, процент берлә карзга [11] акча бирә, иттифакка каршы килә, байларны бик ярата, фәкыйрьләрне мәкруһ [12] күрә, мәетне полиса [13] язуындан башка куймый, фәкыйрьләр җиназасына бармый. Фәкыйрь кеше, ишеге төбенә барса, звонок биреп бер сәгать көтеп тора, кыш көне булса, туңып бетә. Бер сәгатьтән чолганып чыга, «Ахык-ахык» дип какыра-какыра чыккач: «Син кем буласын?» – ди. Мәхәллә халкының берсенең дә исемен белми, «әйтәсе сүзеңне тизрәк әйт», дип каушата, абыстайның сумсасы суынуындан курка, ахрысы. Мәет булса, абдыратып бетерә: «Ничек вафат булды, син кайдагы, ниндәй кеше, мәкруһ [14] түгелме, политсәгә бардыңмы?» – фәләнме-төгәнме дип гакылларны шашдыра. Егет илә кыз риза булса, никях укымый, мәсҗедкә бер генерал-губернатор шикелле, халык җыелып беткәч керә, хосусән җомга көнендә халыкны таптап керә. Җомга көн «абыстайларга барамыз», дип татар хатын-кызлары өенә баралар. Шуларны тәрәзә фәрдәсе артындан карап җата.

Таяк сатучыларга игълан [15]

Кустанай хәзрәтенә 10 данә таяк зарур, таяклар күңелгә охшаса, бәһасене сатулашмаячак, буе 2 аршын ярым, хасиятле артыш агачындан эшләнгән, башы тимерле булсын. Таякларның берсе берлән хәзрәт «Уклар» берлән мөхарәбә итәчәк [16], икенчесе берлән мәҗлесдә бәгъзе надан солдатлар яң­гы­лыш берәр мәсьәлә сораса: «Минем кеби олугъ хәзрәтдән мондый мәсьә­ләләр сорамагыз һәм болай булса, мине мәҗлескә чакырмагыз, үзеңез дә килмәңез!» – дип солдатларның башла­рын ватачак. Өченчесе берлән мәдрәсә балалары шаярса, башларын сугып ярачак, чөнки чыбыркы, чыбык кеби кораллар чыдамсыз буладыр. Дүртенчесе берлән раст вакыйганың 10 өлешдән бер өлешен генә язган өчен гәзитә мөхбирләрен тотып ватачак. Бишенчесе берлән мәсҗеддә Коръән укыган өчен Имами мулланы кыйнаячак. Алтынчысы берлән Имами мулланы мәҗлесләрдән куачак. Дүрт таяк запас торачак. Хәзрәт Бохараи шәрифдә, гыйлем тәхсил итеп [17], кәттә галим булгач, гаскәрлек хедмәтендә булып, офицерлык дәрәҗәсен алган, сугыш гыйлемендә бик маһир, ни булса да сакланырга кирәк. Гәзитә дә хәзрәтне онытмасынлар, дүрт таяк запас икәнен онытмасынлар. Таякларны налужный платюж илә тизрәк йебәрсенләр.
Адрес: Тургайский убласть, гурыд Кустанай.

Уйламаган җирдә орган [18]

«Таң йолдызы»нда бер Оренбург кешесе Фатыйх Кәримовдән зарланып: «Күтемә тибеп чыгарды», – дип яза да шуның артындан ук «Әх Дунай, вай Дунай» дигән озын бер такмак да гыйлавә [19] итә. Буны укыгач, минем болай дип әйтәсем килде: «Син, Оренбурглы әфәнде, минемчә, Фатыйхны гаепләмәскә тиеш иде. Чөнки Фатыйх синең күтеңдә, андый типкәч тә, «Әх Дунай, вай Дунай» көен уйный торган органның пружинасы барлыгын белсә, ихтимал, типмәгән дә булыр иде.

Текстларны һәм искәрмәләрне басмага Заһир Шәйхелисламов әзерләде.

Текстолог Заһир Шәйхелисламовның кереш мәкләсен укыгыз: «Усал эт төсле тик чәйнәш…»

_________________________________________
1. Әсәр «Уклар» журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында «Мылтык» имзасы белән бирелә (Б.53).
2. Гуаһнамәсе – таныклыгы.
3. Кәрамәт – могҗиза.
4. Тамыг – һаман кешедән өмет итү, ачкүзлелек.
5. Әсәр «Уклар» журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында «Тәртә башы» имзасы белән бирелә (Б.51).
6. Итагать – буйсыну, сүз тыңлау.
7. «Бәянел батыйль»га – «Бәянелхак» газетасына.
8. Әсәр «Уклар» журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында «Тәртә башы» имзасы белән бирелә (Б.51).
9. Хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсендә каршы фикердә булган Ә.Сәйдәшевнең Мәкәрҗәдә «Бәянелхак» газетасын чыгару өчен байлардан ни рәвешле акча теләнеп йөрүе турында «Фикер»нең 1906 ел 18 август (31 нче) санында (4 нче бит) хәбәр бар.
10. Әсәр «Уклар» журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында «Тәртә башы» имзасы белән бирелә (Б.54-55).
11. Карзга – бурычка.
12. Мәкруһ – ямьсез, сөйкемсез.
13. Полиса – полиция.
14. Мәкруһ түгелме? – Дин тарафыннан читкә кагылган, ягъни динен алыштырган түгелме?
15. Әсәр «Уклар» журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында «Чурт» имзасы белән бирелә (Б.51).
16. Мөхарәбә итәчәк – сугышачак.
17. Гыйлем тәхсил итеп – белем алып.
18. Әсәр «Уклар» журналының 1906 елгы 2 нче (июль) санында «Шүрәле» имзасы белән бирелә (Б.22). Орган – музыка уен коралы күздә тотыла.
19. Гыйлавә итә – өстәп куя.

Комментарий язарга