Журнал «Безнең мирас»

Тукай шигърияте – Төркиядә

Милли әдәбиятыбызның «зур фәхерле, чын бриллиант каш»ы – бөек шагыйребез Габдулла Тукай төрек әдәбиятының госманлы дәвере әсәрләре, аеруча, Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» китабы белән илһамланып иҗат мәйданына килде. Шуңа күрә дә Җамал Вә­­­лиди, Галимҗан Иб­­­ра­­һимов, Габдрахман Сәгъди, Фуад Көп­ре­лезадә кебек күренекле әдәбият белгечләре аның башлангыч иҗат чорын «Мөхәммәдия» дәвере» дип атадылар. Моның шулай икәнлеге ХХ гасыр дәвамында рус, татар, төрек, азәрбайҗан, казах һ.б. милләт галимнәре тарафыннан кат-кат ассызыкланды. Әле Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укыган елларда ук, ул төрек диван әдәбияты һәм ауропалашуга йөз тоткан Яңа заман француз мәдәнияте һәм әдәбияты традицияләрен үзләштергән төрек Тәнзимат чоры әсәрләре белән кызыксына. Г.Кәрам сүзләренә караганда, «Хәтта бервакытларны ул, Төркиягә китеп, Истанбул дарелфөнүненең әдәбият шөгъбәсендә укуын дәвам итмәк фикеренә дә төшкән иде. Ләкин, берьяктан авыруы, икенче яктан матди ихтыяҗ аны күп өмидләреннән мәхрүм итте» (Г.Кәрам. Габдулла Тукаев//Аң. – 1914. – №7. – Б.130-133.)Сә­гыйть Рәмиев янына Әстерханга кунакка баргач та, Төркиягә бару хыялы кабат калкып чыга. Кызганыч ки, мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән төрек җиренә авыру Тукай аяк баса алмый.
Тукайның исеме, шәхесе, шигърияте турында мәгълүматлар Төркиягә бары тик аның вафатыннан соң гына барып ирешә. Госманлы вакытлы матбугаты битләрендә шагыйрьнең үлеме турында кайгы уртаклашу, тәгъзияләр, тормыш һәм иҗат юлы турында мәкаләләр дөнья күрә. Соңрак, Төркия Республикасы оешкач та, әле бездә – Татарстанда – Төркия белән әдәби-мәдәни багланышларны өйрәнү тыелган елларда да, төрек галимнәренең татар шагыйре иҗаты турында фәнни-тәнкыйди мәкаләләре газета-журналларда, әдәби җыентыкларда басылып килә. 1960 елларда Төркиядә «Тукай» мәдәни җәмгыяте оештырыла. 1965-1968 елларда 10-12 битлек «Тукай бюллетене»нең 24 саны дөнья күрә. Советлар Союзы җимерелеп, илдә сәяси үзгәрешләр башлангач кына, татар студентларына Төркиягә барып белем алу, Татарстанда төрек гимназияләре ачылу (ни кызганыч, аларның эшчәнлеге туктатылды) галимнәребезгә Төркия фондлары, архивлары һәм китапханәләрендә эшләү, дистә еллар буена өйрәнергә рөхсәт ителмәгән хезмәтләр белән таныша алу мөмкинлеге туа.
Соңгы ике дистә ел эчендә Төркия архив-китапханәләрендәге Тукай иҗа­тына бәйле материаллар, аз-азлап булса да, Казанга кайта һәм фәнни яктан өйрәнелә башлады. Төркиядә нәшер ителгән, татар шагыйре иҗатына зур мәйдан биргән «Казан» журналының Татарстан Милли китапханәсендә кайбер саннары саклану шул хакта сөйли. Андагы Тукайга бәйле кайбер материаллар, татарчага тәрҗемә ителеп, Зөфәр Мөхәммәтшинның «Ил йолдызы» (2006) хезмәтендә дә урын алды. Гомумән алганда, тарихы бер гасырлык булган Тукай турындагы фәндә шагыйрь иҗатын төрек әдәбияты белән багланышлар яссылыгында өйрәнү тукталып тормады. Посттоталитар дәвер – совет әдәбияты белемендә төрек-татар мәдәни һәм әдәби бәйләнешләре күзлегеннән Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Нәфыйков, Р.Ганиева, Р.Башкуров хезмәтләре язылды. ХХI гасыр башында – Татарстан белән Төркия арасындагы сәяси, икътисади, мәдәни, әдәби мөнәсәбәтләр тагы да ныгый төшкәч, Тукай иҗатын төрек әдәбияты белән бәйләп, киңрәк һәм тулырак өйрәнү мөмкинлеге туды. Шәхсән үземнең дә «Габдулла Тукай иҗатында төрек тексты» дигән темага кандидатлык диссертациясен язарга алынуым шул хакта сөйләсә кирәк.
ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспиранты буларак, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурста, «Тукай һәм Төркия» дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңү яулавым да шул юнәлештә уңышлы адым булды. Шуның нәтиҗәсе буларак, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ җитәкчелеге ярдәме белән Төркия архивларында төрек галимнәре, язучы-шагыйрьләренең Тукай турында язган хезмәтләрен барлау, аларның копияләрен Казанга алып кайту, 2016 елда Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена төгәлләү күздә тотылган Тукай энциклопедиясенә мәкаләләр язу бурычын алга куеп, фәнни җитәкчем һәм энциклопедияне төзү өчен җа­вап­лы галим, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев белән Төркиягә юл тоттык.
Мәшһүр Истанбул безне җылы кояшы белән каршы алды. Мәһабәт таш мәчет манараларыннан иңгән азан тавышлары гүзәл шәһәрне илаһият нурларына коендыра. Күп миллионлы халык яшәгән мегаполисны дөньяның ике кыйтгасына – Ауропа һәм Азиягә бүлеп куйган Босфор дулкыннарының талгын тирбәнеше, соклану белән тулы күз карашларыбызны иркәләп, ерак гасырларга – солтаннар идарә иткән шанлы империя дәверләренә алып китә. Кайчандыр Византия дәүләтенең башкаласы булган Константинополь-Истанбул гүзәл табигате белән «шәһәр безне ничек кабул итәр» икән, дип борчылган җаннарыбызны да тынычландырды. Хәер, борчылырга урын да булмады кебек: филология фәннәре кандидаты, Окан университеты доценты Илсөяр Рәмиева эшлекле сәфәребезне оештыруда, Төркия фондлары, китапханәләре белән бәйләнешкә керү җәһәтеннән зур ярдәм күрсәтте. Беренче эш итеп, Илсөяр ханым, ТР Мәдәният министрлыгына мине чакырып рәсми кәгазь юллаган «Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран белән очрашуны оештырды. Татар әдә­бияты классигы Гаяз Исхакыйның Төркиядә сакланган шәхси әйберләрен күптән түгел генә Татарстанга алып килгән Түләй ханымның Яуширмә авылы һәм Казан каласыннан алып киткән тәэсирләре әле суынып та өлгермәгән иде. Бөек ватандашыбызның мирасын саклауны үзенең изге бурычы итеп санаган җитәкче белән әңгәмә бик тә җылы узды. Ул Гаяз Исхакыйның яңа томнарын төзерлек материалларның әле байтак булуы, язучы мирасын Ватанына кайтаруда мөмкин кадәр ярдәм итәчәге турында сөйләде. Очрашуда Түләй Дуранның остазы, тарихчы галим Эртугрул бәй Зекаи Үкте дә бар иде. Ул фонд исеменнән «Мин дә бер төрекмен» исемле саллы китабын безгә һәдия итте. Тагын бер очрашу Төрки дөньяны өйрәнү вакыфында булды. Анда без әдәбиятчы галим, профессор Мәтин Көсе белән очраштык. Ул сентябрь башында Казан федераль университеты тарафыннан уздырылган Төрки дөнья Халыкара иҗтимагый фәннәрнең XII конгрессында катнашкан; Казан Кремле, Изге Болгар, Зөя, Чабаксарда экскурсия-сәяхәтләрдә булган. Бу хакта «Төрки дөнья. Тарих» дигән айлык мәдәни журналда Татарстаныбызның истәлекле урыннарының фотолары белән бизәлгән күләмле мәкаләсен дә бастырып өлгергән. Шунысы да игътибарга лаек: журналның титул битендә Казан университетының төп бинасы рәсеме урын алган. Фондта төрки дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларның милли символик бүләкләреннән оештырылган музей һәм китапханә дә бар. Без дә фондка Шәрык әдәбиятлары белгече, профессор Р.Ганиеваның әле яңа гына дөнья күргән «Урта гасыр һәм яңа заман төрки әдәбиятларында Шәрык Ренессансы традицияләре» монографиясен бүләк иттек. Мәтин бәй безгә Габдулла Тукай иҗатына кагылышлы материалларны кайсы китапханәләрдән табу мөмкинлеге һәм каталоглар системасы турында тәфсилле мәгълүмат та бирде.
Төрек редакцияләренең Габдулла Тукайга кагылышлы ниндирәк мәгъ­лүматлар бирүе хакында ХХ йөз башы татар вакытлы матбугаты битләрендә дә байтак фикерләр әй­те­лә. «Вакыт», «Кояш», «Шура», «Си­бирия» кебек басмалардагы ас­тө­шермәләр буенча язмаларның эч­тәлеген ачыклау максатында, Баязид ки­тапханәсенең сирәк әсәрләр һәм кулъяз­малар бүлегендә дә берничә көн булдык. Без биредә «Төрек сүзе», «Ислам мәҗмугасы», «Ислам дөньясы», «Мәтин», «Өч газета», «Төрек йорты», «Төрек культуру», «Тасвире әфкяр» кебек Төркиядә чыккан газета-журналларның 1913-1914 еллардагы апрель саннарын өйрәндек һәм аларда Тукай турында берничә мәкаләгә дә тап булдык. «Төрек сүзе», «Төрек йорты» басмаларында шагыйрьнең фоторәсемнәренә зур урын бирелүгә игътибар иттек. Тукаебыз турындагы бу мәкаләләрне киләчәктә, тәрҗемә итеп, татар укучысына да тәкъдим итәрбез, дигән ният бар.
Истанбул университетының әдәбият факультеты һәм Мәркәз китапханәләре, ISAM – Ислам мәдәниятен тикшерү үзәге китапханәсе латин хәрефләрендә дөнья күргән Тукай турындагы фән­ни журналларга, конференцияләр җыен­тыкларына, диссертация һәм китапларга бик бай. «Милли фольклор», «Казан», «Төрки дөньяның тел һәм әдәбият журналы», «Кардәш әдә­биятлар», «Тө­рек культуру», «Билиг», «Төркият мәҗмугасы», «Төркиләр» һ.б. журналларда Рәшит Рәхмәти Арат, Гали Акыш, Әхмәт Тимер, Төрекмән Фикрәт, Надир Дәүләт, Наилә Бинарк, Зөлфикар Хәмзә, Явыз Акпынар, Гүлһан Атнур, Мостафа Өнәр, Узун Морат, Рәмзия Яруллина һ.б. әдәбиятчыларның татар шагыйре иҗатын яктырткан хезмәтләренә тап булдык. Мостафа Акбашның Габдулла Тукай әсәрләренең тел үзенчәлекләре турындагы докторлык диссертациясенең (1996) электрон вариантын Казанга алып кайту – сәфәребезнең бер уңышы булды. Тукайның күләмле шигърияте һәм аның турындагы хезмәте 1994 елда галимә Фатма Өзкан тәрҗемәсендә төрек укучысына тәкъдим ителгән иде. Инде 2006 елда ТЮРКСОЙ оешмасы «Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр» китабын нәшер итә. Китапта татар шагыйренең Фатма Өзкан тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләре һәм Асия Рәхимова тәрҗемәсендәге берничә публицистик әсәре һәм дә «Исемдә калганнар» автобиографик повестеннан өзекләр урын алган. Ә 2014 елда Г.Тукайның берничә әсәре һәм аның традицияләрен дәвам итүче татар әдипләренең Тукайга багышланган шигырьләре латин графикасы белән татар һәм төрек телләрендә китап булып дөнья күрә. Төзүчеләре – Бирсел Оруч Аслан һәм Йусуф Өзчобан, аны әзерләүдә Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ хезмәткәре Фәридә Таһирова да катнашкан.
Китапханәләрдә эшләгәндә Тукай иҗатына кагылышлы фәнни хез­­мәтләргә генә түгел, төрек язу­чы­ларының Тукай образын үзәккә куйган әдәби әсәрләренә дә тап булдык. Наилә Бинаркның Тукай турында балалар өчен язылган «Тукай хәяте» пьесасын табу әлегә мөмкин булмады. Әлегә пьеса турында рецензия-бәяләмәләргә дә юлыкмадык. Шагыйребез турындагы әсәр шулай тарихтан төшеп калырмы, әллә инде аның әлегә татар укучысына тәкъдим ителергә вакыты гына җитмәгәнме – билгесез. Төрек шигырьләрендә Тукаебызның үлемсез иҗаты еш кына апрель яңгыры белән чагыштырыла. Чыннан да, Сания Ишы­кай «Апрель яңгыры»нда язганча: «Татар шагыйренең шигърияте ләй­сән яңгыр кебек саф, төрки дөньяда мәхәббәт яулаган милли «әдәби символ, баш таҗдыр».
Бүген Төркиядә Тукай иҗатына игътибар зур: аның әсәрләрен тәрҗемәдә укыйлар, төрек әдәбияты белән чагыштырып өйрәнәләр, диссертацияләр язалар, төрки халыкларның уртак бөек шагыйре дип, укучыга тәкъдим итәләр.

Теги: Алия Мөбарәкшина Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру