Журнал «Безнең мирас»

«Телсез спектакль», яки Хакаслар чаң кага

🏷 Admin

Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» театр фестивале гөрләп үтте. Нинди генә гаҗәп спектакльләр күрсәтмәделәр анда! Әмма берсе аеруча хәтердә калды. А.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Митхас Туран хикәясе, Татьяна Майнагашева пьесасы буенча куелган «Той. Төтен» спектакле иде ул.

 

Бик сәер тамаша булды ул. Сәхнә тулы артистлар спектакль буе ник бер сүз әйтсен! Чыгалар, уйныйлар, музыка яңгырый. Аңламаслык та түгел үзе. Борынгы матур йолаларын күрсәтәләр. Бала туу, ярәшү, туй. Безнең Сабан туена охшаш бер бәйрәм дә тасвирлана, андагы көч сынашулар, тапкырлыкта бер-берсен уздырырга тырышулар гаҗәп инде менә. Тамашаның үзенә күрә сюжеты да бар: яшь кыз ярәшелгән егетенә кияүгә чыгарга теләми, башканы ярата. Кызның ир туганы исә аларның кавышуын яратмыйча, хур булган нәселләре өчен үч алып, гашыйкларны үтерә, үзе төрмәгә китеп олага. Нәтиҗәдә, нәселләре корый. Актерларның бер сүз дәшмәүләре күңелгә тия. Хакас халкының гореф-гадәтләрен тирәнрәк беләсе килә ич. Мәктәп тактасы кебек экранда титрларны кем күрде, кем юк. Чебен кебек хәрефләрне аерырга азапланганда сәхнәдәге матурлыкның яртысын күрми каласың. Их, бу режиссерны күрсәм, бөтен ачуны битенә бәреп әйтер идем, дип байтак тамашачы эченнән генә дулагандыр. Аеруча арттарак рәтләрдә утыручыларга кыен иде. Хакас театры көн саен кунакка килми, спектакльләрен һәр бөртегенә кадәр аңлап, тоеп каласы килә ич. Менә шул канәгатьсезлек уйланырга мәҗбүр итте дә инде. «Телсез спектакль»нең хикмәте нәрсәдә, дип режиссерга мөрәҗәгать итәргә этәрде.

Режиссер Тимур Казнов махсус «телсез спектакль» куйган. Туган телне, гореф-гадәтләребезне җуйсак, нинди авыр хәлдә калачакбыз, дип искәртергә теләгән. Спектакльдә баш герой – кыз белән егет түгел, Хакасия үзе, аның матур табигате, йолалары, гүзәл халкы. Хакасиягә, аның матур табигатенә бүген куркыныч яный. Чит-ят тарафлардан искән җилләргә бирелеп юкка чыгармы ул, әллә аларга каршы торырга көч табармы? Заман шаукымын спектакльдә каргалар өере гәүдәләндерә. Алар спектакльнең башыннан ахырына кадәр бер кирәксезгә сәхнәгә килә дә чыга, килә дә чыга. Үзләре кап-кара, бөтенесе бер төсле. Алар сәхнәдә күренү белән матур милли көйләр заманча дөбер-шатыр белән алмашына. Заманның кичектергесез һөҗүме бу каргалар. Гадәт-йолаларыбыз­ны оныттырып, бөтен дөньяны төссез итәргә йөрүче затсыз җан ияләре алар.

Хакасларга чаң кагар өчен сәбәп бик җитди. Статистика мәгълүматларына караганда, республикадагы халыкның 67 проценты гына нинди телләрнең дәүләт теле икәнен белә. 2020 елгы җанисәп күрсәткәнчә, нибары 44 процент кына үз ана телендә сөйләшә. Галимнәр 2000 елдан соң туучыларның бөтенләй хакасча сөйләшмәвен ачыклаган. Тел югалуның сәбәпләренең берсе һәм иң зурысы – хакас теленең җәмгыятьтә түбән дәрәҗәдә торуы, ягъни аңа ихтыяҗ булмавы. Хәлне коткарырга теләп хакаслар «Хакасия Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе»ндә хәтта хакас балалары арасында хакасча сөйләшүчеләр санын аерым күрсәткеч, максат итеп бүлеп чыгарып язганнар...

Менә ни өчен шулкадәр истә калган  бу спектакль. «Телсез тамашалар» карыйсыбыз килмәсә, безгә дә бу мәсьәләдә уйланырга вә кайгырырга кирәк. Әмма «Той. Төтен» тагын да тирәнрәк булып чыкты. Бер мәлне  болгана-тулгана йөри торгач, тәмам туйдырып бетергән каргалар тау тирәсендә кайнаша башлый, поезд вагоннарына күмер төйи, тауны чукып ишә. Бер заман матур таудан берни калмый. Үзләре кан исе тойган ерткычлар сыман шашынып, шатлана, сикеренә. Юкка гына күмер вагонеткаларын сәхнәгә тәгәрәтеп чыгармаган режиссер. Хакасиядә күмер ягалар: күмер электростанцияләре һәм күмер белән бергә таулардан башка байлыклар чыгара торган предприятиеләр экологиягә бик зур зыян сала. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Абакан һәм Черногорск шәһәрләрендә ел саен 100 мең тонна зарарлы матдәләр һавага оча. Бер кешегә ярты тонна туры килә. Бу шәһәрләрдә озак яшәүчеләрнең саны 1,4 проценттан да артмый. Моннан дүрт ел элек «Чистый воздух» программасы кабул итеп, төп игътибарны шәхси хуҗалык тотучыларны экологик чиста ягулыкка күчерүгә бирсәләр дә, Хакасиядә хәл яхшыга үзгәрмәде дияргә була.

Яшь кенә режиссер бер спектакльдә ике зур тема күтәрүе белән бер мактауга лаек булса, күпчелек милли республикалар өчен актуаль бу спектакльне халыкара фестивальгә алып килүе белән икеләтә игелекле адым ясаган. Аннан күрмеш фестивальдә һәркем уйланмый калмас.

Хакас халкының гореф-гадәтләренең матурлыгын белсәгез икән! Бала туу белән бәйле йолалары гына да ни тора! Яңа гына бала тапкан ананың әнисе учактагы ялкынны «тукландырып» җылы өчен рәхмәтен белдерә. Аннары учакка баш ия дә, корым алып баланың маңгаена сөртә. «Алга ыргылма, артта калма, җирне ярат, халкың белән бергә бул», – ди.  Шуннан соң каен агачыннан (анда изге агач санала) ясалган бишекне тирмәнгә алып кереп чистарту йоласын үткәрәләр. Шуңа кадәр эчендә утын пүләне ята, югыйсә бала урынын явыз көчләр алырга мөмкин, диләр. Бабай кеше бишек тирәсендә затлы үләннәр төтенен тарата, майлар сөртә, Умай Алиһәсенең символы саналган ак тукыма кисәге һәм укны бишек өстенә эләләр. Шул рәвешле Умай балага хәерхаһ булыр дип ышаналар. Бишеккә җан өрүне дә язмый булмас. Баланың әбисе башкара моны. Малай туса – бишеккә тукыма кисәгенә чакма корычы һәм пычак, кыз туса, кайчы, инә белән уймак, чакма корычы төреп салалар. Бишекне тирбәтәләр. Тукымага төрелгән нәрсәләр коелырга тиеш. Коелмаса, начар фал. Кендек әбисе киселгән кендекне тукыма кисәгенә төреп хуҗаларга бирә дә: «Тартмада саклагыз яки тирмәнең кеше аягы басмаган җиренә күмегез, югалтмагыз, баланың башы саф булыр», – ди. Өч ай тулгач, баланы якын туганнарга күрсәтергә баралар. Тегеләр исә бүләккә ат, сыер, сарык, каз, тавык бирә. Балага бер яшь тулганда теш туена бөтен туган-тумача, дуслар җыела, анда бүләк ителгән әйберләрдән бирнә туплана. Балаларны кечкенә чакта ук ярәшәләр. Кыйммәтле алкалар – ярәшү билгесе. Өч яшендә кыз бала колагына әнә шундый алкалар кидертәләр. Төрки халыкларда ат абруй тота. Ат чабышлары уздыралар. Хакас егетләре ат чабышларына кыз сайларга килә. Атта чапкан кыз­ны куып тота алса, аны кияүгә ала. Хәтта ярәшелгән егете булса да. Шуңа күрә кызларны иң шәп атларга утыртырга тырышканнар. Болары мәктәп тактасы сыман урнаштырылган экраннан укып өлгергәннәре генә. Чынлык­та исә спектакльдә суртләнгән бөтен гадәт-йоланы сөйләп бетерә торган түгел, шулкадәр күп һәм гаҗәп алар. Их, тел дә булса, күз чекерәйтеп интегәсе дә булмаса…

 

 

 

Миләүшә Галиуллина

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру