Һәр карашың - гыйлем нуры синең,Һәр сүзеңдә синең изгелек.Әнидер син, бәлки,Без дә синеңБәгыреңнән төштек өзелеп.Тактадагы акбур белән язганҺәрбер җөмлә безнең күңелдә.Мең галимнән якты йолдыз булыпБа...
Һәр карашың - гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу -
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах
Фото: pixabay
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу -
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Рифат Сәлах
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала